- 02.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Дөнья бу
Тәфкил абый Вафинны халык тарихчысы, дип тә, хаклык тарихчысы, дип тә атарга мөмкин. Дөрес, ул үзен тарихчы дип әйтми, ул гомер буе халык арасында эшләгән, гади тракторчыдан үз тырышлыгы белән зур җитәкче дәрәҗәсенә ирешкән. Сугыш ятиме, гаиләдә үк иманлы һәм милли тәрбия алган шәхес – бик күзәтүчән, татар рухлы, тарих җанлы кеше дә булып чыкты әле ул. Мине бигрәк тә аның татар тарихын, XIX гасыр урталарында алып барылган көчләп чукындыру вакыйгаларын бик яхшы белүе таң калдырды. «Казан утлары» журналында Тәфкил Вафинның «Мәкруһлар» (2008 ел, 11-12 һәм 2009 ел, 1-4 саннар) дип аталган күләмле документаль язмасы басылып чыкты. Аны тетрәнеп укыдым.
Әйе, ирләре артыннан Себергә киткән татар хатыннарының иманына, тугрылыгына, көчле рухларына сокланмый мөмкин түгел! Чукындыруга аяк терәп каршы торучылар, православие диненең бөтен билгеләренә каршы иң нык көрәшүчеләр дә, нигездә, татар хатыннары булган. Тәфкил Вафин моны әсәрендә архив документларына таянып исбат итә алган. Әйтик, мөселман-татар хатыны Гарфиҗамалның, чукынмаган өчен, Казан төрмәсенә ябылган ире Фәтхулла Габдулловка язган хаты гына да ни тора!
«Сез ки хәләл җефетем Фәтхуллага без хәләл хатыныңнан – Гарфиҗамалдан күптин-күп сәламнәремне язам, – дип башланып киткән бу хат. – Фәтхулла, җаным, үтенеп сорыйм синнән, Гайфулла кебек үзеңне чукындырып хурлыкка кала күрмә. Бөтен авыл халкы сиңа кәфер дип әйтер. Битеңә төкерерләр. Әгәр син урыс буласың икән, ул вакытта бу якты дөньяда, чыннан да, ни өчен яшәргә? Әгәр дә сине Себергә җибәрәләр икән, мин дә синнән калмыйм, синең белән бергә барам. Аллаһы Тәгаләнең кодрәте зур, ташламас. Ичмасам, кызыбыз авыл халкы каршында хур булмас. Минем хатыным бар, дип әйт. Өмет баглыйм сиңа, Фәтхуллам!»
Күрәсез, татар хатын-кызларының иманнары, милли рухлары никадәр көчле булган, алар чукындыруны урыс булу дип инанган, андый булганчы, үлүең артык, дип уйлаганнар. Һәм чукынмас, урыска әйләнмәс өчен гариза язып, үз теләкләре белән ирләре артыннан Себергә чыгып киткәннәр… Тәфкил Вафинның язмасыннан күренгәнчә, бу татар хатыннары башта баржа белән Пермьгә кадәр барган, аннан инде җәяүләп, урыс хәрбиләре күзәтүе астында – Тубылга, Тубылдан Турухан краена – хәзерге Красноярск төбәгенең Енисей каласына кадәр килеп җиткәннәр. Анда аларны мәңгелек сөргенгә сөрелгән ирләре көтеп торган, кара урманнарда да, урыс хәрбиләре һәм поплары күзәтүе астында да мөселман-татар тормышы дәвам иткән…
Автор аларны «мәкруһлар» дип атый, ягъни документларда чукындырылган татарлар исемлегендә йөреп тә, христиан динен кабул итмәгән, ислам динендә калган милләттәшләребез алар. Патша хакимияте документларында бу татарлар «отпавшие» дип аталган, «подстрекатели» (исламга кайтырга котыртучылар) дип йөртелгән.
Ә бу фаҗигале хәлләр Явыз Иван заманында түгел, 1867-1868 елларда гына, Казан губернасының Зөя, Тәтеш һәм Цивиль өязләрендә булган бит. Ягъни бүгенге Апас, Кайбыч, Яшел Үзән, Тәтеш, Кама Тамагы районнарында моннан 150 еллар элек татарлар чукынмас өчен, урыслар белән бугазга-бугаз килгән… Бу – патша хөкүмәтенең татарларга каршы соңгы «тәре явы» булган, алга таба аның үзенең «муены аяк астына» килгән. Көчләп чукындырылган татарларның күпчелеге бер генә мизгелдә дә үзен христиан дип хис итмәгән, яңадан рәсми рәвештә ислам диненә кайтырга рөхсәт сорап, патша, губернаторлар исеменә кат-кат хатлар җибәргән, имзалар җыйган. Мәчете булмаса да, кача-поса намазын укыган, баласына мөселманча исем куштырган, читтән мулла чакыртып, никахын укыткан, кеше үлсә, аны поплар килеп җиткәнче, тизрәк мөселманча күмәргә ашыккан. Хәтта кабер өстендә мулла белән попның сугышкан чаклары да булган.
Тәфкил Вафинның хезмәтен укыганда, Зөя каласының татар халкы өчен ни дәрәҗәдә явызлык чыганагы булуына тагын бер тапкыр инанасың. Билгеле булганча, ул 1551 елда Казан шәһәрен басып алу өчен хәрби кәлгә буларак махсус төзелә һәм урыс гаскәрләренең базасы булып тора. Шул елның җәендә биредә, Сөембикә-ханбикәне һәм улын тоткын итеп, Мәскәүгә биреп җибәрү турында килешүгә кул куела. Казан яулап алынгач та, Зөя татар өчен мәкер чыганагы булып хезмәт итүен дәвам итә – ул Тау ягы халкын көчләп чукындыру буенча төп үзәк булып тора, иң куркыныч төрмә дә биредә була. Зөя поплары, Казан әрхәриләре бу яктагы татар авылларына тын алырга да ирек бирми, биредә 1552 елдан башланган көчләп чукындырулар гасырлар буе дәвам итә, бары тик 1905 елгы революциядән соң гына моңа чик куела.
Тау ягындагы татар авылларын чукындырулар ревизия-сан алу алдыннан бигрәк тә көчәеп киткән, чөнки патша каршында хисап тотарга кирәк булган. Җирле халыкны тизрәк урыслаштыру өчен, татар авылларына урыс гаиләләрен күчереп утырта башлаганнар, алар да чукындыру барышын гел күзәтеп, татарлар өстеннән шымчылык итеп торган. Бәләкәйрәк авылларның бигрәк тә теңкәләренә тигәннәр, халык аңга килеп өлгергәнче, авылга бәреп кереп, бер яктан – атлы жандармнар, икенче яктан тәре тоткан поплар татарларны елгага куып керткән һәм чукындыра башлаган. Бу коточкыч күренешне Тәфкил ага, әби-бабалары сөйләве буенча һәм архив документларына таянып, туган авылы Янгилдене чукындыруны менә ничек тасвирлый:
«…Урман ягыннан халык төялгән 5-6 атлы арба килеп, аның өе каршына туктый. Арбадан сакаллы ят кешеләр төшә. Алар утызлап. Араларында берничә поп та бар. Өч балаклы байраклар күтәреп, чиркәү җырлары җырлап, болар урамга юнәлә. Авылны егермеләп атлы жандарм чолгап ала – чыгып качарлык түгел. Авылдаш урысларны – ирләрне, хатын-кызларны, хәтта бала-чаганы өйләреннән чыгарып, Колангы чиркәвеннән килгән төркемгә кушалар. Авыл урамы төрле ямьсез авазларга күмелә. Татарлар, ахырзаман килә, дип куркышып, идән асларына, нәүрәпләргә (бәрәңге базы) төшеп кача. Ләкин аларны берәмләп сөйрәп чыгаралар, бер җиргә туплыйлар. Атлы жандармнар авылдан чыгып качарга ниятләгән берничә малайны тотып китерә. Шулай итеп, авылның барлык татарларын җыеп, Имәлле елгасы буена куалап төшерәләр. Чукындыру белән Зөя өязе исправнигы һәм приставы җитәкчелек итә, аларга берничә чиркәүнең поплары булыша». («Казан утлары», 2008, №12, 115 бит.)
Язмадан күренгәнчә, поплар башта елгадагы суны чукындыра, аннан урыс хәрбиләре халыкны суга куып төшерә. Чукынмас өчен батып үләргә теләүче татарларны өстерәп чыгарырга сак куела. Халык акылдан шашар дәрәҗәгә җитә, картлар үләргә әзерләнеп тәкъбир әйтә, балалар акырып елый, хатын-кыз – өнсез, ирләр чарасыз кала… Поплар шул вакытта чиркәү җырларын җырлап, башларына елга суы сибеп, татарларны чукындыра башлый. Яр буенда исә иконалар тезелешеп тора… Һәм судан чыккан татарны… тәре көтә…
«Судан кешеләрне берәмләп сөйрәп чыгара башлыйлар. Ирләрнең түбәтәйләрен салдырып ташлап, хатын-кызларны елатып, бала-чагаларны кычкыртып чукындыралар. Муеннарына калайдан ясалган тәре тагалар. Баулары сүс талкышыннан үреп ясалган була. Аны тиз генә чишә алмаслык итеп, юешләп, чияләп бәйләп тә куялар. Әбием сөйләгәннәрдән: «Әни әйтә иде, шул тәреле бауны муенга көчләп такканчы, пычак салсалар, җиңелрәк булыр иде», – дия иде. Бу чиркангыч чукындыру церемониясе берничә сәгать дәвам итә».
Шушыннан соң авыл, анда яшәүче халык чукынган христиан булып исәпләнә башлый. Поплар моның белән генә канәгатьләнеп калмый, авылдагы өйләрне дә су сибеп, «чукындыра», чишмә буйларына, авыл башларына тәреләр утыртып чыгалар, тиз арада часовня эшләп куялар, авыл уртасына чаң эләләр… Һәм көне-төне татарларны эзәрлекләүләр, күзәтүләр башлана – чиркәүгә йөриме яки намаз укыймы, баласына исемне мулла кушамы, әллә поп теркиме, өйләнешкәндә никах укыталармы, әллә чиркәүдә «венчание» үтәләрме, үлгәч, мөселманча татар зиратына күмәләрме яки поп, гробка салып, урыс зиратына илтеп куямы? Татарларның тормышы тәмугка әйләнә, әмма алар моның белән ризалашырга теләми, баш күтәрәләр, чукынып урыска әйләнмәс, иманны бирмәс өчен, көрәш юлын сайлыйлар…
«Мәкруһлар» арасында Тәфкил аганың үз нәселе дә булган. Әтисенең бабасы Мөхәммәтсабит чукынырга теләмәгән, халыкны ислам диненә өндәгән 47 мулла арасында судсыз-нисез 1867 елда Турухан краена сөрелә ул. Зөя һәм Казан төрмәләрендә айлар буе сорау алганнан соң, губернатор әмере белән Себергә озаталар. Татарларга каршы ачылган бу җинаять эшен Казан губернасы губернаторы шәхсән үзе һәм империянең Эчке эшләр министрлыгы даими күзәтүдә тота. Ә суд ясамауның сәбәбе – татарларның күтәрелешеннән куркалар, тоткыннарны да бишәр-бишәр кешелек төркемнәр белән көчле күзәтү астында, этап белән Себергә озаталар.
Авылдан-авылга йөреп, халыкны ислам диненә кайтырга өндәгән, патшага һәм аның чиновникларына туктаусыз шикаятьләр язган Мөхәммәтсабит чиркәү әһелләрен тәмам чыгырдан чыгара, алар да аның өстеннән губернаторга әләк артыннан әләк яудырып торалар. Һәм Мөхәммәтсабитның яшь хатынга өйләнүен сәбәп итеп (имеш, христианнарда ике хатын белән тору тыелган), аны кулга алдыруга ирешәләр.
