- 27.01.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Апаста бер ханымның пластик картасыннан 53 мең сумы югалган. 41 яшьлек ханым үзенең банктан акча ала торган пластик карточкасын кулланылыштагы телефон номеры белән бәйли. Ләкин, күпмедер вакыттан соң, ул телефон номерын алмаштыра һәм бу хакта банкка хәбәр итми. Элемтә компаниясе бу номерны башка кешегә бирә. Ә ханымның исәп-хисап счетына акча күчү турындагы хәбәрләр яңа сим-карта хуҗасына килеп бара. Мондый табыштан теге кеше баш тартмый. Ун көн эчендә ханымның 53 мең сумы билгесез кеше кесәсенә күчә.
Комментарии