Бурыч эзлиләр

Торак-коммуналь хуҗалык түләүләре көн дә артып торган заманда бурычлы кешеләр дә арта, билгеле.

Республикада торак-коммуналь хуҗалык вәкилләре белән бергә даими рейдлар барышында, мәҗбүри башкарма гамәлләр нәтиҗәсендә, 288 бурычлы кешенең 55 млн. сумнан артык милкенә арест салынган. 50 бурычлының милке эзләнелә. Коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән 6341 татарстанлыга чит илләргә чыгу тыелган.

Аларның гомуми бурычы – 75 млн.сум. Әлеге бурычлыларның 420сенә карата чикләү бетерелгән, чөнки алар 10 млн. сумлык бурычын тулысынча түләгән. Шулай ук 2013нче елда торак-коммуналь хезмәтләре буенча 28 бурычлы административ җаваплылыкка тартылган, 202 кеше, исәпкә алу һәм соңыннан эшкә урнаштыру өчен, мәшгульлек үзәкләренә җибәрелгән, дип хәбәр итә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Комментарии