Пенсияне үзебез арттырабыз

Һәркем хезмәт яшенә җитү һәм рәсми эшкә урнашу белән, киләчәктә булачак пенсиясе өчен азмы-күпме мая җыя башлый, шуның белән Русия пенсия системасының бер катнашучысына әйләнә. Хезмәткәрнең шәхси пенсия счетында никадәр күбрәк мая тупланган булса, аның пенсиясе дә шулкадәр зур булачак. Пенсионерларның яки тиздән пенсиягә чыгарга җыенучыларның һәркайсы шул пенсиясен арттыра да ала. Моның өчен Дәүләт пенсия фонды программасында катнашырга гына кирәк. Программада Пенсия фондына шәхсән яки үзеңнең эш бирүчең аркылы мөрәҗәгать итү, электрон хат юллау аша катнашып була. Аның өчен гариза белән 2-12 мең сум акчаны Пенсия фондына күчерү кирәк, дәүләт киләсе елга шул акчаны икеләтә арттырып кайтарачак. Гариза бирүнең вакыты башта быелның ахырына кадәр итеп билгеләнсә, хәзер ул 17нче сентябрьгә кадәр генә калдырылган. Соңыннан инде гаризалар кабул ителмәячәк, дип хәбәр итте Совет районы Пенсия фонды хезмәткәре Роза Минапова.

Комментарии