- 29.10.2013
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2014нче елда булачак бәйрәм көннәре графигын игълан итте. Республикада ял көннәре дип түбәндәге даталар билгеләнде:
1, 2, 3, 4, 5, 6 һәм 8 гыйнвар – Яңа ел бәйрәмнәре; 7 – Раштуа; 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне; 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне; 1 май – Хезмәт бәйрәме; 9 май – Җиңү көне; 12 июнь – Русия көне; 30 август – Суверенитет көне; 4 ноябрь – халыклар бердәмлеге көне; 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне; ТР Диния нәзарәте киләсе елда Ураза һәм Корбан гаетләре көннәрен, алдан биргән мәгълүматларга караганда, 28нче июль һәм 4нче октябрьдә бәйрәм ителер дип фаразлый.
5 көнлек эш атнасы булган оешмаларда киләсе елның 243 көне – эш көннәре, 122 көн ял булачак. Бәйрәмнәр билгеле,
Комментарии