ҖАНЫМНЫ САТАМ – КЕМ АЛА?!

ҖАНЫМНЫ САТАМ – КЕМ АЛА?!

Яңа елда танышым Иринага аждаһа сыны бүләк итәргә ниятләгән идем дә, максатыма ирешә алмадым. Ханым бүләктән баш тартты. Хәзер дин юлында булып, аңа әлеге сыннарны өйдә тоту зур гөнаһ икән. Әле дә менә чиркәүгә ашыгуы, шул сәбәпле минем белән иркенләп сөйләшә алмады. 28 яшьлек ханымның баш-аягы белән дини «диңгезгә» батуы шикләндерде, әлбәттә. Аз гына аралашкан арада да «килә ява, килә ява бер болыт дигәндәй», гел Тәгалә, дин хакындагы темаларга әйләнеп кайтуы да борчуга салды. Моның сере соңрак ачылды.

БӘХЕТ КОШЫ ТОТКАНДАЙ…

Ирина гаиләдә төпчек кыз булып дөньяга килә. Әти-әниләре кызларын өрмәгән җиргә утыртмый, ризыкның тәмлесен, киемнең затлысын кызганмый. Олы улларыннан соң 11 ел көтеп алган кызларының бөтен теләгәнен үтәп, бер алдына, бер артына төшеп, кадерләп, иркәләп кенә үстерәләр.

Ирина тыңлаучан, тәртипле, сабыр холыклы булып үсеп җитә. Мәктәп еллары да артта кала. Башкала техникумнарының берсендә хисапчы һөнәрен үзләштереп, эшкә урнаша. Ә бер елдан соң укуын финанс институтында дәвам итә.

Кыз курсташы Константинга гашыйк була. Тегесе дә Иринага илтифат күрсәтә башлый. Озак та тормый, кәләшен, әти-әнисе белән таныштырырга өйләренә алып кайта. Ирина аларга килеп керүгә, кызның исе китә. Гаилә искиткеч зиннәтле, бай җиһазлы биш бүлмәле фатирда яши. Кызны егетнең әти–әнисе дә ошата. Кечкенә, җиңел гәүдәле, орчыктай бөтерелүче, көдрә чәчле, зәңгәр күзле чибәркәй башка туганнарының да күңеленә һуш килә. Шул көннән башлап, Ирина өчен бәхетле, сәгадәтле, искиткеч тормыш башлана. Озак та үтми, егет кызга өйләнеп, бергә тормыш корып яшәргә тәкъдим ясый.

БӘХЕТ АЛАЧЫГЫНДА

Зурдан кубып, шәһәр рестораннарының берсендә туй уздырганнан соң, яшь хатын өр-яңа ике бүлмәле фатирга кайтып, ире белән шунда яши башлый. Күктән иңгән бәхеткә шатланып бетә алмый: ире, кулына акча карточкасы китереп тоттыргач, үзен патшабикәдәй хис итә башлый. Ял көннәрен кибет, базарларга йөреп уздыра. Шкаф-тартмаларны кием-салымнар, аяк киемнәре белән шыплап тутыра. Ире Константин да бик ярата үзен! Сөеклесе өчен бернәрсәне дә кызганмый, кулларында гына күтәреп йөртә, һәр теләгәнен шунда ук үтәргә әзер тора.

Көтелмәгән бәхеттән башы әйләнгән кызны язмыш дигән нәрсә сынавын дәвам итә. Кайгы-хәсрәт белән түгел, ә бәхет-шатлыклар аша тикшерә. Ирина тиздән Константинның дуслары, гаиләләре, аларның хатыннары белән дуслашып китә. Яңа танышлары белән бергәләп бутик, кибет, сауна, төрле салоннарга сәяхәт кыла. Ире акча эшләгәндә Ирина дус кызлары белән кафе, рестораннарда типтерә. Сөйгәне эштән кайтканда аш пешереп, өй җыеп каршыларга кирәклеге хакында уйлап та карамый.

Ул күктән иңгән, әкияттәгедәй бәхет диңгезендә йөзә. Ханым күзгә күренеп үзгәрә: тагын да чибәрләнеп китә. Күлмәк–итәкләрен, башка кием–салымнарын бераз киюгә, элекке тормыштагы дусларына, танышларына олактыра. Акчаларны уңга–сулга сибә.

