Машинага үче бар

Чаллы шәһәрендә 50 яшьлек бер хатын 180 сәгатьлек мәҗбүри эшләргә хөкем ителде. Ул 44нче комплекстагы ишегалдында, машиналарны махсус рәвештә очлы әйберләр (кадак, отвертка, пычак) белән кырып йөргән. Шул рәвешле ишегалдында куелган машиналарга карата каршылыгын белдергән. Әлеге хатын бик күп машиналарны кырырга өлгергән һәм бик зур матди зыян салган. Ләкин эшсез булуы һәм ялгыз гына балигъ булмаган бала тәрбияләү сәбәпле, аңа штраф салу яки ниндидер авыр хөкем билгеләү мөмкин түгел. Суд шуларны да исәпкә алган һәм хәзер ул тротуарларны, юлларны себерәчәк.

Комментарии