ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!

ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!

(Дәвамы. Башы 10 гыйнвар санында.)

Нинди генә төбәкләрдән килеп эшләми биредә халык! Ставраполь крае, Ростов өлкәсе, Чечня, Дагыстан, Карачай-Чиркәс… Воронеж, Мәскәү, Петербург, Түбән Кама, Зәй, Казан… Эшчеләр арасында мөселманнар да шактый. Егетләрнең берсе дә тәмәке тартмый. Кайда гына булмасыннар, намаз вакыты җитүгә, бар эшләрен ташлап, фарыз гамәлләрен кылырга ашыгалар. Үзләре бик ярдәмчел, эшчән, тыңлаучан, сабырлар… Гомумән, Русиянең төрле төбәкләреннән килеп, Адлер шәһәренең Просвещение урамында яшәүчеләрнең өмет тулы карашлары Паша Московкинга юнәлгән!

Көн саен иртәнге алтыда йокыдан уянуга, яшәгән торакның дүртенче катына урнашкан ашханә өстәленә китерелгән тәгамнәр артыннан чабасың. Соңгарак калсаң, төп башына утырдым, дигән сүз. Еш кына эшкә авызга бер валчык ипи дә капмый кузгалган очраклар булды. Йә ризыкны соңга калып китерәләр, яисә «ач әрвахлар» инде син килгәнче икешәр-өчәр порция алып тайган була.

Чәй эчеп, капкалап алганнан соң, халык ишек алдында җыелыша. Биредә кирәкле эш коралларын табып, бригаданы туплап, төшке аш юллаганнан соң, һәрберсе үз объектына юл тота. Килгән шәпкә ишек алдында нибары утыз кеше исәпләнсә, бер атнадан халык саны 120гә җитте. Интернеттагы игъланга ышанып, Русиянең төрле почмакларында яшәүчеләр Адлерга агылды… Ә инде биредә Пашага бил бөгеп, сабыр канатлары сынганнар кире туган якларына, яисә башка эшкә урнаша торды.

Пашабызның күңеле һәрдаим күтәренке, гел халык янында кайнаша. Иртүк ул да бригадаларның берсенә ияреп эшкә бара. Көн саен очрашып, хәл-әхвәлләрне белешеп тора, еш кына бригадирларны җыйнап, җыелышлар да уздыра. Көтмәгәндә-уйламаганда объектка килеп чыга да, читтән карап күзәтеп тора. Аннары эшчеләрне берәм-берәм чакырып, йә мактый яисә кисәтүләр ясый. Ә бер көнне төнге унда ул безне үзе яшәгән йортка дәшеп алды. «Генеральный» бездән ерак булмаган кыйбатлы кунакханәдә, VIP номерда яши икән. Искиткеч зиннәтле, күркәм, иркен бүлмәләрне, мондый юыну-чистарыну, хәҗәт үтәү урыннарын минем әле моңарчы киноларда гына күргән бар иде. Яшәп тә карый инде кайберәүләр!

ЯЛТАДА – ҖӘЙ, КРАСНАЯ ПОЛЯНАДА – КӨЗ,Ә РОЗА ХУТОРДА – КЫШ…

Берничә көн Аредада эшләгәннән соң, бригадамны Красная Полянага җибәрделәр. Искитәрлек хәл: Сочидан 60 чакрым тирәсе ераклыкта гына урнашкан булуга карамастан, биредә инде көз төсмерләре хакимлек итә. Иртән җирне катырган була, җыелган су өстендә боз кисәкләре, бәс чарлана. Монда минем бригада туя, чыршы, нарат агачлары утырту белән шөгыльләнде, чокырлар, җир казыды.

Безгә ярдәмгә килгән «Яшел шәһәр» оешмасы вәкилләре өйрәтеп, күзәтеп торды. Сабецкая Ирина исемле утыз яшьләр тирәсендәге туташ, моңарчы агач утыртуның нәрсә икәнен дә белмәгән халыкны эшкә өйрәтте. Искиткеч чибәр, зифа гәүдәле әлеге туташ атна буена Красная Полянада «Королева бензоколонки» фильмы героинясыдай, тирә-юньдәге барлык ир игътибарын үзенә җәлеп итеп торды. Бригадамда эшләүчеләр дә аның гүзәллегенә мөкиббән китте, телефон номерын сорарга кыймыйча интекте. Тик бер яшь егетнең агачны дөрес утыртмавын күргәч, Ирина туташның акыру-бакыру, сүгенүләреннән соң, бичара ир-ат җенесенең «кикриге» тиз шиңде.

