Тукай яши

2011нче ел – Тукай елы, дип игълан ителгән иде. Бөек шагыйребезнең көнен дөньяның бар кыйтгаларында билгеләп үттеләр. Мәскәүдә шагыйрьгә һәйкәл ачылды: Татар мәдәни үзәгеннән ерак урнашмаган Новокузнецк урамында яшь шагыйрь

европа костюмыннан эскәмиядә утыра.

26 апрельдә Тукай бүләге ияләре мәгълүм булды. Президенты карары буенча ул җырчы Альбина Шаһиморатовага, шагыйрә Лена Шакирҗановага (Лена Шагыйрьҗан), рәссамнар Рөстәм Килдебәков һәм Мария Килдебәковага, язучы  Илфак Ибраһимовка (Мөхәммәт Мирза) бирелә.

Комментарии