Татарлар җиңде

Яр шәһәре, 29нчы гимназиясе ата-аналарының мәктәбен саклап калу өчен республикакүләм көрәше беренче нәтиҗәләрен бирә (“Б.Г.”нең №11-14нче саннарында яктыртылды). Башка чаралар ярдәм итмәгәч, ата-аналар комитеты үзенчәлекле кисәтү забастовкасы оештырып, Тукай бәйрәме көннәрендә – 25-27 апрельдә, балаларны мәктәпкә укырга җибәрмәскә, дигән карар кабул иткән иде. Узган җомгада бу хат һәр баланың әти-әнисенә җиткерелде. Шул көнне шәһәр мәгариф идарәсе башлыгы Р. Хәлимов һәм 29нчы гимназиясе бинасына керергә җыенган 77нче элиталы рус гимназиясе директоры Л. Коротаева соңгы очрашу оештырып, мәктәбе әти-әниләреннән ныклы “Мәктәпне бирмибез!” сүзен ишетеп кайтып киттеләр.

Ата-аналар комитеты рәисе исеменә шимбә иртән Р. Хәлимовтан, ниһаять, 77нче гимназия башка бинага урнашачак, дигән хат китерделәр. Әти-әниләр һаман уяу. Таләпләренең икенчесе – “Гимназиянең буш сыйныф бүлмәләрендә татар балалар бакчасы төркемнәре ачарга”, – дигән өлешенә җавап юк әлегә.

Наилә ВИЛЬДАНОВА.

Яр Чаллы шәһәре.

Татарлар җиңде, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии