Балалар, түләгез!

Татарстанда балалар бакчаларына бәяләр артуга каршы митинглар уздырыла башлады. Узган ялларда Чаллы шәһәрендә 150ләп ата-ана урамга чыкты. «Мәгариф турындагы» яңа закон мәгариф өлкәсендәге вәкаләтләрнең бер өлешен регионнарга бирде. Хәзер регион балалар бакчасы өчен түләүләрне үзе билгели. Бездә ул ике тапкырга артырга мөмкин. Чаллыда митингка килгән ата-аналар әйтүенчә, шул рәвешле тәрбиячеләрнең хезмәт хакын арттырмакчылар икән. Ләкин алар моның белән килешми, чөнки артулар ата-аналар кесәсеннән түгел, ә бюджет исәбеннән башкарылырга тиеш дип саныйлар.

Комментарии