- 01.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №10 (октябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Мин Гаҗилә апа Кәримуллина һәм Равил Гатауллин белән «Ватаным Татарстан» газетасында озак еллар җаваплы секретарь урынбасары булып эшләдем. Равил дустым турында язып чыккан идем инде, инде менә Гаҗилә апа турында да язарга булдым. Күп еллар элек «Ватаным Татарстан» газетасының легендар баш мөхәррире Шәмси Хамматов машбюрога керә дә, машина клавишаларыннан очкыннар чыгарып эшләп утыручы кыз янына тукталып: «Оттырмадык бу кызны эшкә алып, ялгышмадык!» – ди. Югыйсә, ул инде Кама Тамагы районының Абыз авылында 1939нчы елның 2нче мартында туып, мәктәптән соң дүрт ел район газетасында машинистка да, корректор да булып эшләргә өлгергән, әмма район таралгач, көн эчендә эшсез калган һәм үзенең каршына эш сорап килгән ут борчасы кебек кызның уңганлыгын бер карауда чамалап өлгергән була.
«Ватаным Татарстан» (ул вакытта «Социалистик Татарстан» дип атала) газетасы бусагасын Гаҗилә апа 1962нче елда атлап керә. Аннан бирле ничә баш мөхәррир генә алмашына коллективта. Берсе киткәндә икенчесе коллективны тапшыра, ягъни таныштыра бит. Һәркайсының Гаҗилә апа турында фикере бер, үзгәрешсез була: туры сүзле, үткен телле, әмма гаҗәеп дәрәҗәдә булдыклы. Эшли дә, эшләтә дә белә. Әйе, яраткан коллективында күп еллар эшләү дәверендә Гаҗилә апа редакция баскычлары буенча туктаусыз күтәрелештә булды: машинистка, корректор, хатлар бүлеге хәбәрчесе, җаваплы секретарь урынбасары. Секретариат газетаның штабы ул. Элек тә шулай иде, хәзер дә шулай булып кала. «Минем өчен кайгырмагыз, тәртип булыр!» – дип әйтергә ярата иде ул. Һәм була да иде. Җыю цехында бер генә линотипистка эшләгән чагында да «Ватаным Татарстан» вакытында җыелды. Эш графиктан тайпылмыйча барсын, газета вакытында чыксын өчен ул ашыгыч материалны битен-биткә берәмтекләп килеп алырга да иренмәс. Ул вакытларда курьер да, пневмопочта да эшләп тора иде. Типография белән редакция арасы бер урап килү өчен генә дә әйбәт дистанция – җиде кат теге якка, җиде кат бу якка, катлар арасы тагын йөз, йөз илле метр. Гаҗилә апа шуның да уңай ягын таба: «Үсеш баскычларым ул минем!» – дип әйтергә ярата иде. Аяклары авыртканын, арыганын да сиздермәде, сирәк-мирәк кенә әйткәләп куя. Зарланырга яратмады, безне дә шуңа өйрәтте. Зарланган кешегә ул: «Әйдә минем белән иртәгә Химиклар сарае бакчасына иртәнге биштә йөгерергә чык. Бер сырхавың калмас. Мин ун ел йөгерәм инде, йөрәгемнең кайда икәнен дә белмим!» – дип әйтергә ярата иде. Һәм шулай күпләрне үзенә тартты ул. Модага кергән чагында аэробика салонына да сукмакны ул салды, салкын су белән коенырга да күндерде, мунча чирен дә йоктырды, массажистлар белән дә дуслашып китте. Аның янында һәрвакыт сәламәт рух булыр иде шул. «Әйдә әле, Гаҗилә апа, җырлап җибәр әле теге җырыңны!» – ди идек без аңа. «Яле, Гаҗилә апа, җырла әле, син башласаң, без кушылыр идек!» – диләр иде хезмәттәшләр дә. «Айкала суларыгыз, Чайкала суларыгыз…» – дип иркен сулыш белән җырлап җибәрсә, дөньяның бар ямьсез ягы онытылып, җанга-тәнгә рәхәт булып китә иде. «Ник артистка булмадың?» – диләр иде аңа редакция бәйрәмнәренә килгән җырчылар. «Мин алты бала арасында уртанчы кыз. Өйдә адәм ышанмаслык чисталык иде. Әти таләпчән, назлап-көйләп тормады. Мин телемне тешләп эшләдем дә эшләдем. Җырлау түгел, сөйләшмәдем дә. «Сәетгәрәйнең бу кызы телсезме әллә?» – диләр иде күрше-тирә», – дип искә ала иде ул. Без аның редакция коридорыннан биек үкчәләрендә шак-шок басып, уңга-сулга шаян сүз ташлап узуларын яраттык. Җиңел, җитез адымнарына, гомумән, һәр эшне тиз һәм шәп итеп эшли белүенә соклана идек. «Сигез яшьтән әти белән чүмәлә куеп йөрдем, әти белән бүрәнә ышкыладым, кирпеч суктым. Мин чиккән чигү, мин бәйләгән челтәр! Унлы кәтүкне бер сәгатьтә тартып бетерә торган идем. Бөтен туган-тумачага карават, мендәр япмалары бәйләдем яшь чагымда. Хәзер дә газета димәгән сулышым юк. Шәмси абый: «Гаҗилә, сезнең ирегез дә газета, балагыз да газета, мәхәббәтегез дә газета!» – дип тукый торгач, ышандырды бит тәки», – дип әйтергә ярата иде Гаҗилә апа, елмаеп.
Ул бик оста бакчачы да иде. Мин үзем дә кайбер вакытларда аңар булышкаладым. Якындагы урманчыкка барып агачлар кискән, аларны күтәреп ташыган да бар. Гаҗилә апа монда да бик өлгер, уңган, көчле булды. Агач ботагымы, бүрәнәме – күтәрде дә китте. Ул бакчасын бик яратты, аны гел карап торды. Алар апалары белән авылдагы өйләрен төзәтеп, яңартып, шунда җыелып кайтып, күңелле итеп җәйне үткәрәләр иде. Һәм хәзер дә үткәрәләр икән. Мәкалә язылып беткәч, Гаҗилә апага шалтыратып алдым. «Менә тиздән җыелышып туганнарым белән авылга кайтабыз!» – диде. Гаҗилә апага 86 яшь. Апалары аннан да олылар. Булган кешедән бар да була шул! Гаҗилә апа, киләчәктә дә шулай безне сокландырып яшәргә язсын сиңа!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии