Шуклык яндыра

Узган якшәмбедә Чаллы шәһәре янындагы бистәдә, бер бүлмәле фатирда янгын чыга. Өч катлы йортта урнашкан бу торакта диван яна башлый һәм, ахыр чиктә, янгынның мәйданы 3 квадрат метр тәшкил итә. Янгын сүндерүчеләр эш ахырында гына 2008 һәм 2009 елгы ике кыз гәүдәсен табып ала. Беренчел тикшерүләргә караганда, янгынның сәбәбе – кызлар шуклыгы.

Комментарии