Кешенеке бар, үзенеке юк

Бөгелмәнең Октябрь урамында кеше талаучы 35 яшьлек ирне бик тиз кулга алганнар. Төнлә өенә ашыккан 50 яшьлек ханымның алтын муенса белән сумкасын тартып алган ул. Корбанын җиргә төртеп еккан ир үзенең кесәсеннән телефоны төшеп калганны сизмәгән. Шуның буенча шәхесен ачыклыйлар да инде моның. Алтын кесәсендә табыла, сумканы ташлап калдырган җирне соңрак үзе күрсәтә. Элек 5 тапкыр хөкемгә тартылган ир табышын ломбардка илтергә уйлаган. Вакыт соң булу сәбәпле генә ниятләрен тормышка ашыра алмый кала.

Комментарии