Хәтер көнендә булдым

Авырып торуыма карамастан, 15 октябрьдә Казанда булган хәтер көненә бардым. Бабаларыбыз рухына дога кылу, Сөембикә манарасы янында намаз уку күңелләрне нечкәртте. Уйлап карасаң, шаккатарлык бит. Нинди яуга каршы торырга көч тапкан бит безнең бабаларыбыз. Динен югалтып, телен онытып барган милләте өчен көенеп, төшенкелеккә бирелеп яткан күңелемә шатлыклы җан азыгы булды бу .

милләтенең бүгенге хәленә битараф булмаган, киләчәк өчен борчылган кешеләрне тыңлагач, өмет чаткылары уянды. Бигрәк тә чыгыш ясаганда, мәйдан “Азатлык! Азатлык!” дип кычкырып торды. Шул ук вакытта берәү бик каты сызгыра, кычкыра башлады. Фәүзия ханым аны сабыр гына тыңлап торды да: “Уламагыз, гомер буе безнең өстән улап торасыз. Безне улап куркыта да, туктата да алмассыз”, – диде. Шуннан соң сызгыручы булмады. Трибунага чыгып чыгыш ясаучылар күп булды. Артист Әзһәр Шакиров трибунага чыгып суыкта калтырап торган әби-бабайларны: “Тик тора белмисез, тыңламыйсыз, ваемсызлар”, – дип сүкте дә Сөембикә манарасы янына баруны кирәк тапмыйча, өенә кайтып китте.

Язучы Айдар Хәлим сокландырды мине. Минем Зөя утравы турында кычкырып әйтергә курыккан фикерләремне ул бөтен халык алдында ачты да салды. Татар халкының йөрәгендә үткен хәнҗәр булып кадалып торган Зөя утравындагы чиркәүләрне торгызырга тотынган безнең элекке Президентыбыз. Археологлар казыну эшләре алып барганда, биредә руслар яулап алганчы татарлар яшәгәнлеген ачыклаган. Димәк, аларның монда зиратлары, мәчетләре булгандыр. Шулар өстенә чиркәүләр салынган. Шул чиркәүләрне төзекләндерәләр хәзер. Бу татарны мыскыл итү түгелме? Мәскәү һәм руслар алдында ялагайлану түгелме бу? Трибунага чыгучыларның һәрберсе мәйданга халыкның елдан-ел азрак килүенә зарланды. Мәйданга килгән аз гына халыкның бер бөртеге буларак үз фикерем бар. 15 октябрь эш көне булды. Димәк, теләгән кеше дә килә алмады. Пенсионерлар кими бара. Безнең бистәдән генә дә Хәтер көненә йөрүче 4 кеше үлде. Җитмәсә, ул көннәрдә салкыннар, карлы яңгырлар булып тора. Килгән кешеләр дә кайтып китә. Шуның өстенә, Хәтер көнен 12 октябрьдә үткәрсәк төгәлрәк булыр диючеләр дә бар. Әгәр берәр чара күрелмәсә, Хәтер көне акрынлап бетәчәк. Тәкъдимем шундый: Хәтер көнен һәр август аеның беренче якшәмбесендә билгеләп үтәргә. ханлыгын явыз Иван гаскәрләренең яулап алуы август аенда башланган. Ул чорның һәр көне дәһшәтле һәм фаҗигале булган. Татар каны елга булып аккан. Аның һәр көнен искә алып баш иярлек.

Фазыл ЙОСЫПОВ,

Яшел Үзән районы, Түбән Карамалы авылы.

Бөек Болгар: берләштерерме, таркатырмы?

Президентлыктан китү белән республикадагы ике тарихи ядкәрне торгызуга алынды. Берсе – борынгы ата-бабаларыбыз динен кабул иткән изге җир Бөек Болгар шәһәрчеге булса, икенчесе – Явыз Иванга 1552 елда Казанны яулап алу өчен ныгытма-плацдарм ролен үтәгән Зөя утравы. Беренче Президентның бу гамәле тирәсендә әлегә кадәр бәхәсләр тынмый. Түбәндә Себер якларында яшәүче милләттәшебезнең Минтимер Шәймиевкә ачык хатын бастырабыз.

АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович!

Сез татар дөньясында бик абруйлы шәхес, сүзегез һәм эшегез җитди кабул ителә, бигрәк тә яшьләр арасында.

Хәзер Сез бик кирәкле эш башкарасыз – Алтын Урда шәһәре Болгарны торгызу белән шөгыльләнәсез. Әлбәттә, бу бик изге эш. Әмма аны Идел Болгарстаны һәйкәле итеп таныту һәм Алтын Урда әһәмиятен, хәлиткеч ролен күрсәтмәү борчу уята.

Болгарның тарихи һәйкәлләре XIII-XIV гасырларда салынган, ягъни алар Алтын Урда һәйкәлләре булып тора. Алар Русиядә бер генә урында – нәкъ Болгар шәһәрендә генә сакланып калган. Бу һәйкәлләрнең Идел Болгарстанына катнашы зур түгел.

Башка бик күп татарлар кебек ук, мин дә безнең төп ата-бабаларыбыз Алтын Урда татарлары булган, дип саныйм. Бату хан белән килгән татар-монголлар да бик зур, позитив роль уйнаган. Татар халкының бишеге булган Җүчи Олысына алар нигез салган. Татар этносы Алтын Урда дәүләтендә төрки һәм башка халыкларның кушылуы нәтиҗәсендә туган. Бәлкем, кемдер үзен татар-монгол явы, Бөек Дала вә Урда белән бәйлисе килмидер, әмма бу безнең төп тарих.

Сез: “Татар тарихы катлаулы, аны болгар чорына гына кайтарып калдырырга ярамый”, – дип әйткән идегез. Фикерегезне үзгәртмәгәнсездер дип өметләнәм.

Болгарчылыкның җәмгыятьтә яклау табуы бик тә куркыныч. “Татар” горур атамасын “читтән көчләп тагылган ахмак кушамат” дип әйтүче аерым “җәмәгать эшлекләре” өчен миңа оят. Моның белән берничек тә килешә алмыйм.

“Болгароцентризм” татар халкын таркатуга һәм ахыр чиктә юкка чыгаруга китерергә мөмкин. Казан татарларының территориаль яктан (этник яктан түгел) болгарларга бераз катнашы булса да, башка төбәк милләттәшләренең, Себер, Әстерхан татарлары, мишәрләрнең болгар кабиләләре белән бернинди бәйләнеше юк.

Болгарларга чамадан тыш игътибар бирелгән чорда үскән буын киләчәктә “татар” горур атамасыннан баш тарта башлар, шул рәвешле татар халкы таркалачак, дип шикләнәм.

Болгарлар татар халкын төзүдә катнашса да, аларның роле хәлиткеч түгел. Минемчә, болгарлардан чуаш милләте чыккан.

Сез акыллы җитәкче һәм артык күпертүләрне гаеп итеп килдегез. “Болгароцентризм” шундый куркыныч әйберләрнең берсе ул. Ул Сезнең бөек хезмәтләрегезгә күләгә төшермәс дигән өметтә калам.

Хөрмәтле Минтимер Шәрипович, мин Болгарны Алтын Урда һәйкәле итеп танытуны үтенәм.

Хөрмәт белән

Искәндәр ӘХМӘДОВ,

Бөтендөнья татар яшьләре форумы (Җыены) шурасы әгъзасы,

Томск өлкәсе яшьләр парламенты әгъзасы.

P.S. Шушы хатның авторы Искәндәр Әхмәдовка күптән түгел Минтимер Шәймиевтән җавап килде.

Анда ул Болгарның Идел Болгарстаны белән генә түгел, Алтын Урда белән бәйләнешен дә таный. “Чыннан да, Сез язганча, Болгарның чәчәк атуы Алтын Урда чоры белән бәйле. Ул XIII гасырның 40-50нче елларында Җучи Олысы ханнарының башкаласы булган, анда сакланып калган архитектура һәйкәлләре шушы чор белән бәйле”, – диелә Шәймиевнең җавабында.

Шәймиев төрки-татарларның уртак мирасын төрле халыкларга һәм чорларга бүлмичә, алардан баш тартмаска, һәрберсенә саклык белән карарга чакыра.

Татарстанның беренче Президенты үзенең җавап хатында “болгароцентризм”, “урдацентризм” яки һәм башка шундый берьяклы хәрәкәтләрне гаепли. Шул ук вакытта ул Болгарның монгол явы килгәнче үк Идел буендагы чәчәк атучы сирәк шәһәрләрнең берсе булуын һәм XV гасырда җимерелгәннән соң да татар халкын тартып, берләштереп торучы урын икәнлеген искәртә. Шәймиевнең хаты “Бөтен Евразия киңлекләрендә яшәгән татарларның бердәмлеген аңлауны формалаштыру Болгарны торгызу проектының бер өлеше булып тора”, – дигән белдерү белән тәмамлана.

Минтимер Шәймиев Искәндәрне шул мәсьәләдә алга таба да хезмәттәшлек итәргә чакырды. Яшь җәмәгать эшлеклесе Искәндәр Әхмәдов һәм аның фикердәшләре үз конкрет тәкъдимнәрен әзерләргә булган.

Комментарии