- 26.05.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда бирелә торган ришвәтнең уртача күләме 35 мең сум, дип белдерәләр Татарстан Эчке эшләр министрлыгында. Бүген коррупция белән бәйле закон бозуларның яртысыннан күбрәге ришвәт икән. Соңгы очрак Әгерҗе районында теркәлгән. Биредә яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы урынбасары «Яшь гаилә» программасы буенча торакка чиратны тизләтү өчен акча алган.
Быел ришвәт өчен барлыгы 55 кеше җаваплылыкка тартылган. Шуннан чыгып бәяләнгән дә инде уртача күләм…
Комментарии