Газеталар чыкты

«Безнең гәҗит» редакциясе тәкъдим иткән яңа газеталарның чираттагы саннары дөнья күрде. «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» газетасының сентябрь санында үзеңнең сәламәтлегеңне тикшерү серләре, аю табанын (плоскостопие) булдырмау һәм дәвалану буенча белгеч киңәше, грипп якынлашуы, быел аның нинди булачагы, һәм аннан ничек саклану турында киңәшләр, бакча эшләре, җыелган уңышны саклау һәм башка, һәр гаилә, йорт өчен кирәкле файдалы киңәшләр тәкъдим ителә.

«МЫШТЫМ ТЕМА»ның чираттагы санында бирелгән мәкаләләрнең исемнәре үк аларның эчтәлеген билгели. Әйтик, «Ялангач йөрү ракка китерә», «Сафлык байлыкмы, әллә хурлыкмы?», «Әтиебез безне бай сөяркәсенә алыштырды» һ.б. мәкаләләр баласын табып үтерткән ана язмышы, аборт проблемалары, ярымшәрә йөрүнең куркыныч авыруларга сәбәпче булуы, хыянәт җимешләре, никах ныклыгының мөһимлеге, оят авырулардан дәвалану серләре турында сөйли.

«СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»ндә хатирәләр, язмышлар, үкенечле ялгышлар турында сөйләүче мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар урын алган.

«Сихердән дога ярдәм итәр», «Үлгәннән соң терелү бармы?», «Күземә ни күренгән икән?», «16 ел үлеп торган», «Җенле йорт» һ.б. шундый тормышыбыздагы сәер хәлләр турында кызыклы вакыйгалар «МОГҖИЗАЛЫ ДӨНЬЯ» газетасының сентябрьдә чыккан санында сурәтләнә.

«ПАР АЛМА» газетасының сентябрь санында үзен иске чемодан белән чагыштыручы сөяркә тәүбәсе, бала тәрбияләү проблемалары, СПИД авыруына юлыгучылар белән әңгәмә, «Юл газабы» конкурсының дәвамы, бозыклык һәм азгынлык проблемалары, шулай ук танышу белдерүләре урын алган.

Әлеге газеталарны бу атнада яздырып алучылар өйләренә алырга тиеш. Килмәсә, почтадан сорагыз. Эзләүдән баш тартсалар, безгә шалтыратыгыз. Һәр газета бу атна дәвамында (нәшриятка тапшыру чиратына карап) һәм киләсе атна башында укучысына барып җитәргә тиеш. Газеталар чыкты , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии