Балачак газетам юк

Балачак газетам юк

«Сабантуй» газетасын белмәгән кеше бар микән? Бу газета элек-электән тәрбия эшендә зур роль алып торган. «Яшь ленинчы» исемен «Сабантуй»га алыштырганнан соң да, газетаның эчтәлеге үзгәрми. Бу газета белән, минем әнием, әтием, абыем үскән. Мин дә укып үстем. Укып кына калмадым, дәрес әзерләгәндә дә күп кенә файдалы мәгълүмат ала идем. Шигырь, мәкаләләр язарга да мине «Сабантуй» газетасы өйрәтте дисәм дә була. Әйе, өйрәтте күп нәрсәгә, мин аны үз вакытында укып үсүем белән горурланам! Ни өчен үз вакытындамы? Чөнки быел газетаны журнал итеп, 8-14 яшьлекләр өчен дип үзгәрттеләр… мин ул яшьтән чыктым. Яраткан газетамнан аерылу миңа бик авыр, узган елгы саннарын алып, кат-кат укыйм. Йөрәккә ятышлы, киң эчтәлекле нинди матур газета иде! Үзебезнең татар язучыларыбыз белән дә шул газета аша тирәнтен танышып барган идем. Хәзерге журналда татар язучыларыбызның язмалары юк диярлек, тәрбияне алар бирде бит безгә! Алардан үрнәк алып, шигырь, мәкаләләр язарга, тормышның матурлыгын тасвирларга өйрәндем. Хәзерге журнал нинди тәрбия бирер икән? Бәлки кемгәдер ошыйдыр да, ләкин мин килешеп бетә алмыйм. Яртыеллык чирек азагында әнием мине газетага язылу квитанциясе белән бүләкли иде, бу юлы мин дә яратып, үз итеп өлгергән «Безнең гәҗит» белән бүләкләде! Бер яктан «Сабантуй» белән аерылуымны авыр кичерсәм дә, «Безнең гәҗит» белән калуымны өстенрәк санадым. Элекке киң эчтәлекле газета булып кайтса, «Сабантуй»ны да укырмын әле, өметемне өзмим әлегә, чөнки, балалар өчен чыга торган, балаларга тәрбия бирерлек бердәнбер газета иде бит!

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии