«Балам бит ул минем!»

«Балам бит ул минем!»

Мин аның белән очраклы гына таныштым. Танышуым җырларын тыңлаудан башланды. Бервакыт: «Ә син аның язмышы турында беләсеңме, ул бит утыз елдан артык авыру баласын тәрбияли», – диделәр. Чаллыда яшәп иҗат итүче Сәрия Нәбиуллина белән сөйләшкәч, тормышка башка күзлектән карый башлыйсың. Баланы дөньяга китерү дә җиңел түгел, ләкин нинди булуына да карамастан аны үстерү – чын батырлык!

«МЕНИНГИТ, ДИДЕЛӘР»

Сәрия ханым Зәй районы, Кәрәкәс авылында дөньяга килгән. Бу авыл бик матур тау астында урнашкан. Биек кенә тавы өстендә урманнары да бар. Җәй көне шунда җиләк-җимешләрен, шомырт-чикләвекләрен җыеп үскән ул. Гаиләдә төпчек бала, өч абыйсыннан соң туган бер кыз булганга бик матур, бер кайгысыз үткән аның бала чагы. Мәктәпне тәмамлап, бер ел тәрбияче булып эшләгән дә Алабуга дәүләт педагогика институтының чит телләр факультетына укырга кергән. IV курсны тәмамлагач, үзләренең авыл егетенә кияүгә чыккан.

– Авырлы вакытта институтта укый идем бит әле. Яшьлек матур чор – алда нәрсә көткәнен уйламыйсың, бүгенге көн белән яшисең. Карынымдагы балама исәнлек, бәхет теләгән идем, – дип елмая әңгәмәдәшем.

1984нче елның 21нче мартында Нәбиуллиннар гаиләсен шатлыкка төреп, беренче сабыйлары Илнур туа. Көн үсәсен ай үсә, инде акрынлап «әттә», «әннә», дип әйткән була, тотынып тәпи йөрергә дә өйрәнә башлый Илнур. Тик 11 айлык вакытында кисәк кенә хәле начарлана аның.

– Аның авырып киткәнен әле дә хәтерлим. Мин ул көнне улыма киемнәр алырга дип, базарга чыктым. Өйгә кайтуыма баланың температурасы күтәрелгән. Кичкә кадәр көттек тә, хәле яхшырмагач, «Ашыгыч ярдәм» чакырттык. «Балагызда менингит», – диделәр. Без аның нәрсә икәнен аңламадык та инде. Өлкән кешеләрдән ишетеп кенә бик куркыныч чир икәнлеген белдек. Ул салкын тиюдән дә барлыкка килә, йога да ала икән. Моңа кадәр больницада ятып чыккан идек, әллә шунда йоккан булган, белмибез. Күрәчәктер инде – кеше каберенә кеше керми, күрәсен күрми – адәм баласы гүргә керми, дигән сүз бар бит. Шулай булгач, миңа язылган язмыш ул. Берничә көн дәвалагач, табиблар баланы чыгарып бирде дә, «Менингит вылечили, остались только последствия», – диделәр. Ә «последствия» дигән әйбернең нәрсә икәнен без ул вакытта аңламадык та. Улыбыз саңгырауланган, зәгыйфьләнгән икән. Йөри алмаска әйләнде ул, – дип, авырлык белән үткәннәрен искә алды Сәрия ханым.

Ике ай больницада ятып чыкканнан соң, очы-кырые күренмәгән дәвалану процедуралары башланган. Больницадан больницага йөреп, улын сәламәтләндерергә тырышкан ата-ана, тик файдасы булмаган. Табиблар булыша алмагач, өшкерүчеләргә мөрәҗәгать итәбез бит – Сәрия ханым да улын нинди генә дәвалаучыларга йөртмәгән. «Уфада Кондаров дигән кеше чыккач, анда да алып бардык», – дип сөйли үзе дә. Биш ел буе төрле ишекләрне шакып сихәт эзләсәләр дә, табылмагач, өметләре өзелгән. 1990нчы елны Сәрия Нәбиуллина икенче улын – Илсурны дөньяга китергән.

БУ – СЫНАУ

Икенче уллары Илсур тугач, хәсрәтләре бераз басылган кебек була ата-ананың. Абыйсы бирергә тиеш булган куанычларны да бирә диярсең – Илсур кечкенәдән матур итеп рәсем ясый, җырлый, гармунга да сәләте барлыгы ачыклана.

– Улымның талантлы бала булуын күреп, музыка мәктәбенә бирергә булдым. Аның баян укытучысы Шмид Сафиуллин белән танышып киттек. Балам дәрескә кереп киткәч, ул баянда уйный, мин җырлыйм. «Бигрәкләр матур җырлыйсың икән син», – диде дә, без аның белән җырлар өйрәнә башладык. Соңрак ул җырларны Чаллыдагы «Күңел» радиосына да бирдек. Тыңлаучылар соравы буенча, Чаллыда концертларымны бирә башладым. Шул ук вакытта мәктәптә балаларга немец теле дәресләрен укыттым. Ике дәрес арасында кайтып, авыру улымны ашатып китә торган идем.

Илнур көннәрен күбрәк ятып кына үткәргән. Гәүдәсен тота алмаган ул. Дүрт яшьтән әкренләп суалчан кебек үрмәли башлаган, аннары акрын гына тәпи киткән. «Кеше балалары кебек, бакчага бармады, мәктәпләрдә укымады, өйләнеп, гаилә корырлык бала түгел инде ул», – дип уфтана ана кеше.

– Фатирыбыз ике бүлмәле. Ишеген бераз күчереп, кладовканы зурайттык та тагын бер бүлмә ясадык. Рәссам чакырып, аның диварларына матур рәсемнәр ясаттырдым. Урын-җирләре бик әйбәт аның: чиста җирдә ята, ашый-эчә, ләкин ишетми, сөйләшми, аңламый. Бер-беребезне җайлап кул белән аңлашабыз: ашарга кирәк булса, җайлап, авызына бармак белән күрсәтә, эчәсе килсә, стакан белән су эчкән кебек итә, йомышларын йомышларга кирәк булса, артын күрсәтә. Менә шундый табигый хаҗәтләрен генә аңлый шул бәбекәем. Йокы бүлмәсеннән мендәр алып чыгып бир дигәнне аңа аңлатып булмый инде, акыллым. «Бу балаңны балалар йортына илтеп бир, икенчесен, өченчесен тап», – дип әйтүчеләр күп булды. Ләкин мин ул баладан гына котылып, башыма төшкән авырлыктан котыла алмый идем. Аллаһы Тәгалә миңа тагын бүтән төрле авырлык бирер иде. Безнең язмыш менә шулай сынаулар белән бара, бер көн рәхәт булса, икенче көнне авырлык көтеп тора икән.

Әй син тормыш, гармун телләредәй,

Бер көнең ак, берсе кап-кара.

Акка гына басып яшәр идем,

Карасына басмый юк чара, дип, юкка гына әйтмәгәннәр, акыллым, – дип, Сәрия ханым шигырь юллары белән күңелендәге хисләрне ачты.

«ПЫЧАК КҮТӘРЕП КИЛДЕ»

Табиблар, менингитның тәэсире булган, дип әйтсәләр дә, бу тәэсир үзен акрынлап кына сиздергән. «Әттә», «әннә» дип сөйләшергә иткән бала «а-аа» дип ыңгырашкан, сүзләр әйтә алмаган. Шуның өстенә тик торганнан егылып китә башлаган. Табиблар «эпилепсия» дип диагноз куйган. Үсә барган саен, холкы да үзгәргән Илнурның. 32 яшендәге типсә тимер өзәрдәй ир энергиясен кая куйсын?

