15нче гыйнварда Нурлатта 37 яшьлек ир-ат югала. Полиция бүлеге хезмәткәрләре аны эзләү буенча эш алып бара башлый. Ирнең хәбәрсез югалуы турында рәсми рәвештә игълан ителсә дә, ул табыла. Бактың исә, ул 7 көн буена үзенең дус хатынында кәеф-сафа корган икән. Әмма атна дәвамында күңел ачу күңелсез тәмамланган: ир-ат нефть компаниясендәге эшен югалткан.
Комментарии