Президент булмакчылар

Русия үзәк сайлау комиссиясе «Гадел Русия» фиркасе җитәкчесе Сергей Мироновны Русия Президенты вазифасына кандидат итеп теркәде. Аңа кадәр кандидат буларак, «Бердәм Русия» фиркасе тәкъдим иткән Премьер-министр Владимир Путин теркәлгән иде. Сергей Миронов протест акциясендә катнашучыларның таләбе – Владимир Путинның отставкасын яклавын да белдерде. 4 мартта аны җиңәчәгенә ышануын әйтте.

&;

КПРФ һәм ЛДПР җитәкчеләре Геннадий Зюганов белән Владимир Жириновский да, шулай ук «Яблоко» фиркасен оештыручыларның берсе Григорий Явлинский да Үзәк сайлау комиссиясенә кандидат булып теркәлү өчен зарур документларны тапшырды.

Партия кандидатларыннан тыш, бу сайлауда үз-үзләрен тәкъдим итүчеләр дә катнашырга тели. Шуларның берсе – эшмәкәр Михаил Прохоров.

Комментарии