- 08.05.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №18 (8 май)
- Рубрика: Дөнья бу
Бу юлы рәхмәт сүзләремне яраткан газетама багышлыйм. Мәктәп укучысы гына булсам да, балалар газетасыннан башка «Безнең гәҗит»не дә укыйм. Шунысы кызганыч, вакытым җитмәү сәбәпле, газетаны кулга алуга укып бетерә алмыйм, кайбер язмаларны кайта-кайта укыйм. Әнием белән кайбер язмалар турында фикер алышабыз. Бигрәк тә «Алло, «Безнең гәҗит»ме?» сәхифәсен бик яратабыз. Үзебезне борчыган сорауларга да җавап табабыз. Кирәк чакта үзебез дә шалтыратабыз.
Шәһәребездә яңа эшли башлаган инглиз мәктәбе буенча аңлашылмаучанлык килеп чыккач та, безгә үз киңәшен Илфат абый биргән иде. Аның ярдәме белән аңлашылмаучанлыкка уңай нәтиҗә ясалды. Яраткан газетам аша бик зур рәхмәт әйтәм Сезгә, Илфат абый!
Бигрәк тә абыем армия сафларында булганда, редакциянең ярдәме бик зур булды. Инде ике ел ярым вакыт узса да, әнием рәхмәтләр әйтеп искә ала ул көннәрне. Ничек вакыт, каян көч табып бетерә торгансыздыр?! Әле бит мактау гына түгел, яман сүзләр дә ишеттерәләр. Мин «БГ»ны бер дә яманламас идем. Татарстан газеталары арасында бер-берсен кабатлап яза торган газеталар бар, «Безнең гәҗит»не алар белән чагыштырып булмый шул! Ул безнең чын дөреслекне генә язучы, курку белми торган бердәнбер газета! Мин үзем дә дөреслек яклы, шәһәребездә, илебездәге ялганны, гаделсезлекне күреп йөрәк әрни. Шуңа да әнием: «Киләчәктә дөреслек өчен көрәшәсең килсә, «Безнең гәҗит» белән араңны өзмә», – ди. Әйе, мин әнием белән килешәм һәм Сездән үрнәк алам! Дөреслекне табарга мин Сездән өйрәнермен. Әлегә барысы өчен дә бик зур рәхмәт әйтәм!!! Рәхмәт әйтерлек тә шул «Безнең гәҗит»! Минем белән килешәсездер?!
Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.
Алабуга шәһәре.
Комментарии