- 29.01.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
271нче федераль закон нигезендә шушы көннәрдә Казанда 18 базар ябылырга тиеш иде. (Ул закон буенча, базарлар ачык һавада бөтенләй 1 гыйнварга кадәр генә эшли ала.) Шушы нисбәттән, Татарстандагы профсоюзлар берләшмәсе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкты. Алар бу базарларда меңләгән вак эшмәкәр хезмәт куюын һәм аларны саклап калырга кирәклеген әйтә. Шул ук вакытта хакимият бу эшмәкәрләрне «Яңа тура» базарына куа. Профсоюзлар берләшмәсе әгъзасы әйтүенчә, хәзер «Яңа Тура»да да аренда бәяләре шактый сикергән икән. Хәер, моңа шаккатасы юк, базарлар куып таратыла башлагач, күп эшмәкәрләр шушы фаразны әйткән иде инде.
Комментарии