- 30.09.2025
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2025, (№09, сентябрь)
- Рубрика: Дөнья бу
Мактанып сөйләрлегебез бар: Русия депутатлары закон чыгарырга оста. Җиде ай эшләү дәверендә генә дә 700гә якын закон проектын карауга кабул иткән алар. Проектларның чиге юк: икътисадтан алып әхлакка кадәр. Законнар җәмгыять тормышының барлык өлкәләренә кагыла. Тик аларның кайберләре гражданнарда хуплау уятса, икенчеләре уйланырга мәҗбүр итә: Думада утыручыларның фантазиясе артык бай түгелме? Соңгы айларда гына да Русия Дәүләт Думасында яңгыраган киңәш-тәкъдимнәр җәмәгатьчелектә елмаю да, аптырау да тудырды. Шуларны сезгә дә тәкъдим итәбез. Аптырап, көлеп алыгыз әле.
Иң ачык мисалларның берсе – метрода һәм шәһәр урамнарында телефон куллануны тыю тәкъдиме. Гражданнарны зарарлы нурланыштан сакларга кирәк, янәсе. Бу тәкъдимнән гражданнар гына түгел, ә мондый чараларны гамәлгә ашыру мөмкин түгел дип ассызыклаган экспертлар да көлде.
Икенче очрак – мәктәпләрдә баллы конфет һәм шоколад ашауны тыю омтылышы. Идея яхшы кебек тоелса да, сораулар тудыра: моны ничек җайга салырга һәм әлеге тыю кулланучылар хокукын бозуга китермәсме?..
МУЗЕЙ УРЫНЫНА – СИЗОГА
Русиядә мәктәп укучыларын музей һәм театрлар урынына СИЗО һәм полиция бүлегенә экскурсиягә йөртергә тәкъдим иттеләр. РФ Президенты каршындагы Кеше хокуклары буенча советта яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалауның әнә шундый чарасын уйлап тапканнар. Тәкъдим авторлары фикеренчә, ОБЖ яки җәмгыять белеме кебек дәресләрдә хокук бозулар турында формаль сөйләшү яшүсмерләр аңына һәрвакытта да барып җитми. Ә күрсәтмә дәресләр балалар өчен күпкә файдалырак булачак – янәсе, шулай итеп укучылар законнарны аңларга һәм аларны бозмаска тырышачак.
– Күпләр вандализм, урлау яки башка хокук бозулар өчен инде 14 яшьтән үк җаваплылыкка тартылу мөмкинлеге турында белми дә. Бу яшьләрнең хокукый белеме сай дигән сүз, – ди инициатива авторы.
КЕЛӘМЕҢ ПЫЧРАК БУЛСА
Ишек каршындагы пычрак келәм өчен санитария нормаларын бозу маддәсе буенча административ штрафка тартырга мөмкиннәр. Җәза пычрак кеше сәламәтлеге өчен реаль куркыныч тудырган очракларда кулланылачак. Мәсәлән, черү билгесе күренгәндә, сасы ис яки йогышлы авырулар таралу куркынычы булганда.
Мондый хокук бозуларны теркәү белән Роспотребнадзор яки җирле санитария инспекцияләре белгечләре шөгыльләнә, алар тикшерүләрне күршеләрдән яки идарәче компаниядән килеп ирешкән шикаятьләр нигезендә үткәрәчәк.
Гади гражданнар өчен штраф күләме – биш йөздән бер мең сумга кадәр акчалата түләү. Шәхси эшмәкәрләргә һәм юридик затларга җитдирәк җәза яный: коммерция эшчәнлеген туксан тәүлеккә туктатып тору һәм бер мең сумнан ике мең сумга кадәр штраф. Билгеләп үтелгәнчә, әлеге кагыйдә сәүдә нокталарына да кагыла.
СҮГЕНЕРГӘ ЯРАМЫЙ
2025нче елның августында Дәүләт Думасына социаль челтәрләрдә сүгенү сүзләре кулланылган мәгълүмати материалларны «блок»лау турындагы закон проекты кертелде. Тәкъдим инициаторы – Дәүләт Думасының Мәгълүмати сәясәт комитеты рәисе урынбасары Андрей Свинцов. Аның буенча, сүгенү сүзләре кулланган авторлар, прокуратура органнары карары буенча контентны блоклаудан качу өчен, аны юк итәргә яки тиешле тавыш сигналын кулланырга (видеоязмалар өчен. – Авт.) тиеш булачак.
Шулай ук 2025нче елның маенда Дәүләт Думасы депутатлары җәмәгать урыннарында, Интернетта һәм театрда, мәдәни чараларда сүгенгән өчен штрафларны физик затлар өчен – 10, ә юридик затлар өчен 20 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
ӨЙЛӘНГӘН БУЛМАСЫН
Дәүләт Думасында ир-атның өйләнгән булуын ачыклый торган реестр булдыру хакында сөйләштеләр. Әйтик, депутатлар русиялеләргә «Дәүләт хезмәтләре»ндә үк ир-атның гаилә хәлен ачыклау мөмкинлеге булырга тиеш, дигән нәтиҗәгә килде.
БАЛАСЫЗ КИНО?..
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов кинода һәм сериалларда баласыз хатын-кызларны күрсәтүне тыярга кирәк, дип билгеләп үтте.
– Фильм геройлары билгеле бер критерийларга туры килергә тиеш. Шәрә кешеләрне, тәмәке тартучыларны күрсәтергә ярамасын, гаиләдән баш тарта торган кешеләрне күрсәтү тыелсын. Ягъни баладан баш тарта торган, бала табарга ашыкмыйм әле, дигән геройлар. Аларны күрсәтергә ярамый, – дип билгеләде Милонов.
УТЫРЫП ТАРТ!
Дәүләт Думасының спорт комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов йөргәндә тәмәке тартуны тыярга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, бу бик ямьсез күренеш.
МУНЧАЛЫ ФАТИР
Депутат Виталий Милонов күпкатлы йортларда мунчалы фатирлар урнаштырырга кирәк, дигән фикерен җиткерде. Аның сүзләренчә, моның өчен РФ Төзелеш министрлыгына регламент төзергә кирәк. Депутат шулай ук мунчаны һәм мунча керү традицияләрен матди булмаган мәдәни мирас исемлегенә кертергә тәкъдим итте.
АЕРЫЛАМ ДИМӘ!
Русиядә аерылышулар санын киметү өчен никахны өзү вакытын, ким дигәндә, өч айга кадәр, ә дәүләт пошлинасын – 100 мең сумга кадәр арттырырга кирәк, дигән фикердә депутатлар.
МАТУРЛАТЫРГА ЯРАМЫЙ
2025нче елның маенда ЛДПР депутатлары танышу кушымталарына махсус рәвештә матурланган (фотошопланган. – Авт.) фотосурәтләрне урнаштыруны тыярга тәкъдим итте. Икенче вариант – фотошоп билгеләрен таный торган ясалма фәһем нигезендә махсус алгоритм эшләү. Әгәр платформа бу механизмны кертергә теләмәсә, аларга штраф салырга кирәк, дигән фикердә депутатлар.
СИМЕРСӘҢ – ТАШЛАМА
Дәүләт Думасының спорт буенча комитеты рәисе урынбасары Әмир Хәмитов 2025нче елның мартында артык авырлыктан интеккән кешеләргә ташламалар бирергә тәкъдим итте, чөнки спорт залына абонемент алу бик кыйммәткә төшә. Ташлама күләме авырлыкка карап үзгәрергә һәм оешма тарафыннан билгеләнергә тиеш.
ЧЕЛТӘРНЕҢ ЯШЕ БАР
Әмир Хәмитов шулай ук 2025нче елның гыйнварында социаль челтәрләрдән файдалану өчен яшь чикләве кертергә тәкъдим итте. Дөресрәге 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләргә керү мөмкинлеген чикләргә. Аның фикеренчә, бу балигъ булмаганнарны куркынычлардан саклау өчен кирәк.
ГАЗМАНОВНЫ ӨЙРӘНИК
Дәүләт Думасы депутаты Сергей Колунов беренче-сигезенче класс укучыларына музыка дәресе кысаларында заманча авторларның патриотик җырларын өйрәнә башларга кирәк, дип белдерде. Бу исемлектә Ярослав Дронов (Shaman) һәм Олег Газманов иҗаты да бар. Колунов инициативасын Мәгариф министрлыгы хуплады.
БАЛА ӨЧЕН – ЛОТЕРЕЯ БИЛЕТЫ
Дәүләт Думасы вице-спикеры Борис Чернышов ай саен яңа туган балалар арасында Бөтенрусия лотереясы уздырырга тәкъдим итте. Ай саен 10 фатир, 100 автомобиль һәм 1000 көнкүреш техникасы комплекты уйнату илдә балалар санын арттырачак, янәсе.
ЯЛГЫЗ БУЛЫРГА ЯРАМЫЙ?
Дәүләт Думасында ялгыз яшәү рәвешен пропагандалауны тыю турында фикер алыштылар. Депутат Ольга Борисова фикеренчә, ялгызлык традицион гаилә бәһасенә, әһәмиятенә төп куркыныч булып тора.
ИНТЕРНЕТКА – ЮК
Брянск өлкә Думасы депутаты Михаил Иванов яшь парларга Интернетка керү мөмкинлеген чикләүне тәкъдим итте. Яшьләр, бер-берсе белән аралашу, мөнәсәбәтләр кору һәм балалар турында уйлану урынына, сәгатьләр буе Интернетта утыра, уеннар уйный яки сериал карыйлар. Бу зарарлы гадәт кенә түгел, бу – илнең демографик иминлегенә балта чабу.
БАГУЧЫГА БАРМА
Дәүләт Думасы депутаты Александр Спиридонов күрәзәче һәм багучыларны закон нигезендә тыярга тәкъдим итте.
– Бозым ясарга, яраткан кешеңне кайтарырга, башка кешеләрнең сәламәтлегенә зыян салырга... Болар – кешегә куркыныч тудыру, – дигән фикердә Александр Спиридонов.
Ә менә депутат Андрей Свинцов тарологларны һәм нумерологларны «экстремистлар» дип тануны таләп итте.
– Эш шунда ки, соңгы берничә елда Русиядә «Таро» белән кызыксыну массакүләм психоз дәрәҗәсенә җитте һәм көчәя бара, – дип аңлатты депутат. – Күрәзәчелеккә китаплар, блоглар һәм курслар багышланган, анда кешеләрне «киләчәкне алдан әйтергә» өйрәтәләр. «Таро» зур табышлы индустриягә әверелде. Әмма бу бизнес уйдырмаларга һәм алдауга корылган.
ОЯ ЯСАУ – ФАЙДАЛЫ ЭШ
Дәүләт Думасы депутаты Петр Толстой укучыларны чит телләр өйрәнүдән баш тартырга чакырды. Моның урынына сыерчык оясы ясарга киңәш итте, чөнки хезмәт дәресе күпкә файдалырак.
БАЛА АКЧАСЫНА – АТ
Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов ана капиталы акчасын атлар сатып алуга кулланырга рөхсәт итәргә тәкъдим итте.
– Сез бүген машина сатып алдыгыз, ди. Ә иртәгә машинада бәрелдегез – бетте, ватылды. Бөтен ана капиталы юкка чыкты. Ат алырга кирәк. Ул да Русиядә җитештерелгән, әмма ышанычлы транспорт, – дигән ул.
ИСЕМЕҢ МАТУР БУЛСЫН
Депутат Татьяна Буцкая балаларны «сәер» исемнәр сайлаган ата-аналардан якларга карар кылды. Сәясәтче рөхсәт ителгән исем вариантларын тупларга тәкъдим итә.
МАТУР РУС ТЕЛЕ
Рус телен чит ил алынмаларыннан яклау турындагы закон аерым игътибарга лаек. Аның нигезендә, тиздән элмә такталарындагы барлык язулар бары тик кириллицада гына язылырга тиеш булачак (башка бернинди «beauty loft» һәм «barber shop» юк, ә бары тик «бьюти лофт» һәм «барбер шоп» яки хәтта «салон красоты» һәм «парикмахерская» гына). Түрәләргә һәм массакүләм мәгълүмат чараларына чит ил сүзләренең бары тик рус вариантларын гына кулланырга кушылган. Канун 2026нчы елның 1нче мартында үз көченә керә.
ШИКӘР, ТОЗГА КӨН ЮК
Дәүләт Думасы вице-спикеры Владислав Даванков тоз һәм шикәр савытларын милләт дошманнары дип таныды. Роспотребнадзорга язган хатында ул: «Аларны өстәлдән алып ташларга кирәк!» – дигән. Ул моны симерү эпидемиясе белән бәйли. «Һәр өченче русияле ризыкка гадәт буенча тоз яки шикәр сибә, хәтта ризык тозлы яки баллы булса да» – ди ул.
ҮЗЕБЕЗНЕКЕН ХУРЛАСАҢ
Депутат Николай Новичков икътисадка яный торган төп куркынычны тапкан – Русиядә җитештерелгән товарларны сүгүче гражданнар. Ул Россия продукциясен хурлаучыларга штраф салуны таләп итә. Закон проекты хупланмады, әмма Новичков инде «Кытай телефоны яхшырак» дигән җөмлә өчен 100 000 долларга кадәр штраф әзерләгән иде.
БАЛАҢ БУЛМАСА – ТҮЛӘ
Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы Андрей Гурулев баласыз гаиләләргә салым кертергә, ә аннан җыелган акчаларны ятимнәргә һәм балалар йортына ярдәм итүгә юнәлтергә тәкъдим итте. Шулай ук медицина күрсәткечләре буенча балалары булмаган гаиләләр дә 30-40 мең сум штраф түләргә тиеш дигән идея яңгырады. Хөкүмәт каршындагы Финанс университетының социаль-икътисади тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец шундый тәкъдим белән чыгыш ясады.
Әлбәттә, депутатларның барлык тәкъдимнәре дә мәгънәсез түгел. Күбесе мөһим социаль үзгәрешләргә һәм гражданнарның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән. Әмма законнар тиешле эшкәртелмичә яки ачыктан-ачык чынга ашмас максатлар белән тәкъдим ителгән очраклар парламентның абруен боза һәм җәмгыятьнең ышанычсызлыгын тудыра. Хәер, җитәкчеләргә ышаныч бер бүген генә кимемәде инде...
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА туплады

Комментарии