Ярминкәдә арзанрак

Татарстанда продукциягә бәяләр тотрыклылана башлаган. Казан Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында продуктларның арзанлыгы буенча алда бара. Март аенда помидорга, шикәр комына, ипигә һәм 1нче сортлы оннан пешерелгән күмәч ризыкларына, алмага бәяләр төшә башлаган. Азык-төлек продуктларына бәяләрне тотрыкландыру максатларыннан, республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Аларда бәяләр, сәүдә нокталарына караганда, 10-50процентка ким.

Комментарии