Красная Полянада иң авыр эшләрне читтән килүчеләр башкара. Агач утыртканда, урам җыештыручы булып эшләүче Әдһәм абый белән таныштым. Ул Чаллы шәһәре тирәсендәге авылларның берсеннән килеп урнашкан. «Эшем бик җайлы, көнаралаш чыгам. Көнкүрешемнән дә бик канәгать: уңайлы, чиста, заманча җиһазлы кунакханә номерында яшим. Көненә өч тапкыр ашаталар үземне. Хезмәт хакым да әйбәт – аена 25 мең сум түлиләр. Красная Полянага килеп эшли башлавыма быел дүрт ел тулды, бөтенләйгә туган якка кайтырга уйлап та караганым юк әле. Ял итәргә туган ягыма кайткалап киләм. Анда әнием, туганнар яши. Тик мин мондагы тормышымнан бик канәгать, эшләп алган акчам чыкмый диярлек, аны җыеп барам», – дип сөйләде Әдһәм абый.

Ә бер әрмән хатыны, көн саен безнең яныбызга килеп, кисәтеп китүне көндәлек режимы ясаган иде инде. Ул апа белән мин дә аралаштым. Кайдан килүемне белгәч:

– Балам, бик ерактан килгәнсең икән син. Татарларны хөрмәт итәм мин, үз кызым да Казанда кварталда яши. Базарда яшелчә, җиләк-җимеш сату белән шөгыльләнәләр. Еш булам шәһәрегездә. Эшегез бик авыр сезнең, безнең җирле халык алынмый мондый михнәтле хезмәткә. Балакайлар, барыгызны да бик кызганам, кайтып китегез моннан тизрәк. Сезнең кебекләрне бик күп күрдем инде мин монда. Ике айга алтынчы бригада сез. Түләмәячәкләр берегезгә дә, яхшы чакта таегыз, – дип кисәтте безне Римма Юрьевна.

– И-и, кемгәдер түләмәгәннәрдер дә, тик безнең Паша бик әйбәт кеше. Ул безне алдамаячак, ышанабыз без аңа!

«Минем » дип аталучы объектта да булдык без. Анысы Роза Хутор дигән районда, Красная Поляна тирәсендә урнашкан. Биредә инде нәкъ бездәгечә, чын-чынлап кыш, бөтен җирдә кар көртләре, салкын. Эшчеләр бар да кышкы киемнәрдән.

Кайдан гына килеп эшләмиләр биредә! Русия төбәкләрен әйткән дә юк. Сербия, Хорватия, Алмания, Венгрия, Япония, Чехия… кебек ил вәкилләре дә шактый. Серблар көләч йөзле, мөлаем, ачык, аралашучан булулары белән башкалардан аерылып тора.

Төзүчеләр әйтүенчә, биредә Русиянең кечкенә макеты урнашачак. Мәскәү, Питер, Казан кебек шәһәрләр, шулай ук башка төбәкләр дә урын алачак. Без монда территорияне чистарттык, җыелган чүп-чарны учак ягып яндырдык. Эшчеләрнең бер төркеме төзү эшләре белән мәшгуль булса, икенчеләре, җиргә плитә түшәү белән шөгыльләнде. Пашабыз да соңгы вакытларда Роза Хуторда югала башлады. Ул инде безнең белән бик сирәк очраша, «дилбегәне» үзенең урынбасары икенче Пашага (монысын халык «кечкенә Паша» дип атап йөртә башлады) тапшырды. Әлеге шома, чая егетне көндез шәм яндырып эзләсәң дә табып булмый: ул гел «объект»ларда, эше бик тыгыз, еш кына телефонын да сүндереп куя.

Әйтүләренчә, Роза Хуторда плитә түшәү эшләре 25 декабрьгә төгәлләнергә тиеш икән. Шуңа безнең арадан да шактый кеше, зур акчалар түләргә ышандыргач, биредәге объектка күчеп китеп эшли башлады. Кайберәүләр әйтүенчә, көндез эшләүчеләр төнгә калырга ризалык биргән очракта, Паша аларга кесәсеннән чыгарып, 10шар мең сум түләгән.

И-и, бигрәкләр дә юмарт инде безнең Пашабыз! Читтән эшкә килгән кешеләрнең хәленә керә белә: кайчак кабы белән тәмәкесен, эчәргә суын калдырып китә. Ә кайвакыт акчалата бирә, янәсе, тәмәкесез тилмермәсеннәр! Шундый кеше турында ничек инде начар фикердә буласың ди?!

ТӘГӘРИ КӨННӘР…

Атна дәвамында бригадам тәмам формалашып җитте, егермеләп кеше даими рәвештә иртән эшкә кузгалды. Хәзер инде яңа килгән хезмәткәрләрне Изумрудный, Молдовка дигән микрорайоннарга да урнаштыра башладылар. Аларның барысын да иртүк «базага» – Просвещение урамына автобусларда китерәләр.

Просвещение урамы умарта оясыдай кайнап, гөрләп торды, эшчеләр саны 200гә якынлашты. Бер атна эшләгәннән соң, поездда безнең белән бергә килгән Женя Шикерин халыкны баш күтәрергә өндәп карады. Гомерен хәрби хезмәткә багышлаган Евгений, «кидаловоны» сиземләп, халыкны эш ташларга чакырды. Тик аңа иярүчеләр саны уннан артмады. Көн саен кемнәрдер (елап, кайгырып, рәнҗеп) өйләренә кайтып китте, икенчеләре башка фирмаларга эш эзләп китәргә мәҗбүр булды, башкалары Паша Московкин «кармагына» килеп капты… Эшчеләр арасында төрле имеш-мимешләр дә йөрде: Паша ата карак, ул хезмәткәрләренә түләми, биредә бер генә көн дә тоткарланырга ярамый – «кидалово» үзәге шушы икән…

Бригадир буларак, моның хакында, Пашаның үзе белән сөйләшеп карарга булдым.

– Менә, миңа карагыз әле игътибар белән, ошаганмы мин ялганчы мошенникка? Мин сезгә үзем үк җавабын да бирәм: юк, карак та, «кидалово» да түгелмен, мин – гадел, тәрбияле, дөрес кеше! Тиздән авансыгыз җитә, моңа үзегез үк инанырсыз, – дип тынычландырды босс.

«Яхшылап укыгыз, өйрәнегез, аннары ике як бергә очрашып, документка кул куярбыз», – дип килешү кәгазен дә калдырды. Ул җитәкләгән фирма «Рекон-Строй» дип атала икән. Интернетта шактый актарынсак та, Паша Московкин җитәкләгән әлеге фирманы таба алмадык. Шик-шөбһәләребез шушы мәлдә көчәя төште, әлбәттә.

Тагын бер мизгел сагайтты безне. Беренче көнне эш башлаганда: «Администрация вәкилләре яисә полиция хезмәткәрләре тоткарлаган очракта эш урыныгыз хакында сорасалар, «Яшел шәһәр» хезмәткәрләре булуыгыз турында әйтерсез», – дип кисәткән иде безне Пашабыз. Ә килешү кәгазендә бөтенләй башка фирма күрсәтелгән.

Бер көнне күзләре маңгаена менеп кунаклаган ханым ишек шакыды:

– Кунакханә хуҗасы Алла Аркадьевна өйдә юк. Безгә китәргә кирәк, бүлмә ачкычын сезгә калдырыймчы, – дип инәлде ханым.

– Өйгә кайтырга булдыгызмы? Исән-сау кайтып җитегез! Уңышлы юллар сезгә! – диюгә, ханым, үкереп еларга тотынды:

– Ләгънәт төшсен ул Пашага, Алланың каһәрләре барып ирешсен үзенә! Ай ярым эшләп, җидешәр мең сум аванс белән кайтып китәргә мәҗбүрбез. Ростов өлкәсеннән, гаиләләребезне калдырып, акча эшләргә дип килгән идек. Кредит түләүчеләр шактый арабызда. Сез дә тилмереп эшләп ятмагыз монда, кайтып китегез, сезне дә алдаячак ул, мәльгун! – дип, күз яшьләренә тыгылып чыгып йөгерде ханым.

Кичен, минем бригада әгъзалары, Дагыстаннан килгән күрше бүлмә егетләре, бер ханымның ишек алдында чукына-чукына Пашаны каргаганы, үкереп елап, башын җиргә бәрә-бәрә ләгънәт укыганы хакында исләре китеп сөйләде.

