Эчеп кырылалар

Казанда исерткеч эчемлек белән агуланучылар саны арта. 2012нче елда алар 300гә якын булса, узган ел аларның саны 800дән дә артып киткән. Җитмәсә, 335 кеше шул сәбәпле үлгән дә. Агуланып үлүчеләр саны ягыннан алдынгы дип Саба һәм Менделеевск районнары исәпләнә. Республикадагы Дәүләт алкоголь инспекциясе фаразлавына караганда, бу аракыга бәя күтәрелү һәм шул сәбәпле ясалма аракы куллану арту белән бәйле. Исегезгә төшерәбез, быелдан башлап, ярты литр аракының иң түбән бәясе, закон буенча, 200 сум булырга тиеш.

Комментарии