- 26.05.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
1нче июньнән Казан шәһәренең «Болгар» мәчетендә мөселман балалары өчен лагерь ачыла. Әлеге лагерь 1-10нче июнь көннәрендә эшләячәк.
Мәчеттәге җәйге лагерьга 7 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге малайлар һәм кызларны җыялар. Балаларга тәрбия-әхлак дәресләрен укыту, аларны динебезнең күркәмлеге белән таныштыру каралган, шулай ук мавыктыргыч уеннар, чаралар оештыру күз алдында тотыла. Әлеге түләүсез мөселман лагеренда балаларны ашату да оештырылган, ди Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Комментарии