БӘГЫРЬ КИСӘКЛӘРЕМ МИНЕМ…

19 яшьлек Денис Сочига Краснодар шәһәреннән килгән. Инде ярты ел Адлер–Сочи төбәгендәге фирмаларның берсеннән икенчесенә күченеп эшләп йөри. Тик берсендә дә аңа хезмәт хакын бирмәгәннәр. Балакай әле һаман да үзе эшләп киткән объект хуҗаларының акча түләячәкләренә ышана. Бичаракай әти-әнисен бөтенләй хәтерләми, әбисе канаты астында тәрбияләнеп үскән ул. Әбисенең фатир өчен бурычлары бик зур суммага арту сәбәпле, аңа булышу теләге туган йортыннан китәргә этәргән Денисны.

Лена белән Сергей Ростов өлкәсеннән бәхет эзләп Мәскәүгә чыгып киткәннәр. Интернетта күрсәтелгән телефон һәм адрес буенча эшкә урнашырга бер фирмага килә болар. Башкалада тулай торакка урнашыр өчен һәрберсеннән 12шәр мең сум акча каезлыйлар да, кулларына икенче адрес тоттырып җибәрәләр. Яңа адрес буенча килүгә, алардан тагын өчәр мең сорап алалар. Монысы эшкә ризалык юллар өчен кирәк икән. Инде өченче урынга барсалар, биредә җимерек йорт каршы ала үзләрен.

– Юлга билетларга, беренче мәлгә яшәп торыр өчен кредитка акчалар алып, чит җирләргә чыгып киттек бит. Суга агыздык инде тәңкәләребезне. Мәскәүдә юлыбыз уңмагач, интернетта тапкан адрес буенча Адлерга чыгып киттек. Берничә урында эшләп, «кидалово» га очрадык. Менә хәзер бөтен өметләр Пашада инде. Кредитлар өчен процентлар көннән-көн арта. Инде монда да түләмәсәләр, ирем асылынам, дип куркыта. Ике ут арасында яшим бит», – дип, төшке аш вакытында аһ-зарларын сөйләде бичаракай Лена.

Ленинград өлкәсеннән бирегә килгән Людага 23 яшь. Кечкенәдән балалар йортында тәрбияләнеп үскән, бичара. Әнисен бөтенләй хәтерләми, әтисенең башы төрмәдән чыкмый. «Бер ай элек йөргән егетем белән аерылыштык. Ә күптәнге танышым Володя төрмәдән кайтты гына. Аның белән кавышып, яңа тормышка акчалар эшләргә дип килдек без монда», – дип сөйләде Люда танышканда.

Моздок тирәсендәге авылларның берсендә яшәүче Татьяна белән Александр да Адлерда берничә мәртәбә «кидалово»га очраганнар. Яшәр урынсыз, бер тиен акчасыз калгач, Сочи читендәге бакча ширкәтләренең берсендә буш торучы йортны үз иткәннәр. Тирә-юньдәге участокларда үскән яшелчә, җиләк-җимеш белән ярты ай туенып яшәгәннәр. Бер көнне урамда йөргәндә Татьяна башы әйләнеп егылган. Шул тирәдә эшләүчеләр аларга ярдәм кулы сузган. Хәлләрен сөйләп биргәч, үзләренә эшкә дә чакырганнар. Шул рәвешле әлеге гаилә дә «Рекон–Стройга» килеп эләккән. Нужа куучылар, кредит сазлыгына батучылар, зур акчалар эшләргә өметләнүчеләр, гаиләләрен хезмәт хаклары белән куандырырга омтылучылар, катлаулы операциягә зур суммалар тупларга дип килүчеләр, бәхет эзләүчеләр… Кемнәр генә юк бригадамда! Бар да иртәдән кичкә кадәр эшләмәктә… Һәммәсенең өмет тулы күз карашы бригадирга юнәлгән: ул акча алырга булышачак!

ФАБРИЦИУС БАТКАКЛЫГЫНДА…

Бу юлы эшкә Сочига, Ян Фабрициус урамы янындагы территорияләрне тәртипкә китерергә җибәрделәр. Прорабыбыз Саша Макаров иртән безне озатканда:

– «Яшел шәһәр» оешмасы җитәкчелеге кулы астында эшләячәксез. Анда сезне Алексей исемле кеше каршы алыр. Эш урынын да ул күрсәтер, территорияне дә бүлеп бирер. Башкарган хезмәтләрегез күләмен үлчәп, язып кайтырга онытмагыз, – дип кисәтеп калды.

