Бозылган тарих киләчәгебезгә балта чаба

Хәзерге көндә Татарстанда кайбер тарихчылар тарафыннан, халкыбызны саклау һәм үстерү урынына, аны киметү һәм юкка чыгару сәясәте алып барыла. Моны безгә аңларга һәм тизрәк төзәтергә кирәк.

Бөтендөнья тарихында, шул исәптән рус тарихында да монгол-татарларның күп халыкларны кырып юк итүләрен, аларның авыл-шәһәрләрне җир белән тигезләүләрен ачык мисалларда фаш итәләр, аларны хәтта кеше ашаучылар итеп күрсәтәләр. Көнбатышта татар сүзе хәзер бары тартар формасында гына кулланыла, ә андагы халык бу сүзне иң элек тәмуг кешеләре, кыргыйлар мәгънәсендә, ягъни акыллылар тирәсеннән куылырга тиешле кешеләр дип аңлый.

Рус һәм башка халыклар мәктәпләрендә укучы татар балалары, 6нчы сыйныфтан башлап, тарих дәресләрендә һәм дәреслекләрендә татарны (Чынгызхан татарларын да, хәзерге татарларны да бер-берсеннән аермыйча берләштереп) кеше ашаучылар, илләрне, шәһәрләрне җир белән тигезләүчеләр буларак өйрәнәләр һәм аларда татар булырга теләмәү уе туа һәм ныгый. Хискә бай балалар бу дәресләрдән соң өйгә: «Мин татар булмыйм!» – дип елап кайта.

Бу тискәре күренешне Бөтентатар иҗтимагый үзәге җитәкчелеге дә таный, «Звезда Поволжья» газетасында (№15) алар бик борчылып, мөрәҗәгать бастырдылар. Татар халкы бетүгә бара, юклыкка тәгәри. Моның төп сәбәбе халкыбызның физик кимүендә түгел, ә балаларыбызның, оныкларыбызның татар булудан баш тартуларында. Баш тартуны гасырлар буе килгән милли рух төшенкелеге һәм татарның дәрәҗәсе төшү тудыра.

Дөнья тарихындагы Чынгызхан татарын хәзерге татар белән бер үк халык итеп карау сәясәтен татар тарихы фәненә иң элек Д.Исхаков алып керде: руслар Чынгызхан татарларыннан курыкканнар, бездән дә куркып торсыннар әле, шуңа күрә без үзебезне Чынгызхан татары дәвамы дип аңлатыйк, Болгардан баш тартыйк, борынгы, иң беренче илебезне Монголия дип аңлатыйк дигән пропаганда башлады.

Тамырыннан ялгыш бу фикергә иң элек тарих институты, аннан соң «Звезда Поволжья» газетасы, тагын берничә тарихчы һәм тарихтан ерак торучы берничә интеллигент кушылды.

Тарих институты 2002нче елгы халык санын алуга әзерләнү тәртибендә «О единстве татарского народа» (эчтәлеге буенча «О единстве современных татар с чингизидами-татарами») дигән конференция үткәрде. 2002нче елгы сан алу нәтиҗәләре буенча, моңа кадәр һәр елга 1% ка күбәеп килгән татарларның саны артуы 0,1% ка калды, арту 10 мәртәбә кимеде. Ә 2010нчы елгы сан алу нәтиҗәләре буенча татарлар 280 меңгә кимеде. Татарстанга чит илләрдән 9 ел эчендә (2002нче елдан 2010нчы елга кадәр) 50 мең тирәсе татар кайткан. 50 мең татар кайтмаган булса, татарлар санының кимүе 330 мең булыр иде. Моңа балалар тууның кимүе генә түгел, мәктәп елларында мин монгол-татар булырга теләмим дигән татарларның татар дип язылмаулары дә сәбәп булгандыр.

Хәзерге татар халкын Чынгыз татарлары белән тиң итеп караганлыктан, татарларның шактый күбе, бигрәк тә чит илләрдәгеләре үзләрен татар дип атарга кыенсына, татар икәнен яшерә.

Тарих институтыннан Д.Исхаковны Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең ярдәмчесе итеп тәкъдим иттеләр, шуннан соң татар конгрессы да хәзерге татарны монгол-татар ерткычлары дәвамы дип эш итә. Тарих институты хәзерге татарларны хәзер яшәгән җирләрендә килмешәк итеп күрсәтә, безнең бабайлар йә Алтайдан, йә Монголиядән килгәннәр, имеш, бу территориядә, татарлар килгәнче, фарсылар яшәгән, имеш.

