- 05.03.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №9 (4 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховка
Копиясе: Татарстан җитәкчеләренә һәм Дәүләт советы депутатларына
Чаллы шәһәренең 2нче гимназиясендә 1нче сыйныфка әзерләү курсларындагы укулар ахырына якынлашты. Узган ел анда сезнең турыдан-туры ярдәм белән барлык фәннәр дә татарча укытыла торган 5нче төркем ачылган иде. Ул төркемне 18 бала тәмамлый.
Уку чоры вакытында без, татарча укыту буенча инициатив төркем әгъзалары, 1нче сыйныфка керүче балаларның ата-аналарына туган телдә укытуның әһәмияте турында ике номер махсус гәҗитләр чыгарып өләштек. Алар белән шул темага аерым-аерым сөйләшүләр дә алып бардык. Чаллы мәктәп-гимназияләрендә татарча укыту мәсьәләсе буенча татар җәмәгатьчелеген «Безнең гәҗит» аша таныштырып бардык.
Нәтиҗә дә күренә. Әйтик, 2нче гимназиядә балаларын татарча укытырга теләүче ата-аналар саны ике тапкыр артты, ягъни 1нче сыйныфта барлык фәннәрдән дә татарча белем алырга әлегә 40ка якын бала язылган.
Әзерлек курсларыннан соң 85нче социаль-психологик үзәктә һәр балага тест (мәктәптә укырга әзерлегенә диагностика) уздырып, шуның нәтиҗәсендә аларны 2нче гимназиягә укырга алачаклар. Әлеге уку йортында әзерлек курсларында укучы кайбер балалар ул «тест»ны алдан ук үткән инде, ә күпчелек март башында аерым график буенча узачак. Аның өчен 350 сум түләү дә каралган.
Үткәреләчәк тестка карата карашны, без узган елның 19нчы декабрендә җыелыш уздырып, шунда кабул иткән резолюциядә белдергән идек. Милли мәгарифкә багышланган ул документның 3нче пунктында «Киләсе уку елында татар гимназияләренә татарча укырга керүче балалар бернинди психологик тест узмыйча, 100 процент алынырга тиеш» дип язылган.
Алга киткән илләрдә дә башлангыч мәктәп тәмамлагач кына балаларны статусы югары булган уку йортларына күчерәләр. Татарстанда рекламаланган Сингапур мәгариф системасында да шулай, чөнки ул илдә башлангыч мәктәптә балалар туган телдә белем ала. Ерак барасы юк, үзебезнең тарихка күз салсак та, революциягә хәтле эшләгән Иж-Бубый мәдрәсәсе бөтен Русиядән белем алырга килгән татар балаларын укыткан. Бер укучыны да кире борып җибәрмәгән.
2нче гимназиягә дә, әгәр 1нче сыйныфка татарча укырга килгән балалар тест уздырылмыйча алынса, бөтен фәннәрне татарча укытырлык балалар ике генә сыйныфка түгел, ә ачылачак барлык дүрт сыйныфка да җитәрлек тупланыр иде. Йөзьеллык тарихы булган, Совет чорында да Чаллы шәһәрендә бердәнбер татарча укыткан бу белем йортына тулысынча татарча укыту кайтарылырга тиеш дип саныйм. Шунысы да куанычлы: 90нчы елларда шушы ук гимназиядә туган телдә белем алган ата-аналар быел балаларын 1нче сыйныфка татарча укырга китерәләр.
Ләкин төрле сәбәпләр табып, татарча укырга килгән балаларның бер өлешен гимназиягә алмыйча, бер генә татар сыйныфы ачулары да ихтимал. Чөнки 2нче гимназиядә вахтердан алып барлык завучларга хәтле урысча укыту яклы. Хәтта гимназия психологы Г.Хәлилова әзерләү курсларында укыган балаларның ата-аналарына өстә телгә алынган гәҗитләрне таратуны тыярга маташып безгә: «Я ведь и в ФСБ могу позвонить», – диде. Әле бит ул үзе балаларга тестлар үткәрү һәм аларны гимназиягә алу буенча җаваплы укытучы да! Ярый әле гимназия директоры Фирдүсә Әюпова: «Барлык фәннәрне татарча укыта торган ике сыйныф ачачакбыз», – дип тора.
Ә менә татар статуслы 29нчы лицейда 1нче сыйныфка татарча укырга керүче балаларны яклаучы юк. Аларга тестлар уздыручы психолог та татарча белми. Шул психолог бу лицейда әзерлек курсларында укыган балаларга тест уздырган. Алар арасында урыс телен югары дәрәҗәдә белмәгән татар балалары да булган. Ул балалар язма мисалларны әйбәт чишкән, ә менә психолог белән урысча контактка начар барган. Шул сәбәпле аларны лицейга алмаганнар.
Аннан алда да бу уку йортында балаларын татарча укытырга өметләнгән милли җанлы ата-аналар: «Балаларыбызны әзерлек курсларында урысча гына укыталар, тест уздырып, аларны лицейга алучы психолог та урыс милләтеннән», – дип миңа зарланганнар иде.
Урысча бераз акцент белән сөйләшкән татар балаларын инглиз телен тирәнтен өйрәтүче гимназиягә алмаулары турында мин язган идем инде. («Азатлык» гәҗите, №7, 2001 ел). Хәзер андыйларны татар лицейларына да алмыйлар икән. Бу мисаллар татар балаларын күрәләтә кимсетү булып тора.
Әле һәрьяктан ачылып та җитмәгән 6-7 яшьлек балаларга психологик «тест» уздырып, аларны тамгалау бер дә дөрес түгел, дип саныйм. Минемчә, бу гамәл әхлак кануннарына да, кешелек принципларына да каршы килә. Күп кенә илләрдә дә балаларны 1нче сыйныфка тестлар, конкурслар, сынаулар аша үткәреп кабул итү закон буенча тыелган.
Аннары мәктәп-гимназияләрдә, лицейларда һәм Чаллы шәһәренең 85нче социаль-психологик үзәгендә уздырылган тестларның гадел булуына да күпчелек ата-аналарда бернинди ышаныч юк. Шуның турында бик күп сүзләр йөри.
Хөрмәтле Энгель әфәнде! Сез министр булып килгәч, татар мәктәпләренә, гимназияләренә һәм лицейларына татарча укытуны яңадан кайтару юнәлешендә эш башланды. Бу елда әлеге уку йортларына 1нче сыйныфка татарча укырга килүче балалар барысы да кабул ителсен иде.
Тәлгать ӘХМӘДИШИН.
Рәсемдә: Бөтен Чаллыга бердәнбер оештырылган татар төркемен тәмамлаучылар.

Комментарии