- 29.05.2012
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
22 майда Измир янындагы Гүрсү исемле татар авылында яңа гыйбадәтханә ишекләрен ачты. Мәчет җирле татарларның матди ярдәме белән ике ел дәвамында төзелгән. Авылда нибары 200 кеше яшәсә дә ачылышта җирле хакимият вәкилләре, Биектау мөхтәсибе, авыл халкы катнашты. Шулай да Гүрсүнең яңа мәчетендә имам вазифасын төрек кешесе башкарачак һәм бу дәүләт системасына бәйле күренеш.
Мәчетнең тыштагы тәһарәт алу урынын авыл халкы татар стилендә ясап, милли орнаментлар, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете рәсемнәре белән бизәргә тели.
Комментарии