- 28.08.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Дәүләт думасында 2010 елның декабрендә кабул ителгән һәм 2011 ел башында Президент Дмитрий Медведев имзалаган «Сәламәтлек һәм үсешкә зыян салучы мәгълүматтан балаларны саклау» турындагы канун 1 сентябрьдән гамәлгә керә. Телевидениедә балалар тапшыруларына карарга мөмкин булган яшь күрсәтелгән тамга куелачак.
Русиядә мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче Роскомнадзор комитеты мәгълүмат чараларында сүгенүчеләрне акчалата җәзага тартырга тәкъдим итә. Иң күп тәнкыйть «ТНТ», «Перец», «Муз» , MTV каналлары һәм «Дом-2», Comedy Club тапшыруларына.
«Ну, погоди!» мультфильмын яңа канун нигезендә 18 яшьтән генә карарга ярый.
Комментарии