Олпат бәдәнле; зур, коңгырт күзле; ягымлы; игътибарлы; искиткеч ярдәмчел кеше икән Алексей. Эш күләме белән таныштырды да көн дәвамында хәлебезне белешеп торды, кулыннан килгәнчә ярдәменнән ташламады.

Эш урыныбыз четрекле, баткак урында булып чыкты. Техника турында сүз алып бару мөмкин дә түгел, теге «Боб Кэт» дигән кечкенә экскаватор берничә чүлмәк җир китерүгә, сазлык аны «йотып» кына алды. Баткаклыктан көч-хәл котылып чыккач, әлеге машина хуҗасы Юра, тирәбездән, әллә кайлардан урап уза башлады.

Якында гына аунап яткан такталардан юл төзеп, кечкенә арбаларда җир ташып, теге баткаклыкны тигезләргә тотындык. Аяклар аз гына тактадан тайпылуга, үзеңне җир «ашый» башлый. Хезмәттәшләр ярдәменнән башка сазлыктан чыгу бөтенләй мөмкин эш түгел. Ә планны үтәргә кирәк. Көненә 800-1000 квадрат метр җирне тигезләп, матурлап, хәлдән тая идек. Тигез, уңайлы урыннарда, зур экскаватор кул астыбызда булган көннәрдә бу күрсәткеч 3-4 мәртәбә югарырак булды. Тәҗрибәле машина йөртүче, чүмече ярдәмендә, җирне идеаль рәвештә тигезләргә сәләтле. Эшсез озаграк торган арада, яисә, экскаваторны бирмичә тоткарласалар, Алексей барлык проблемаларны тиз арада чишеп, ярдәм итеп торды. Әлеге шәхеснең игелекле гамәлләрен бүген дә ихтирам аша искә алам.

Бездән ерак та түгел башка бригадаларның агач утырту белән шөгыльләнүен күрдек. Яңгырдан качып торган арада, алар белән дә гәпләшеп алдык. Аеруча Лариса исемле яшь кенә кызыкай белән дуслашып киттек.

– Мин бирегә эшкә Украинадан килдем. Адлер, Сочидагы «кидалово» хакында хәбәрдар булгач, хезмәт кенәгәсе белән урнаштым эшкә. Көненә 1300 сум түлиләр, тулай торактан урын да бирделәр, ашау турында үзебезгә кайгыртырга туры килә. Тик хезмәт хакларын ай ярымга соңарып түлиләр бу оешмада. Баштарак, «ала каргадан алачагың булсын» дип, үземне тынычландырып килсәм дә, соңгы араларда күңелне шик «корты» кимерә башлады. Аванс алгач, «Яшел шәһәр»дән китәргә булдым. Калган акчаларны карточкага күчерәбез, дип ышандырдылар үзе…

Фабрициус урамында эшләгәндә җылы як җимешләре ашап кинәндек. Төшке аш вакытында егетләр мандарин, киви, хөрмә кебек җимешләрне пакетлап ташып ашатты. Җирле халыкның әлеге нигъмәтләргә исе китми, безне рәхәтләнеп сыйладылар. Ә без, агач башындагы җимешләрне кошлар чукыганны күреп борчыла идек.

ҖИТТЕ ВАКЫТЛАР, ҖИТТЕ…

Аванска өч көн кала, алдан ук, Паша Московкинга гариза язып керттек. Казаннан килгән Александр да минем бригадада. «Генеральныйны» эзләп табып, гаризаны ул аның кулына тапшырды.

Башка якташлар белән кичен җыйналып, көтеп алган ял көненә планнар да төзедек: Абхазиягә барабыз, дөнья күреп, рәхәтләнеп күңел ачып кайтабыз. Алдан ук экскурсовод табып, аның белән дә сөйләшеп куйдык.

Шатлык-сөенечләргә «төренеп», эштә көне буе аванс көтә башладык. Паша Московкин акчаларны номерга кертеп бирергә ышандырды. Кичке ун да тулды, сәгать телләре уникенче яртыны күрсәткәндә, сабыр канатларым сынган иде инде. Тагын Пашага шалтыраттым:

– Иртәгә Абхазиядә ял итәчәгебез хакында хәбәрдар бит сез, шуңа без әле һаман да аванска өметләнәбез. Көтеп алган ял көнебезне каралтмасагыз иде. Акчаларны бүген бирмәсәгез, җирле телевидениедә күрсәтелгән адрес буенча, прокурор янына барачакбыз. Иртәгә ул халыкны Просвещение урамында кабул итә. Сез йә хәзер үк хезмәт хакыбызны түлисез, яисә бригадам белән иртәгә эшкә чыкмыйбыз, – дип сыкрадым.

