- 27.05.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Рөстәм Миңнеханов «Макдональдс» рестораннарын ябуга каршы булуын белдерде. Эшмәкәрләр белән булган очрашуы вакытында ул: «Аларга ихтыяҗ бар. Эшләсеннәр. «Макдональдс»лар беркемгә комачауламый, теләгән кеше йөрсен. Шул ук вакытта «Макдональдс» бүген безнең продукцияне кулланучы икәнлеген онытмаска кирәк, ул бездән яшелчә, ит сатып ала. Алар бит барысын да Америкадан кайтартмый, нигездә, безнең территориядә әзерли», – диде Рөстәм Миңнеханов. Президент җирле эшмәкәрләргә «Макдональдс» кебек компанияләр белән көндәшлек итү катлаулы булуы белән дә килеште.
Комментарии