- 28.07.2015
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Узган санда Казанда Рөстәм Миңнеханов рәсемнәре төшерелгән футболкалар сата башлаячаклары турында хәбәр иткән идек. Исегезгә төшерәбез, бу проектның авторы «Татспиртпром» ААҖ җитәкчесе Ирек Миннәхмәтов иде. ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Кузьмин Миңнеханов әйтүенчә, төбәк башлыгы сурәте белән футболка чыгару идеясе ТР Президенты аппараты белән килештерелмәгән. Билгеле булганча, хәзер Республикада Президент сайлаулары буенча кампания үткәрелә һәм Миңнеханов – әлеге вазифага рәсми кандидатларның берсе. «Рөстәм Миңнеханов сурәте төшерелгән футболкалар чыгару, минем карашка, хәзерге вакытта республикада көчәя барган сайлау кампаниясе күзлегеннән бик үк этикага туры килми», – ди Андрей Кузьмин. Матбугат хезмәте җитәкчесе сүзләренчә, бу башлангычны Рөстәм Миңнеханов үзе дә хупламый.
Комментарии