- 10.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №26 (6 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Моннан биш-алты еллар чамасы элек танышым эш таба алмый интеккән иде. Үзе пенсиягә чыкты гына, ире инде еллар буе эшләмәскә күнеккән: сәрхүшлектән интегә. Наркоман улы да гел акча таптыра. Ары кагылды, бире сугылды, бичара, тик пенсия яшендәге кешене эшкә алырга атлыгып торучы гына табылмады. Баштарак аны кадрлар агентлыгына барырга шактый «кодаласам» да, риза итә алмадым. Шулай да тилмереп, изаланып беткәннән соң, миңа ияреп барырга булды. Гаврилов урамындагы йортларның берсендә урнашкан әлеге кадрлар агентлыгы бала караучылар, йортта булышчылар, хезмәтчеләр белән тәэмин итү юнәлешендә эшли. Шунда анкета тутырып, 300 сум акча түләп, өйгә кайтып киттек тә эшкә чакыруларын көтәргә керештек.
Ике көннән соң Валентинаны чакырып та алдылар. Башта аңа төрле гаиләләрдә тәрәзә чистарту, юу вазыйфасы йөклиләр. Аның эшне чиста, пөхтә, җиренә җиткереп башкаруын күргәч, вазыйфаларның катлаулыларын да өстиләр. Ул атнасына берничә тапкыр төзелеш тәмамланган йортларда юу-чистарту эшләре белән шөгыльләнә. Төрле четерекле очраклар белән дә очрашырга туры килә Валяга. Бер коттеджга эшкә килгәч, олпаттай эт көчкә ботарлап ташламый үзен. Икенче бер адрес буенча баргач, исерек ир кочагыннан көчкә чыгып ычкына… Ике ай чамасы сыналганнан соң, Валентинага авыру карарга тәкъдим ясыйлар. Шулай итеп, ул Таулар бистәсендә яшәүче 42 яшьлек Сережа Сергиенколар гаиләсенә килеп керә. Сережа алты ел дәвамында бүлмәсеннән чыкмый, тулысы белән кеше күзенә карап торырга мәҗбүр. Кайчандыр таза, сау, чибәр, олпат гәүдәле юрист бүген ятакта гомер уздырырга мәҗбүр. Ул – икенче группа инвалид.
Aвыруының башы студент елларына барып тоташа. Үзе сөйләвенчә такы-токы туклану нәтиҗәсендә аның организмы хәлсезләнә. Дүртенче курста укыганда ук өйләнүен дә ул ялгышу, дип аңлата. Яшь гаиләне туендыру, киендерү тулысы белән аның җилкәсенә төшә. Бер-бер артлы туган ике баласын аякка бастырыр өчен Сережага ике урында эшләргә туры килә. Авызына тәгам дә алмыйча уздырган көннәре шактый була аның. 34 яшендә Сергейның хәлләре тагын да катлаулана: аксап, култык таяклары ярдәмендә йөрергә мәҗбүр була. Ә ике елдан соң тәмам аяктан егыла. Тик өметен өзми ул, тереләчәгенә ышана. Компьютерда төрле чыганаклардан сихәтләнү ысуллары хакында укып, шулар ярдәмендә терелүенә инана. Хәтта үз методикасын булдырып, аякка басу юлында планлы эш алып бара. Югары кан басымыннан интеккән ир-ат әлеге бәладән үзе тикшереп, эзләп тапкан юл аша тулысы белән котылган. Хәзер туганнарына, дусларына ярдәм итә.
Валентинаны да, Сергей ярдәме белән, кан басымы борчымый башлаган. Үз авыруы да кимүгә юл тота. Ул инде хәзер шактый вакыт утырып тора ала. Терелүгә өметен өзми.
– Сережаның үҗәтлегенә исең китәрлек, – дип сөйләгән иде бер очрашкач Валентина. Көннәр буе интернетта актарынып, үзе шикеллеләр белән аралашып, тормышыннан тәм табып яши. Хатыны Лианага да сокланмый мөмкин түгел. Эштән буш вакытларында ирен бер минутка да ташламый ул, гел аның тирәсендә бөтерелә. Хәтта чираттагы ялын да Сережа янында уздыра. Ә бит ире таякка калгач, гаилә таркала. Өч еллап аерым яшәгәннән соң, яңадан кушылып яши башлый. Тормыш Лиана белән Сергейны эшлекле килешү төзергә мәҗбүр итә. Ирен карау бәрабәренә өч бүлмәле фатир хатын исеменә күчереп язылган. Тик менә Сережаның ике улы гына әтиләрен бөтенләй санга сукмый. Бүлмәсенә кереп хәлен белү түгел, хәтта коридорда очрашкач, исәнләшмиләр дә. Әтиләренә артык кашык, яшәргә комачаулаучы барьер итеп карыйлар. Өч айдан соң әлеге гаилә белән аерылышырга туры килде миңа. Көненә 320 сум акча мыни инде ул?! Өч тапкыр ашатырга, эчертергә, күтәреп утыртырга, олы һәм кече йомышларын башкартырга…Мин бит инде олы кеше үзем дә, Сергейны бик кызгансам да, алардан китәргә туры килде.