– Сугыша башлады ул, шунлыктан тынычландыра, йоклата торган дарулар биреп торабыз. Дару бирмәсәң, әтисенә дә ташлана. Аның сугышасы килә башладымы, йөзенә чыга: «ыыы» дип, гырлап-гырлап йөри ул. Артыңнан килеп пычак белән төртергә, уклау белән башыңа бирергә мөмкин. Берсендә эштән кайтып кердем дә кәбестә салаты ясарга уйладым. Зур пычак алып, турап торам кәбестәне, башым әйләнеп китте. Арыганлыктандыр, ятып торыйм әле, дип иремә әйттем дә йокы бүлмәсенә кереп яттым. Бер мәлне көлә-көлә кемнеңдер кергәнен ишеттем. Күземне ачып карасам – улым. Бар чыгып кит, дип чыгарып җибәрдем. Бераздан тагын урап кергән. Кыты-кыты көлә үзе. Күземне ачсам, мин кәбестә тураган зур пычакны тоткан, өскә таба күтәргән, хәзер кадыйм бит дигән шикелле, каршымда басып тора. Аңа кызык, ул аны уен кебек кабул итә.

Илнур улым акылга зәгыйфь булса да, башка сәламәт кешеләр кебек үк, урамга чыгарга яратты. Урамга алып чык дип аптыратып бетерә иде. Анда чыккач, кешеләрнең әйберләрен алып китә, кибеткә кереп, кыйммәтле журналлар, уенчыклар сатып алуымны сорый. Көн саен уенчык алып булмый бит. Шуңа аны чыгармас өчен, эчтән ишекне бикләп куя торган булдык. 2000нче елда мин телевизор караган җиремнән әллә нигә сикереп тордым да Илнурны эзли башладым. Фатирдагы бүлмәләрне карап чыктым, бер җирдә дә юк. Аш бүлмәсенә чыксам, тәрәзә ачык. Без бишенче катта яшибез. Аска карасам, тегендә бала ята. Аякларына ботинкаларын киеп «урамга чыккан» бу үзенчә. Бишенче каттан сикерәм дип уйламаган инде ул аны. Аның артыннан үзем дә аска сикерә яздым. Янына төшкәндә, ул аңсыз иде. Шулай да, фәрештәләр саклаган баламны – бишенче каттан сикереп, нибары оча сөяге сынган иде…

Илнурны өйдән чыгып киткәндә йокы дарулары эчереп, бүлмәсендә калдырып китәләр. Шулай эшләмәгәндә, җаны тыныч түгел ата-ананың. Нәрсәләр генә кыланмаган ул: агач ишекне кубарып ыргытулар дисеңме, олы йомышын үтәп, аны диварга сылаулар, мендәрне ертып мамыкларын туздыру, юрган тышлыкларын ботарлау…

– Аның белән күргәннәр күп булды инде… Бер роман язарлык. Үзе авыру бала карамаган кеше белми аны. Кызганам мин аны. 2012нче елда кечкенә малай өйләнде. Өч яшьлек оныгым да бар. Шушы балам гаиләсе белән кунакка килсә, Илнурым сугышырга очып килә. Кечкенә бәби белән уйный, ә киленгә дә, кечкенә улыма да урта бармагын гына күрсәтә. Сугышабыз без. Бишәүләп, җан-фәрманга килеп сугышабыз. Көнләшә шулай, – дип сөйли әңгәмәдәшем.

Нинди генә булмасын, җирдәге бөтен җан иясе назга мохтаҗ. Илнур да әнисенең эштән кайтканын өзелеп көтеп ала. Әнисе кайтып керүгә кочаклый, аркаларыннан сөя, әйберләрен урнаштыра, туннарын салдыра, өйдә кия торган күлмәкләрен китереп бирә.

– Күзләренә карыйм да баламның, чыгып китмә дигән сүзләр укыйм. Үзен ташларлар дип куркадыр. Ни йөрәгем белән ташлыйм. Ул да мине ярата, мин дә аны яратам, без аны жәллибез. Зур егет булса да, акылы белән өч яшьлек балалар кебек кенә бит. И-и дим, сәламәт булсаң, син дә бит башкалар кебек инде гаилә корган булыр идең, дим. Ул шундый матур. Һинд киноларындагы кебек, кап-кара мыек, кап-кара чәчләр, кара кашлар, кап-кара күзләр. Таза чибәр егет ул үзе. Сәламәт тә булса, күптән оныкларым булыр иде инде, дип уйлыйм инде мин.