Болгар илен Алтын Урданың үзәге булган дип күрсәтү дә ялганга корылган. Хәзерге татарларның тарихы электән дөрес тикшерелә һәм языла иде. Без җирле халык, кайдандыр килгән килмешәк түгел, безнең бабайлар бик борынгыдан ук хәзерге җирләрендә яшәгәннәр, дип өйрәнелә иде.

Хәзерге Казан тирәләрендә яшәгән бабаларыбызның б.э.к. IV гасырда ук археологик эзләре сакланган. Казан шәһәрен дә кусөннәр (ак йөзле сөннәр/хуннар) һәм ассөннәр белән бергәләп, Болгар шәһәренә кадәр күпкә иртә салганнар. Кусөн сүзе косан булып үзгәреп киткән. Батый яулары чорында ас һәм сөннәр арасында ас кабиләләре өстенлек алганнар. Шуңа күрә Батый болгарларны, асларны һәм русларны яулап алам дип фикер йөрткән. Димәк, бу тирәләрдә б.э.к. үк төрки телле сөннәр (хуннар) һәм аслар яшәгән.

Болгар дәүләтенә кадәр безнең элгәрләрнең биар (бай кешеләр) дигән төркемнәре, башкалардан өстен чыгып, Биарым (Биармланд) илен төзегәннәр. Удмурдлар бүген дә безне татар дип белми, бигер (бәкэр) (бай кешеләр) дип атый.

Болгар дәүләте төзелгәч, аның эчендә болгарлар белән бергә нугай, суас, косан һ.б. кабиләләр дә булганнар. Марилар безне бүген дә сюас дип атый, казахлар нугай ди, борынгы руслар безне кусян/косан дип атаганнар, Кусян (Казан) шәһәре төзелгәч кенә казанцы дия башлаганнар. Безнең халыкны бер генә күрше дә татар дип атамаган.

Татар сүзен, дөресрәге, тартар (тәмуг кешеләре) сүзен Петр I һәм Екатерина тарафыннан Германиядән чакырылган немец укымышлылары барлык көнчыгыш халкын, соңрак барлык мөселман төркиләрне атау өчен кулланганнар. Шул татар сүзе бик күп төркиләргә, күбрәк очракта әзәрбайҗаннарга кереп урнашкан.

1920нче елларда республикалар төзелгәндә, бездән башка барлык төркиләр татар сүзеннән баш тартканнар, бары М.Солтангалиев һәм Г.Ибраһимов кына, без бөек, көчле татар булып калыйк дигән сылтау белән, Ленинны Болгар яки Казан республикасы дип түгел, ә Татар республикасы дип атарга күнектергәннәр.

Хәзерге татар халкы урта диалектта сөйләүче Казан һәм мишәр диалектында сөйләүче болгар халыклары консолидациясеннән тора, ул йә Казан, йә болгар исемен йөртергә тиеш. Безнең халык монгол-татардан бернинди үзенчәлеген – телен дә, антропологик тибын да, гореф-гадәтләрен дә, культурасын да алмаган.

Хәзерге татар халкы татардан килми, шуңа күрә аны татар дип атамаска кирәк иде, ләкин атаганнар шул, хәзер ул күнегелгән исем булып киткән, шуңа күрә татар сүзеннән бәлки баш тартып та булмас, ләкин аны монгол-татар ерткычлары калдыгы дип раслаудан, Алтын Урданы безнең дәүләт дип исбатларга тырышудан туктарга вакыт. Бу тырышлыгыбыздан башка халык вәкилләре көләләр генә, чөнки Алтын Урда составында үзбәкләр дә, кыргызлар да, казахлар да, әзәрбайҗаннар да, башкортлар да яшәгән. Бу халыкларның берсе дә Урданы үзенеке генә дип санамый, русларның «Орда» фильмына каршы көрәшеп, Урда кимчелекләрен үз өсләренә алганнары да юк. Бары хәзерге татарның тарихта сай йөзгән интеллигенциясе генә бу көрәшне изге көрәш дип саный, хәзерге татар халкының үсешенә аяк чала.

Халкыбызны киметүгә, юкка чыгаруга алып бара торган «без көчле монгол-татардан киләбез» дигән әкиятне юлдан алып ташлый алмасак, халкыбызны саклау һәм үстерү тырышлыгыбызның да нәтиҗәсе булмаячак.

ТР ФА академигы, татар халкын үз җирләрендә килмешәк түгел дип аңлаткан китаплар авторы проф. М.З. ЗӘКИЕВ.

Бозылган тарих киләчәгебезгә балта чаба, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии