- 26.08.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чистайда сак сигнализациясе кибет милкен саклап калырга ярдәм иткән. Каракларга каршы җиһазланган сигнализация төнге өченче яртыда «телгә» килә. Полиция хезмәткәрләре кибетнең бер тәрәзәсе кирпеч белән ватылган булуын күрә. «Кайнар эзләрдән» ике егет кулга алынды. Берсе – техникум, икенчесе – мәктәп укучысы. Табышлары – ике шешә аракы белән 21 кап сигарет булып чыга. Җинаять Кодексының 158нче маддәсе буенча эш кузгатылды.
Комментарии