Карантин

Алексеевск районы Урман асты Шонталасы, Арча районы Күпербаш, Балтач районы Сәрдегән авылы малларында куркыныч авыру ачыкланды, дип хәбәр итә ТР «Россельхознадзор» матбугат хезмәте. Бу җирлекләр территориясендә карантин игълан ителгән. Ул иң соңгы авырган мал дәваланып яисә юкка чыгарылып ике ай узгач кына бетереләчәк.

Комментарии