Прокуратура закон боза

Беренче группа инвалид, «Киртәсез шәһәр» төркеме әгъзасы Айрат Кәлимуллин Татарстан прокуратурасына «үз-үзен тикшереп җәза билгеләүне» сорап мөрәҗәгать итте. Прокурор Кафил Әмиров исеменә язылган хатта, «Татарстан прокуратурасы бинасына арбада йөрүче инвалидлар өчен керү шартлары тудырылмаган, сез Русия инвалидларын социаль яклау канунын бозасыз», диелгән. Бу канунны бозган кешеләргә 2-3 мең, ширкәтләргә 20-30 мең штраф билгеләнә, дип искәртә Кәлимуллин.
Арбада йөрүче инвалид бу хәлне тикшерергә һәм гаепле булганнарга җәза билгеләргә чакыра.

Комментарии