САРАН «БУХГАЛТЕР»
– Бу юлы мине эшкә урнашырга шәһәрдәге дәүләт предприятиеләренең берсенә җибәрделәр. Минем шикеллеләр биредә шактый җыелган иде, –дип дәвам итте кыйссасын танышым. Күбесе – ирләр, аларның хуҗа белән аралашканы ачык ишекләр аша ишетелеп тора. Аның янына кергән һәр кеше шатланып чыга, һәрберсе үзе теләгән эшкә урнаша. Чират миңа да җитте. Ике арада шундый сөйләшү булды:
– Бакча эшләренең рәтен беләсезме?
– Әлбәттә, мин бит – авыл баласы.
– Алайса, минем Атлашкинода урнашкан бакчада эшләргә риза булырсызмы? Көненә 800 сум түләрмен.
– Иртәгәдән эшкә чыгарга әзермен.
Шулай итеп, мин бакчачы булып киттем. Иртәгесен әлеге предприятиенең хуҗасы машинасына утыртып, мине бакчасына илтеп куйды да эш фронты бүлеп бирде: җир казырга, өч түтәл виктория утыртырга.
Рәхәтләнеп, кинәнеп эшләп ятканда, бакчага бер төркем ир-ат килеп төште. Тиз генә ашап-эчеп алганнан соң, җәһәт кенә эшкә дә керештеләр. Бакчаның буеннан-буена койма тоттылар, мунча түбәсен алыштырдылар. Ул көнне мин дә Казанга кайтырга әлләни ашыкмадым. Утырып кайтырга машина булганга сөенеп, кичке тугызларга кадәр бакчада эшләдем. Кайтыр юлда егетләр белән әңгәмә куерып китте:
– Бигрәк җитез инде үзегез, күз ачып йомганчы эшегезне башкарып та куйдыгыз! Күпме түли инде хуҗа сезгә шуның өчен?
Соравымны ник биргәнемә үкенергә туры килде, егетләр бер авыздан зарланырга тотынды:
– Иртәдән кичкә кадәр эшлибез, көн ахырында үзенең дачасына озата әле өстәвенә. Көненә 500 сум түли ул безгә, шулай килешенгән. Үз бакчасында эшләгән өчен, ичмаса, кеше башына өстәп 200шәр сум гына түләсә дә, күңелебез булыр иде. Бөтен кирәк-яракларны бушка китерттерә бит болай да, кесәсеннән бер тиен дә чыгармый. Хуҗалар талап ята инде предприятиене, өйгә кайчан кайтып җитәбез, ә бит иртәгә тагын иртүк эшкә барасы.
Икенче көнне су сибәргә, койма буярга тиеш булдым. Аннары йортны юып чыгарырга, иртәгесен мунчаны рәткә кертергә, аннары бакча эшләре китте… Тик Атлашкинода урнашкан бакчага барулары үзе бер михнәт булып чыкты. Ай буе электричкалар йөрмәде, тимер юлларда «тәрәзәләр» халыкны алҗытып бетерде. Шуңа күрә, бакчага бару өчен башка маршрут сайларга туры килде. Башта автобуста Урман арты бистәсенә кадәр, аннары икенче автобуста Ореховка-Байлар авылына чаклы барасы. Биредә, юлаучы машиналар мәрхәмәтенә ышанып, шактый басып торасы. 774 километрда тагын машина тотасы! Шул рәвешле юлның бер ягына 100 сумнан артык акча сарыф ителә. Ә кире кайтулары үзе бер михнәт. Машина тота-тота тилмергән чаклар күп булды. Ярый да, әле кичке электричкага өлгерә алсаң… Шул рәвешле, бер атна эшләдем. Юл мәшәкатьләренә дә күнегә төштем. Хуҗа өч көнгә бер мәртәбә тиешле хезмәт хакын да түләде. Эшләр шулай җай гына барганда, хуҗа мине Совет районында яшәүче әнисен карарга чакырды. Сиделкалары авырып киткән икән. Ике көнемне шунда уздырдым. Мине алыштырырга килгән Света: «Акча түләргә бик яратмый, үзеңне рәнҗетергә, кимсетергә юл куйма, берүк! Мин менә үзем рәхәтләнеп эштә эшләр идем, мин бит хуҗа карамагында, штукатур-маляр булып эшләргә тиеш. Ә ул, эштән бушатып, миңа хөкүмәт акчасын түләтеп, әнисен карата. Бик китәр идем дә, барып бәрелер урыным юк», – дип кисәтеп куюны кирәк санады.
Ул чакта мин моңарга әллә ни игътибар итмәдем. Тәрбияле, укымышлы, югары белемле хәрби чинлы кешене алдау юлына басар, дип һич уйламадым. Хезмәт хакы алыр көн җиткәч, хуҗам мине шаккатырды. Кулыма саннар белән чуарланган кәгазь кисәген тоттырып:
– Ике көн әнине карадыгыз, шуның өчен сезгә 1000 сум. Аннары бакчада эшләдегез, аның өчен дә 500 сум. Бик аз хезмәт куйгансыз, – дип миңа 2400 урынына 1300 сум тоттырды. Авыз ачарга да өлгерми калдым, ул машинасына утырып китеп тә барды.
Кичен шалтыратып, хәлгә ачыклык кертергә тырышып карасам да, тукый үзенекен укый дигәндәй, сөйләшүебез барып чыкмады… Иртәгесен хуҗага ачкычларны илтеп бирүдән башка чара тапмадым.
БАЙЛАР ЕЛАТА…
Валентинаны гаиләләргә беркетә башлыйлар. Үзен берьюлы ике гаиләгә билгеләгәч, башта ул югалып кала. Атнага өч көн бала карашып, өй җыештырып уздырырга тиеш була ул. Шул рәвешле ханым Илдус Һәм Ангелина гаиләсенә килеп керә. Биш ел дәвамында күршем Салихҗановларның гаилә әгъзасына әверелеп өлгерә. Әлеге гаиләдәге җылы мөгамәләгә, дустанә аралашуга соклана ул. Әти кеше эштә вакытта хуҗабикәгә өйдә өч бала белән үзенә генә бик авыр булганлыктан, кадрлар агентлыгы аша ярдәмче эзлиләр. Үзләренә бик күп кандидатуралар арасыннан Валентинаны сайлап алалар.
Иртәнге сигездән кичкә кадәрле эшен 850 сумга бәялиләр. Әлеге гаиләдә эшләүгә куелган таләпләр хакында кызыксынгач, Валентина ханым миңа болай дип сөйләде:
– Салихҗановларда эшләве бик рәхәт. Балалары тәртипкә өйрәтелгән. Мин җыештырганда, балалар хәтта булышалар да. Күп вакытта, комачауламас өчен, әниләре аларны урамга алып чыгып китә. Мин юк вакытта тәртипне сакларга тырышалар.
Бергәләп утырып төшке аш ашаулары үзе рәхәт мизгелләргә әверелә. Ангелина эш белән киткән очракларда ризыкларны өстәлгә тезеп чыгып китә, ә олы уллары мине аш җылытып, чәй кайнатып сыйлый. Югыйсә, үзенә нибары 9 яшь кенә бит. Эшем беткәч, Илдус мине машинага утыртып, тукталышка кадәр озатып куя. Бәйрәм саен бүләкләр белән озаталар. Дөрес, үзем дә эшкә буш кул белән бармыйм, өч балага да һәрвакыт «куян» күчтәнәче кыстырып барам.
Бу хакта нигә шулай тәфсилләп сөйли дисеңме? Чөнки икенче гаиләдә эшләгән көннәрем тәмугка әйләнә. Гариповлар гаиләсендә дә – өч бала. Тәртипкә өйрәтелмәгәннәр дә инде, минем арттан уенчыкларны чәчеп, юган идәннәремне артымнан таптап йөриләр. Иелеп идән юганда арт санга типкәләп алырга да күп сорап тормыйлар. Көтмәгәндә китереп сугалар, чеметеп тә алалар. Төшке аш вакытында хуҗабикә, балаларын җыеп, барысына да аш бүлеп бирә. Күп очракта миңа җитмичә дә кала. Шуңа күрә, тәлинкәләрдән кашыклап җыеп биргән ризык ничек инде тамактан үтсен?! Еш кына ашарга үзем белән алып киләм. Тик балалары, табып, сумкамны чистартып куя. Күп вакытта, бәдрәфкә кереп, елап та алам. Бәйрәм вакытларында олаулап бүләкләр төяп кайталар, тик мине генә онытып җибәрәләр. Югыйсә, һәр бәйрәм саен гаилә әгъзаларын бүләксез калдырмыйм бит.
Ә хезмәт хакын алу мизгелләре бер мәхшәргә әйләнә. Хуҗабикә ханым акчаларны һәрвакыт төрле җиргә куя. Мин аларны шактый эзләп арганнан соң гына, табып алам. Үзе бер ребус чишкән кебек. Шулчак Ангелина хуҗабикәм искә төшә: ул хезмәт хакын һәрвакытта кулыма тапшыра, рәхмәтләрен дә кызганмый.
Авыртмаган җирем юк, рәхәтләнеп өйдә генә ятасы да бит! Күрәсең, үлгәнче эшләргә язгандыр инде миңа: күптән түгел малайны төрмәгә утыртып куйдылар. Хәзер инде аңа ризык ташыйсы була, – дип, күз яшьләренә батты танышым…
… Теләгән – елан ите ашаган…
Мәдинә НУРУЛЛА.
БАШЫҢА ТӨШКӘЧ – БАШМАКЧЫ... ,

Комментарии