- 25.11.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанның Хөсәен Мәүлетов урамында газон өстендә калдырылган машинаны чүп салынган капчыклар белән күмгәннәр. «Тимер ат»ның тәрәзәсенә «Газон – парковка түгел!» дигән язу да чәпәп куйганнар. Шул тирәдә яшәүчеләр тәртипсез шоферны акылга утыртырга җыенган кешенең бер пенсионер хатын булуын белдергәннәр. Аның шул рәвешле сабак укытуы беренче тапкыр гына күзәтелми икән инде.
Комментарии