Армиягә китми торып була

Президенты 18 яше тулган мәктәп тәмамлаган ир-егетләрне армиягә алуны кичектерү турындагы канунга кул куйды. Канун нигезендә Бердәм дәүләт имтиханын яхшы тапшырган укучыларга 1 октябрьгә кадәр югары уку йортына керү өчен мөмкинлек бирелә. Бу вакыт эчендә укырга керә алганнарның гаскәрдә хезмәт итү вакыты кичектерелә.

Канунны Русия парламентының ике палатасы да хуплаган иде.

Комментарии