- 10.03.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №9 (10 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Кечкенә Фәридә шигырьләрен 5-6 сыйныфларда укыганда ук яза башлый. Апас районының Чирмешән авылы мәктәбе әдәбият түгәрәгенә йөргәндә кабынгандыр беренче очкыннар. Түгәрәк җитәкчесе Фәния апасы Гайнетдинова әлеге очкыннарны кыз күңелендә ялкын итеп тергезеп җибәрә. Фәридә Хаҗиеваның беренче шигырьләре стена газетасында дөнья күрә.
Багыш мәктәбенең башлангыч сыйныфына укырга кергәч, беренче укытучысы Бану апа кызга: «Син я җырчы, я рәссам булырсың!» – ди. Әлеге шәхес Фәридәнең иҗатка сәләтен дөрес күреп алган. Фәридә Хаҗиева бүген дә шигырьләр иҗат итеп яши. Гомумән, ул язарга ярата. Теләсә кемгә түгел, вакланып торуны кулай күрми, «дәү абыйлар» белән генә эш йөртә. Мөрәҗәгатьләрен гел Илбашларына, зур кешеләргә генә юллый. Һәм ул язган әлеге хат-мөрәҗәгатьләр аның үзенә генә түгел, ә ватандашларына да яшәү шартларын яхшыртырга булышты, дип чын күңеленнән ышанып яши.
БРЕЖНЕВКА ХАТ
Беренче хатны ул Леонид Ильичка юллый. Әйе-әйе, нәкъ менә Брежневның үзенә. Ризыкларга, аеруча, ит-казылыкка кытлык сизелә башлагач, Фәридә ханым Мәскәүгә хат яза. «Мәскәүдән халык капчыклап ит, колбаса ташый. Кибетләрдә әлеге продуктларның исе дә калмады. Базарларда да иртән иртүк чыксаң гына ит сатып алырга була. Казанлылар кайчанга кадәр Мәскәүдән букчалап ашарга ташырга мәҗбүр булыр икән?» – дигән юллар була хатта. Озак та көттерми «акбашлы» дан җавап хаты да килеп төшә. Анда эшне уңай якка чишәргә ышандыралар. Чыннан да, бер ай эчендә, Казанда иткә, колбасага талоннар кертелә.
ГОРБАЧЕВКА ХАТ
Хат язып канатланган, беренче чирканчык алган Фәридә ханым Горбачевка да яза. Каравай бистәсендә яшәгән вакыты була аның. Шактый ризык талонга бирелә башлый. Ә үзлегеннән, «самовольно» төзеп кергән йортларда яшәүчеләр, пропискалары булмау сәбәпле, талонсыз кала. Шушы хакта хатларның чираттагысы Мәскәүгә «оча».
– Озак та тормый әлеге йортларны теркәргә рөхсәт иттеләр, анда яшәүчеләр пропискалы булды. Түрәләргә язсаң, иренмәсәң, күп нәрсәгә ирешергә була бу тормышта! – дип чын күңеленнән сөенеп сөйләде әлеге вакыйга хакында Фәридә ханым.
Түрәләргә, Илбашына, төрле җитәкчеләргә язган хатларның үтемлелеге, нәтиҗәлеге хакында ул рәхәтләнеп, кинәнеп бәян итте. Шушы хатлар аңа фатир алырга да булыша әле. Хәтта берничә мәртәбә елмая аңа мондый бәхет. Беренчесендә Фәридә ханымга «Чаян» журналы ярдәм итә. Үз йорты белән яшәгәндә, утын юнәтү бик авыр булу сәбәпле, мичкә полиэтилен тыкканда ул битен һәм тәнен пешерә. Эш урынында фатир сорап озак вакытлар мөрәҗәгать итсә дә, аны тыңларга да теләмиләр. Пешкәннән соң, ул тагын җитәкчеләре янына юнәлә. Аңа:
– Балаларыңны приютка бир дә, үзең тулай торакка күченеп яшә! – диләр.
Гарьлегеннән Фәридә Хаҗиева берьюлы өч гариза яза: горисполкомга, горонога, эшләгән җиренә. Хатларны туп-туры «Чаян» га илтә. Журнал мөхәррире Рәшит Зәкиев аңа исе китеп:
– Син нәрсә, чыннан да, балаларыңны приютка бирергә җыенасыңмы? – дип сорый.
– Алардан котылырга теләсәм, сезгә килеп тормас идем, хатларымны турыдан-туры ияләренә илтер идем! – дип җавап кайтара Фәридә…
«Чаян»да тозлы-борычлы сатирик мәкалә басылганнан соң, Фәридә Хаҗиева фатирлы була, Маяковский урамындагы йорттан ике бүлмә бирәләр үзенә!
ГЕНЕРАЛГА ХАТ
Генерал Шапошниковка да хат язарга туры килә аңа. Улы армиягә киткәнче үк башлы-күзле була аның. Фәридә яшь киленне бик кызгана, тегесе ирен сагынып еш кына балавыз сыга. Озак уйлап тормастан, тәвәккәл ханым генералга хат юллый:
– Патша заманында ир бала тугач, ат биргәннәр! Ә мин әзмәвердәй улымны ил сакларга җибәрдем! Яшь хатыны өйдә тилмерә, – дип яза ул генералга. Баласын Казанга кайтаруын үтенә. Чыннан да, Курган өлкәсенең Шадринск шәһәрендә хезмәт итүче улы солдат хезмәтен туган шәһәрендә дәвам итә! Кунакка, хатыны янына да еш кайткалап йөри!
ПУТИНГА ХАТ
Фәридә Хаҗиева 1971 елда Казан трамвай депосына эшкә урнаша. Озак еллар буе фатирга чиратта тора. Беренче урынны кузгалмыйча, сигез ел дәвамында «саклап» утыра. Тик көтелгән фатирны гына бирергә ашыкмыйлар. Югыйсә Маяковский урамындагы алар гаиләсе яшәгән йорт күптән хәрабә хәлендә бит! Түбәләре төртсәң ишелергә тора, идән такталары арасында аяклар кысылып кала. Бәдрәфенә керергә куркыныч… Бик тилмергәч, аптыраганнан Президент Путинга туган көне белән котлап, хат язарга ниятли. Исәбе бәйрәм белән тәбрикләү булса да, тормыш, көнкүреше хакында да бераз «тырнап» ала ул.
– Гомерем буе бер оешмада эшләдем, әмма фатир гына бирмиләр. Күпме түзәргә була инде? Тормышымда мин шигырьләр язып юанам. Тик аларны иҗат итәргә тыныч, якты бүлмәм генә юк. Мөмкин булса, Идел елгасы буена бер вагончик кына куяр идем дә шигырьләремне шунда «тудырыр» идем! Эх, берәр киң күңелле абзыкай үзенә кирәкмәс вагончик бүләк итсә иде миңа! – дигән юллар да була әлеге хатта.
Сүзгә үткен, тапкыр ханым Президент белән бер үк көнне туганын да язарга онытмый. Кул сәгатен дә, Путин кебек уң кулында тагып йөргәнлеге хакында да искәртә. Бер айдан Мәскәүдән хат килеп төшә. Анда Фәридә Хаҗиеваның фатир мәсьәләсен уңай хәл итәргә диелгән була.
Җомга көнне торак идарәсе вәкилләре аларга шалтыратып, яңа фатирга күченергә дигән фәрман ирештерә. Гомердә шимбә көнне эшләмәгән торак идарәсе ял көннәрендә дә эшләргә мәҗбүр була.
Шул рәвешле Хаҗиевлар гаиләсе Азино бистәсендә биш бүлмәле фатирлы була.
ЧИРАТТА – МЕДВЕДЕВ!
Фәридә ханымга генераллар, Илбашлары, Президентлар белән аралашу ошап китә. Медведевка да язар сүзләре шактый җыелган аның. Дөрес, бу хакта ул миңа әлегә бик ачылмаска кушты. Шуңа күрә мин серне тулысынча җәеп салмыйча, «Безнең гәҗит» укучыларына пәрдәнең бер кырыен гына күтәреп, сөйләргә булдым. Кыскасы, Төп Закон – Конституциядә бер «тишек» тапкан ул. Җыеп кына әйткәндә, әгәр аның уйлаган планнары барып чыкса, Фәридә ханым Татарстандагы иң бай ханымнарның берсенә әвереләчәк. Инде хат Мәскәүгә – Медведев тарафына юл алган. Нәтиҗәсен күп көтәсе калмады. Әгәр эш уңышлы барып чыкса, әлеге серне беренчеләрдән булып «Безнең гәҗит» укучылары беләчәк! Байыйсы көннәребез алда әле, билләһи!
Мәдинә НУРУЛЛА
ХАТ ЯЗАРГА ЯРАТУЧЫ ФӘРИДӘ ХАҖИЕВА,
Комментарии