Бу «мәкруһ» татарлар ике исем йөртергә мәҗбүр була – мулла кушкан мөселманча исем һәм урыс поплары таккан христианча исем. Шуңа күрә, аларны архив киштәләреннән эзләп табу бик авыр, моның өчен, эзләтә торган кешеңнең ике исемен дә белү кирәк. Попның бер селтәнүе белән Мөхәммәттән – Иванга, Мәхүпҗамалдан – Матренага әйләнгән күпме милләттәшләребез үзләрен тарих төпкелләреннән эзләп табуны көтеп ятадыр, гүрләрендә дога өмет итәдер…
Нәселе һәм милләте өчен тау кадәр архивлар актарып, тау кадәр хезмәт язган Тәфкил абый Вафин Лаеш шәһәрендә, хатыны Ләлә апа белән яши, икесе дә җитмештән узган. Апас районының Янгилде авылында туып-үскән Тәфкил абый тракторчы да, машинист та булган, аннан ике техникум, бер институт тәмамлаган, Урал якларында эшләгән, Лаешка кайтып та, зур-зур оешмаларда җитәкчелек иткән, орден-медальләр белән бүләкләнгән. Алар Ләлә апа белән биш бала үстергән, кызганыч, дүрт кыз арасында үскән бердәнбер улларын явызлар харап иткән, балаларын – ятим, ата-ананы – улсыз калдырган… Шул кайгыларданмы, Тәфкил ага бераз бирешкән, авырый башлаган, әмма тарих буенча эзләнүләрен, язуын туктатмаган. Ул хәтта үз өендә нәсел тарихы музее да ачкан, анда әби-бабаларыннан, әти-әнисеннән калган бөтен әйберләрне кадерләп саклый, хәтта балаларының мәктәп дәфтәрләренә хәтле биредә саклана. Мин исә көндез хуҗалар белән сөйләшеп утырсам, төне буе Тәфкил аганың архивын өйрәндем. Тәфкил абый бу чукындыру темасын, нәсел тарихын 60 ел буе өйрәнгән булып чыкты! Моңа бәлки күрше авыл малайларының Янгилделәрне «керәшен» дип атаулары да этәргеч биргәндер, әбисе Әмәйгөлнең, әти-әнисенең, туганнарының, авылдашларының бу хакта сөйләүләре дә сәбәпче булгандыр…
Башта ул архивлардан сугышта хәбәрсез югалган әтисе Гайфетдинне эзләтә, аннан, тагын да тирәнгәрәк төшеп, бабасы Мөхәммәтвафага, аның аша Мөхәммәтсабит дәү бабасына килеп җитә…
Тәфкил абый рөхсәте белән, без «Мәкруһлар» язмасын урыс теленә дә тәрҗемә итәргә булдык, бу аянычлы хәлләр турында маңкортлашкан милләттәшләребез дә, үзләрен изгегә санап йөргән чиркәү әһелләре дә белергә тиеш! Татарларны гасырлар буе көчләп чукындырган, мәҗбүри рәвештә иленнән, җиреннән, теленнән, диненнән аерган өчен, православие чиркәве милләтебез алдында тезләнеп гафу үтенергә тиеш! Моны бер гаепсезгә Себергә сөрелгән һәм шунда гүр иясе булган Мөхәммәтсабит, аның артыннан авырлы килеш җәяүләп Себергә чыгып киткән Миңлегөлләрнең рухы, хакыйкать, милләт таләп итә… Бүген милләтебезгә карата яңа чукындырулар һәм урыслаштыру башланган чорда, бу хәлләр бигрәк тә гыйбрәтле булып тора, әби-бабаларыбыз рухы безне уяу булырга, телебез һәм динебез өчен алар кебек ахыргача көрәшергә чакыра.
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
Хаклык тарихчысы... ,

Комментарии