- 28.10.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Салым түләргә санаулы көннәр генә калып бара. Физик затларның мөлкәт һәм транспорт салымнарын – 5нче ноябрьгә, ә җир салымын 17нче ноябрьгә кадәр түләргә кирәк. Вакытында түләмәгән очракта, үткән һәр көн өчен пеня артып барачак, дип кисәтә салым органнары хезмәткәрләре. Ә эшләр суд приставларына тапшырылса, илдән читкә чыгуны, милек һәм транспортны теркәү гамәлләрен туктатып торырга да мөмкиннәр.
Комментарии