- 25.12.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
19нчы декабрьдә кабул ителгән амнистия нигезендә, Яңа елга кадәр республикада 100ләп тоткынны төрмәдән чыгарачаклар. Аларның күбесе – элек хокук яклаучы булып эшләгән кешеләр. Шул ук вакытта «Дальний» полиция бүлекчәсендә эшләгән, кешеләрне җәзалау өчен тоткарланган хезмәткәрләр иреккә чыгарылмый. Шулай ук Нурлаттагы массакүләм тәртип бозуларда кулга алынучыларга да бу амнистия кагылмый.
Комментарии