ДӨП–ДӨП АЙЛАР ҖИТТЕ…

Ике ел гомере әкияттәгедәй уза аның. Аннары, бәхет өстенә бәхет дигәндәй, уллары Артем туа. Берәр айлап улы тирәсендә мәш килгәннән соң, яшь ана бала караучы яллый. Моның белән беррәттән, иренә әйтеп тә тормыйча, өй эшләрен башкаручы хезмәткәр дә ала. Үзе күнегеп өлгергән бәхетле, мул, кайгы–хәсрәтсез төнге шәһәр тормышына башы-аягы белән чума. Тик тора-бара гаиләдә төрле аңлашылмаучылыклар килеп туа. Бервакыт Ирина иртәнге биштә кайтып төшкәч, ике арада катгый сөйләшү була. Ире аңа гаиләдә хуҗабикә булып, улларын үзенә тәрбияләргә куша. Ирина беразга тынычлана, ире сүзен тыңлап, хуҗалык белән шөгыльләнә башлый. Тик озакка түгел. Ирина дуслар, төнге клублар, рестораннардан башка яши алмый башлый. Гаиләдә кычкырыш–талашлар ешая. Константин, бераз түзгәч, Ирина белән аерылырга карар кыла. Хатыны белән кечкенә сабыена бер бүлмәле фатир сатып алып, аларга күченергә булыша. Шулай итеп, Ирина улы Артем белән Яңа Савин районында яши башлый. Ире баласына алиментны да мул түли.

«Эх, элекке чакларны кире кайтарып алып булса икән! Константин белән тормышымны ничек башларга кирәклеген белер идем дә, тик инде эш узган. Терсәк якын да шул, тик тешләп кенә булмый. Үз бәхетемне үзем балта белән чаптым бит, нинди кешене кулдан ычкындырдым! Күрәсең, көтелмәгән байлыктан, мал-мөлкәттән, исәпсез акчалардан башым әйләнгәндер ул чакта. Үзем генә гаепле барысына да, бәхетемне саклый, кадерли белмәдем шул», – дип телефоннан эч серләрен сөйләде Ирина ханым.

ЭЛӘКТЕРДЕЛӘР…

Аерылганнан соң бик озак аңына килә алмый Ирина ханым. Көннәре гел өйдә, төшенкелеккә бирелеп үтә. Улы көн буе бакчада, ә үзе ятакта аунап уздыра. Шулай бер вакыт танышы аңа эш тәкъдим итә: челтәрле маркетингка чакыра. Гәүдәсен көчкә җыйнап, уй-фикерләрен бергә төйнәп, беренче җыелышка китә хатын. «Сәламәтлек чишмәсе» исемле оешма булып чыга ул.

Ирина төрле группаларга йөри башлый: шәхси, берничә кешедән торганнары, төркемләп. Биредә аларны кайдадыр, кайчандыр, кемдәдер «укып алган диплом»лы укытучылар өч тиенлек товарларын «шудырырга» өйрәтә. Ирина ханымга тиз арада яхшы тормыш вәгъдә итәләр: берничә елдан машина, фатир, чит ил курортлары… Тиз арада баеп китү нияте белән ханым «Сәламәтлек чишмәсе» дулкынына башы-аягы белән кереп чума.

Тот капчыгыңны! Акча эшләргә килгән Иринаның да хыяллары тормышка ашмый: крем, лосьон, бальзам ише әйберләрне алырга атлыгып торучылар бик табылмый. Әлеге оешмага берничә ел рәттән йөрсә дә, алга китеш сизелми. Ә яшь ханым күзгә күренеп үзгәрә. Иринаның әнисе бу хакта болай дип сөйләде: «Балам бик үзгәрде, сәгатьләр буе бер ноктага карап утыра, борын астыннан әллә нәрсәләр мыгырдый башлады. Ул шул рәвешле медитация белән шөгыльләнә икән. Кызым элек миңа карата бик игътибарлы иде. Ә хәзер минем белән биш минут аралашуга кычкырыша башлый, мине «җеннәре» сөйми. Дуслары белән бөтенләй аралашмый, бар белгәне – «Сәламәтлек чишмәсе». Андагы «укытучысы» балам өчен ата-ана да, Хак Тәгалә дә, дуслары да…»

Ирина өйдә кассеталар карый, дини җырлар көйли, медитацияли. Әкренләп өйдәге әйберләр «аяклана» башлый. Имеш, алар энергия алмашынуга комачаулык итә.

Ә бер көнне кунакка килгән әнисе кызы фатирында «Краеугольный камень» исемле китапларына юлыга. Кая карама әлеге дини оешмага кагылышлы брошюралар, китаплар җәелеп ята. Кызы белән сөйләшкән-аңлашканнан соң ана шуны аңлый: бичара кармагына нык эләккән. Бернинди аңлату, үтенү, орышулар, куркытуларның да файдасы тими. Кызның бар белгәне дини темалар, яшәү мәгънәсе, теге дөньядагы тормыш… Ханым инде «Сәламәтлек чишмәсе» белән дә кызыксынмый…

Иринага мин дә шалтыраттым. Сүзне ерактан башладым:

– Бәлки, теге аждаһа сынын һәм башка күчтәнәчләрне кыстырып, яныңа кунакка килеп китәрмен?!

– Мин бит аның ише дөньяви әйберләр белән кызыксынмыйм хәзер.

– Нәрсәләр кызыксындыра соң сине, сеңлем?

– Чиркәүгә йөрим.

– Сер булмаса, әйт әле, кайсына йөрисең? Алар бик күп бит!

– Мин «Краеугольный камень» дигәнен сайладым.

– Ул бит секта, йөрмә син анда башка. Ташла тизрәк, Ира!

– Мин инде традицион дингә караган чиркәүләрне йөреп чыктым. Анда кызык түгел. Ә «Краеугольный камень»да шундый рәхәт!

– Башкалардан нәрсәсе белән аерыла соң ул?!

– Монда мине аңлыйлар, һәрвакыт ярдәм итәргә әзерләр. «Сәламәтлек чишмәсе»ндәге дусларымның барысы да хәзер бирегә йөри. Монда күңел тынычлыгы таптым… Әнә миңа ышанмасагыз, сезгә Гүзәл исемле танышымның телефон номерын бирәм, аның белән сөйләшегез. Ул заманында бик каты авырган иде. «Краеугольный камень» гына коткарды аны. Биредә йөрүчеләр генә бәхетле, бай, сәламәт була ала… – дип лекция сөйләргә керешкән ханымны, сәбәп табып, бүлдерергә туры килде.

«ЮЛӘРЛӘР КЫРЫ» КОРБАННАРЫ

Бүген Русиядә төрле секта, оешма, фонд дип аталучы оешмаларга йөрүче миллионнан артык адепт исәпләнә. Алар корган ятьмәгә аеруча яшьләр килеп каба. Сектага эләгүчеләрнең гаиләләре таркала, аларның психик халәте үзгәрә. Сектадан котылган очракта да элекке адептларны берничә ел дәвамында тернәкләндерү сорала. Әлеге бәлагә тарыганнарның шактые психик авыруларны дәвалаучы клиникаларга эләгә. Моннан берничә ел элек миндә укыган Сания исемле кыз да сектага эләккән иде. Тиз генә зур акчалар эшләү теләге белән ул да «Сәламәтлек чишмәсе» кармагына килеп каба. Биредә эшләүчеләргә «Гакыл гыйлеме» лекцияләренә йөрергә тәкъдим итәләр. Сания дә языла. Шул рәвешле берничә дистә кеше Фаина Зорина «кочагына» килеп каба. Лекцияләр төрле урыннарда уза: Химиклар мәдәният сараенда, мәктәпләрдә, клубларда… Әлеге лекцияләрне тыңлаучылар әкренләп зомбига әйләнә бара. Татарстанга килеп төпләнгәнче, Фаина Зорина Украинаның Конотоп шәһәрендә яши. Биредә аны, дәүләт милкен үзләштергән өчен, РФ Җинаятьләр кодексының 92 матдәсе буенча хөкемгә тартырга тиеш булалар. Тик ханым, амнистиягә эләгеп, җәзадан котылып кала. Казанга күченеп кайтып, «Гакыл гыйлеме» исемле шәхси предприятие оештырып, Татарстанда миләрне агулау эшен оештырып җибәрә. «Гуру» Фаина лекцияләренә йөри башлаган көн – яңадан туу булып исәпләнә. Сания өчен Фаина әни дә, гаилә дә, Бөек Гакыл да, Аллаһы да була. Гуруның һәр сүзе – закон! Тиз арада кыз өеннән китә, туганнарыннан, якыннарыннан ваз кичә. Тик Зорина гына үзен сектант дип исәпләми, психотерапевт та түгел. Ул чираттагы «юләрләр кырында» акча эшләүче генә. Әнә бит, «Сәламәтлек чишмәсе» үз пәрәвезенә эләгүчеләрне аңа озатып кына тора. Ул вакытта ТР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре шундый нәтиҗә ясаган иде: Саниягә карата кулланылган, аның психикасы какшаган. Сания белән күптән түгел очрашып сөйләшкән идем. Дүрт ел узуга карамастан, кызый дәвалау–сихәтләндерү курслары узарга мәҗбүр. Елына ике тапкыр шифаханәдә ятып, дәваланып чыга.

Бүген «Сәламәтлек чишмәсе» бизнесы пәрәвезендә меңәрләгәннәр бәргәләнә. Биредә аларның җаннарын суырып, калган ит–сөякләрен, «Гакыл гыйлеме» («Наука разума»), «Краеугольный камень» һәм башка шуның ише секта кочагына олактыралар. Әлеге оешмалар бүген дә шәһәр үзәгендә миләрне эшкәртеп, җаннарны суырып, иркенләп яши бирәләр.

Мәдинә НУРУЛЛА.


ҖАНЫМНЫ САТАМ – КЕМ АЛА?! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии