- 30.04.2014
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«ВКонтакте» челтәренә нигез салучы Дуров Кариб утравындагы Сент-Китс һәм Невис дәүләте ватандашы булды. Ул Русиядән киткәнче үк, ФСБ социаль челтәргә Украинадагы протестларга чакырган төркемнәрне оештыручыларның исемнәрен әйтергә, дигән басым ясаган булуын белдергән иде. Шулай ук аңа Алексей Навальныйның коррупциягә каршы көрәшкә багышланган төркемен ябу таләбе куелган булган. Интернеттагы бер блогка ул «Русиядә интернетта эшләп булмаганын», белдергән. Дуров татар милләтчеләре фикерен дә яңгыратты: төбәкләргә икътисади автономия бирергә кирәк, диде.
Комментарии