«НАМУСЫМ ЧИСТА»

Сәрия ханым җырчы гына түгел, туйлар да алып бара. Мәҗлес ашлары, концертлар вакытында килгән кунакларга «туганнарыгыз, якыннарыгыз исән, балаларыгыз сәламәт булсын» дигән сүзләрне әйткәндә, күңеле тулып, еш кына елый икән. «Мәйдан» каналыннан еш кына аның «Улыма» дигән җырын яңгыраталар. «Яшәвемнең олы мәгънәсе син булганга, бәхет кичерәм» дигән юллар бар анда.

– Ул җырны яздырганда берөзлексез еладым. Борыным тыгылды хәтта. Берәр кая китсәм дә, кайтып җиткәнче борчылам. Нишли икән, дим. Авылга кайтканда гел-гел аның белән йөреп булмый. Ул вакытта да борчылам. Илнурым сәламәт булса, ул да кайтыр иде бит, дип уйлыйм инде. Шулай да беркайчан да «Ник балалар йортына тапшырмадым икән?» дип үкенгәнем булмады. Әнкәй үлеп, әткәй ялгыз калгач, аны бер хатынга өйләндергән идек. Менә ул апа безгә килгәч сөйләде. Күршеләрнең чирле балалары бар иде, илтеп бирделәр ятимнәр йортына. Шуннан бик күп тавыклары бәдрәфкә төшеп үлде, үрдәкләрен күсе буып чыкты, сыерлары егылып үлде, ди. Киләсе авырлык барыбер килә ул. Күрәсе хәсрәт ул. Бу балам бик зур байлыгым минем. Аның алдында да, туганнарым, Аллаһы Тәгалә алдында да намусым чиста һәм саваплы эш эшлим. Аллаһы Тәгалә үзе биргән, үзе алсын, берүк, бу дөньяда миннән кала күрмәсен, дим. Мин аннан иртәрәк китеп барам икән, әтисе аны карый алмый. Төнлә 15 мәртәбәләр дә торган чаклар була. Йә йомышын үтәп куя, йә ишекне төя. Аны тынычландырып йоклаткач кына үзем йоклыйм. Сукмыйм да, какмыйм да, типкәләмим дә, «Балам», – дип, башыннан сыйпыйм. Гомере буе ул кадерле бала булып яшәде. Саваплы бала ул, изге бала ул бәбекәем, бишенче каттан егылып төшкәндә дә аны фәрештәләр саклап калды. Шуңа күрә аны теге дөньяга да үзем хәстәрләп озатырга язсын. Өчесен, җидесен, кырыгын үткәреп, чиста урын-җирләр өстендә яткырып озатырга насыйп булсын балакаемны, – дип тели Сәрия Нәбиуллина.

Сау-сәламәт балаларын ятимнәр йортына тапшыручылар бар. Ә менә авыру бала белән гомер буе яшәгән аналар сирәк. Нинди генә теләк әйтсәң дә, мондый аналарга иң кирәге – сабырлык һәм сәламәтлек. Сәрия ханым белән Әниләр көнендә сөйләшкән идек. Бу әңгәмәдән соң аналарның изге җаннар булуына чираттагы мәртәбә инандым. Тик ана күңеле – балада, баланыкы – далада диләр. Балалар да аналарына менә шундый сабыр булсын иде. Аларның бәхиллекләрен алып китәргә насыйп булсын һәркемгә. Ә Сәрия ханым, Әниләр көне уңаеннан, авыру бала тәрбияләүчеләргә үз теләкләрен җиткерде:

– Мин сезгә сәламәтлек телим. Безнең балаларыбыз бездән башка беркемгә кирәкми. Шуңа күрә алар исән вакытта без дә исән булыйк. Мин андый әниләргә үзләре тере вакытта һәйкәл куяр идем. Күңелем белән сизәм, нинди генә авырлык китермәсен, сабыең һәрвакыт синең җаныңнан өзелеп төшкән җимеш. Һәм шунысын да беләм, күз яшьләре аша без барыбыз да бер үк сүзне кабатлыйбыз: «Нинди булсаң да, яратам – балам бит син минем!»

Айгөл ЗАКИРОВА.

Казан – Чаллы – Казан.

Комментарии