ЭХ, ДӨНЬЯСЫ…

ЭХ, ДӨНЬЯСЫ…

Башкаланың Пятницкий храмы дин эшлеклесе, протиерей Михаил Григорьевны Епархия суды эшеннән алды да… сөргенгә, Биектау районының бер авылына ташландык, иске чиркәүне торгызырга җибәрде…

«Вәт рәхәт, ә, дустым! – дип башлады сүзен якын дустым Сәкинә. Урла, урла да, «сөргенгә» китеп котыл. Ә бөтен байлыгыңа тимичә, үзеңә калдырсыннар әле. Татарстанга гына түгел, чит илгә «каторгага» җибәрсәләр дә, үзенә җитәрлек мал-мөлкәте булган кешегә чүп гамәл генә ич ул! «Кул –кулны юа, ике кул битне юа», – дип тикмәгә генә әйтмәгәннәрдер шул. Ул инде хәзер гомере буе эшләмәсә дә, туплаган байлыгына таянып, рәхәт көн кичерә ала. Протиерей «бабай» өчле санын яраткан, ахры. Шәһәр янындагы өч йорты (күрәсең, коттеджлардыр инде), шул кадәрле үк фатиры, берсе хәтта Мәскәүдә үк! Өч чит ил машинасы! Өен таларга кергән караклар гына да 15 миллион сум акча урлап чыкканнар ич! Йортта шул кадәрле сумма тоткач, банклардагысын бер Аллаһы Тәгалә генә белә инде аның!

Мондый байлыкны кая куеп бетермәкче булгандыр! Чиркәү тирәсендәге хәерчеләргә, мескеннәргә бер машинасын сатып булса да хәер өләшсә, гөнаһлары бераз кимер иде, ичмасам! Гади халык көчкә очын-очка ялгап яшәгәндә, бер кисәк ипигә тилмергәндә, дин эшлеклесенең шушындый юлга басуына җан әрни, диннән күңелне биздерә… Менә миңа килеп, минем тормыш белән таныштырасы иде ул протиерейны. Ирем белән гомер буе эшләп, нәрсәбез бар соң безнең, нинди мал тупладык?! Өч бүлмәле фатирда дүрт гаилә яшибез бит! Без кемне талап баерга тиеш икән соң? Ирем гомер буена заводта бил бөкте, үзем мәктәптә эшләп пенсиягә чыктым. Яз әле минем хакта газетага, язмышымда, тормышымда миллионлаган гади халык чагылышы бит!

БАЛАЧАГЫМ, ҮСМЕР ЧАГЫМ,

ЯШЬЛЕГЕМ – БӘХЕТ ДИҢГЕЗЕМ…

Без гаиләдә ике кыз бала үстек. Әнием укытучы иде. Әти без кечкенә чакта ук ташлап чыгып киткән. Әлеге дә баягы хәерче тормыштан туеп. Ике балалы бай хатынга йортка кергән. Әнием, мәрхүмә инде, безне үзе генә тәрбияләп үстерде. Икебезне дә югары белемле итте.

Укуымны тәмамлагач, озак та тормый, эшләгән җиремдә мәхәббәтемне очраттым. Бераз дуслашып йөргәч, өйләнештек. Киров районындагы кечкенә генә йортта әнием янында яши башладык. Илдарым – заводта, мин мәктәптә эшләп, тормыш алып бардык, бер-бер артлы ике балабыз дөньяга килде. Бәхеткә, безнең йортны сүтеп, кварталдан өч бүлмәле фатир бирделәр. Үзебез кайчан сатып алыр идек әле. Биредә өченче балабыз дөньяга килде. Тик бәхет белән кайгы янәшә йөри дигәннәре дөрестер ул. Озак та тормый, әниемне җирләдек… Йөрәк авыруыннан яшьли китеп барды шул ул.

ЮГАЛТУЛАР…

Тормыш шулай бер көенә тәгәрәгәндә, сеңлемне югалттым. Үлеме бик үкенечле булды шул аның: баласы шуклыгы аркасында китеп барды дөньядагы иң якын кешем. Биш яшьлек улы ятим калды, аны яшәргә үз яныма сыендырдым. Сеңлемнең күзләре начар күрә иде, гомере буе сукыраюдан куркып яшәде. Ә беркөнне улы уенчык пистолеттан атып уйный башлый: мендәрләргә, уенчыкларга, үзенә, әнисенә «пиф-паф»ларны кызганмый… Шулай шаяра торгач, бер «пуля» малайның күзендә тоткарланып кала. Шушы хәлнең шаһиты булган Әнисә сеңлем шунда ук аңын югалтып, егыла. Берьюлы ике «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырырга туры килде. Рамил күзендәге теге «чүпне» бик тиз эзләп табып чыгардылар. Ә сеңелем бер атнадан хастаханәдә җан тәслим кылды…

Рамил дә хәзер үсеп җитте, югары уку йортларының берсен тәмамлап, эшкә урнашты. Бүлмәләрнең берсендә ул яши. Аның үз тормышы, яшьләрчә инде. Колагың ишетмичә, күп нәрсәләрне «күрмичә» яшәргә туры килә күп вакытта. Кычкырышып, дулашып яшисе килми шул якыннар белән. Тормыш «корабындагы» «рульне» кысып тотып, барысын да үзем җайларга, тигезләргә тырышам. Балаларымның дүртесен дә югары белемле иттем. Ирем белән көне-төне эшләдек, алны-ялны белмәдек. Аллага шөкер, барысы да тәртипле, акыллы, итәгатьле, эшчән булып үсеп җиттеләр. Хәзер инде олы улым, ике кызым башлы-күзле, үз тормышлары белән яшиләр. Тик, ни кызганыч, барысы да (олысыннан кала) безнең янда, бер казанда «кайныйбыз»…

Улым өйләнеп, безнең яннан чыгып китте. Алар хатыны йортында көн күрә, тиздән ипотекага фатир аласылар. Менә шушы вакыйгага шатланып, күңелем үсеп йөргән вакытлар әле.

ЧИТЛӘРНЕ МАКТА, ТУГАН ЯКТА ЯШӘ…

Олы кызым Регина мәктәптә укыганда ук рәсем ясарга бик яратты. Гомуми мәктәп белән беррәттән рәсем ясау сәнгатенә дә өйрәнде. Укуын тәмамлагач, башка шәһәрдә югары белемле булды. Анда укыганда Регина бер егеткә гашыйк була. Ул да рәссам, куллары алтын, белмәгән эше юк! Укуын тәмамлагач, Регинам Михаил белән кушылып, «гражданский» дип аталып йөртелүче ысул белән яши башлыйлар. Егет тумышы белән Молдова Республикасыннан. Өч еллап бергә яшәгәннән соң, кызыма бәби табар вакыт җитте. Пропискасыз бала табулары чит җирләрдә бик кыенга туры киләсен уйлап, Регина Казанга кайтырга булды. Артыннан ире дә тагылды. Бүлмәләрнең берсендә хәзер шулар яши. Уллары Артурга бер яшь тә өч ай тулды. Үзем пенсиядә булгач, баласын карарга булышам инде.

Кияү белән генә шактый чабарга туры килде. Чит мәмләкәттән булганга күрә, прописка юллап тәкатьсез калдым. Әле бер белешмә туры килми, әле икенче кәгазь җитенкерәми. Бер айлар тирәсе кияү белән икәүләп чапкалый торгач, ниһаять, өч елга вакытлыча пропискага керттем үзен.

Эш белән дә проблемалар шактый булды, өч айлап чамасы анда-санда сугылгалап йөри торгач, тапты эшен дә. Фатирларда ремонт ясап, акча эшли киявебез, куллары алтын. Кайда түлиләр хезмәт хакын, кайда кыйнап кайтарып җибәрәләр, кайдадыр куркытып бер тиенсез куалап чыгаралар. Хәер, боларның барысына да түзеп була, анысы. Тик киявебез үлепләр сыра ярата. Эштән кайткач, 5-6 литрэчемлекне чөмерә генә, бирән! Өстәвенә, сыра гына башына «сукмаса», коньягын да җиффәрә. Эчмәгән көне юк аның! Коньяклы көннәрдә өйдә түзәр хәлләр калмый инде! Кызым аерылышырга уйлап тора, мондый тормыш аны да бик туйдырды. Эчкәч, кияүнең холкы бик үзгәрә. Сүгенә башлый, җәберли, кызыма мыскыллы кушаматлар әйтеп кимсетә. Эшләгән акчасын да юньләп алып кайтканы юк. Өстәвенә, иремне дә салгаларга кыстый. Саклап, тикшереп тормасаңмы, әллә нинди мәхшәрләр буласын көт тә тор! Бүлмәләрнең берсендә менә шундый мәхшәр…

ӨЧЕНЧЕ БҮЛМӘ

Кечкенә кызым Гөлнур сабыр, тыйнак булып үсте. Дуслары да күренмәде мәктәптә укыганда. Институтта чакта кызлар өйгә килгәли башлады. Шуларның берсе минекен күрше егете белән таныштыра. Сергей башта безгә бик ошады: югары белемле, тәрбияле, буйга-сынга да килешле, чибәрлеге дә бар. Егет кунакка килгәләгән чакларда да буш кул белән килми, акчаны да әйбәт эшли. Минем егетләр кулы тотып та карамаган мыштымымны үзенеке итә егеткәй, кызым буйга узганлыгы хакында әйткәч, туйлар уздырып, өйләнеште болар. Бер-бер артлы ике кызлары дөньяга килде.

Өйләнешеп бер ел торгач, «концертлар» башланды. Киявебез «кайнар» нокталарның берсендә хезмәт иткән булып чыкты. Кызу канлы, каршы сүз дә әйтергә ярамый, тиз «кабына»… Салырга да бик ярата икән. Төшереп алгач, кулы белән уйнавы да ачыкланды, күзенә ак-кара күренми бу вакытта киявебезнең. Башы «сөремләнә», күрәсең, балаларын да чәпәп алырга күп сорамый. Уенчыкларны теткәләп ташлый, күп уйлап тормый таптап-изеп китә. Соңрак «уҗымга» йөрүләре дә ачыкланды, төннәрен өйгә кайтмый башлады. Кызым өч елга якын тилмерде шул хәшәрәт белән, ахыр чиктә, аерылышырга карар кылды. Бүлмәләрнең өченчесендә ике кызы белән Гөлнурым яши. Быел оныгым беренче сыйныфка укырга керде, икенчесенә өч яшь. Кызым пешекче булып эшли, хезмәт хакын әйбәт ала, балалары җитеш тормышта тәрбияләнә. Тик нервылары бик бозылды инде кияү белән бергә яшәгәндә, шифаханә юлын еш таптыйбыз алар белән, саулыкка туймыйлар. Ә кияү балалары турында уйлап та карамый, 1200 сум алиментын түли дә, шуның белән шул… Хезмәт хакын конвертта алгач, безгә бик тәтеми. Тик шунысы куанычлы, кызым да, оныкларым да хәзер тынычлыкта, рәхәттә яши!

АШ БҮЛМӘСЕНДӘГЕ ТОРМЫШ…

– Өч бүлмәле фатирда дүрт гаилә яшибез, – дип әйткән идем бит әңгәмәбез башында, – дип дәвам итте сүзен Сәкинә ханым. – Ә ирем белән безне кайда «төпләнгән», дип уйлыйсыз? Безнең урын – аш бүлмәсендә, көне-төне шунда кайнашабыз. Тугыз кешегә көненә өч мәртәбә ризык әзерләп ашатырга гына да күпме көч, акча, вакыт сарыф ителә бит! Икебез дә пенсиядә, тик ирем эшли әле. Мин дә «эштә», оныкларым белән кайнашам. Бию түгәрәгенә, кул эшләренә өйрәтүче клубка, музыка мәктәбенә йөртәм оныкларымны. Минем бөтен байлыгым, шатлыгым шул оныкларым инде. Алар көенә, шулар тормышы белән яшәвемә шатланып яшим. Татарчага өйрәтәм барысын да. Үзем рус мәктәбендә укыгач, әдәби сөйләм телем белән мактана алмыйм. Тик оныкларымның ана телендә үземнән яхшырак сөйләшүләрен телим. Бәйдәге эт шикелле булсам да, тормышымнан зарланмыйм. Кызларым ял иткәндә кунакка, театрларга йөрергә дә вакыт табам.

Р. S… Протоерий Карловы Варыдан кайтып төшкәч, үпкәсенә салкын тиеп, хастаханәгә эләгә. Шунда ул журналистларга үзенең байлыгы, мал-мөлкәтләре хакында «чәпчи». «Патек Филипп» фирмасы эшләгән 600 мең сумлык сәгате, «Луи Виттон» һәм «Бриони» фирмасы теккән кием-салымнарында йөрүе, кыйммәтле «Верту» телефоннан файдалануы, «BMW X6» (3,5 млн.сум), «Мерседес Гелендваген» һәм «Мерседес Виана» автомобильләрендә җилдерүе хакында ычкындырып ташлый. Журналистлар аннан: «Сезнең 100000 долларлык автомобилегезне күргән халык ни уйлый икән? – дип сорап куя. Ә ул: «Күп кеше ул марканың күпме торганын белми, шактые машина маркаларын аермый, «ограниченный» халык та күп», – дип җавап бирә. Менә шулай, рус мәкале өйрәткәнчә, «минем телем – минем дошманым» кебегрәк килеп чыга. Телен тыя белеп яшәсә, гомер бакый рәхәт күрәсе иде дә бит…Хәер, тел тәкъдир буенча йөри диләр ич!

Протоерийга кайгырасы юк, Каймар авылы да җәһәннәм чите түгел. Ул байлар бистәсе булып исәпләнә. Күптәннән төпләнеп яшәүчеләр саны берничә дистә генә анда. Бистәнең яңа кешеләренә андагы чиркәүнең кирәге шул хәтле генә. Тик әлеге храм барокко стилендәге тарихи һәйкәл булганга күрә, аны торгызу, 1723 елда төзелгән бинаны саклап калу бик мөһим. Хәер, шома, үткен Михаил биредә дә югалып калмас, үз кесәсен калынайту җаен табар…Эх, дөньясы!..

Мәдинә НУРУЛЛА.

Комментарии