Биш минуттан Паша миңа үзе шалтыратты: бездән ерак булмаган кафе тирәсенә акчаларны килеп алырга чакырды. Төнге бердә ун мең сум кесәгә кереп ятса да, ул инде күңелләрне җылытмады, җаннарыбыз рәнҗеп сулкылдый иде…

Төнлә белән башланган яңгыр да безгә теләктәш иде, күрәсең, ул икенче көнне дә кичкә кадәр дәвам итте. Халык «әтәч тиресе» дип аталып йөртүче плащларга төренеп, иртән эшкә кузгалды…

ХӘБӘРЛӘР ТИЗ ТАРАЛА…

Бригададагы башкаларның да аванс алыр көннәре килеп җитте. Өч көн дәвамында ике Паша артыннан чабулый торгач, тагын берничә кешене аванслы иттем.

Акчаларны тилмереп, кычкырыш-талашлар, куркытулар, ялвару-инәлүләр аша алучылар хакындагы хәбәрләр, риваятькә әйләнеп, телдән-телгә күчеп тарала башлады. Түбән Камадан килгән Валера, бригадага дигән акчаларны, таратмыйча, 80 меңне үз кесәсендә калдырган икән дигән хәбәр дә килеп иреште. Моңарчы утызлап кешесе булган Валераның әлеге хәбәрдән соң иртән эштән җиде кеше белән кайтып килүен күргәч, ышанмый хәлебез калмады инде.

М-27 федераль трассасында эшләгән вакытта әлеге комсыз адәми затның башка бригадалар күрсәткечләрен үзе исеменә язып барганлыгы да билгеле булды.

– Төнге сменаларда, коеп яуган яңгыр астында, 90-100 килограмм авырлыктагы пальмаларны бишәр кеше көчкә күтәрә идек. Тубыктан пычракка батып, чокырлар казып, тырышып эшләгән башка бригада әһелләренең эш күләмен үз отчетларына кертүне кирәк дип санамаган Валера. Очраганда «якташ-якташ» дип юхаланучы әлеге хәшәрәттән халыкның күңеле тиз кайтты, башка бригадаларга күчүчеләр дә табылды. Тотып дөмбәсләргә җыенучылар бар дип тә ишетелде», – дип ачынып сөйләде Казаннан килгән бригадир Александр.

Бригадамда эшләүче – Изобилие районында яшәүчеләр – йорт хуҗаларының үзләрен ике көннән урамга куып чыгарачагы турында сөйләде. Безне тукландыручы хуҗабикә Ася да, акча түләмәгән очракта, башка ашарга хәзерләмәячәге хакында кисәтте. Просвещение урамында болытлар көннән-көн куера торды…

«Прораб Саша Макаровның хатыны – координатор Татьяна ханым да, акча түләмәгәнгә, эштән киткән икән», – дигән хәбәр дә тиз арада таралып өлгерде. Моңарчы Пашаның уң кулы булган, Петербургтан килгән Сашаның да төнлә белән ашык-пошык китеп барганын үзем күреп калдым. Ә бер көнне кечкенә Паша да юкка чыкты…

Бригадамдагы тагын биш кешенең аванс алыр чагы якынлашты. Дагыстанның Кизляр тирәсендәге авылларның берсеннән килгән өч дус – Магомедов Израил, Магомедов Шамиль, Омаров Шамсетдинның акча көтә-көтә сабыр канатлары тәмам сынды. Көн саен шалтыратып торсам да, Паша мине «иртәгә, иртәгә» дип тынычландырып килде. Көн саен егетләр миннән акча алырга булышуымны үтенә, ә мин чарасызлыктан ни эшләргә дә белмим. Намазлы, чиста күңелле, тәрбияле егетләр күзенә чалынырга да читенсенәм. Борчылуларым чиктән ашканга күрәдер инде, минем кан басымым 220гә күтәрелде. «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакырттым, тик дәваханәгә барудан баш тартырга туры килде.

Ә иртәгесен мин эшкә чыкмадым. Паша Московкинга смс язып җибәрдем:

– Кан басымым, дәвалануга да карамастан, төшәргә уйламый. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп, үлчәп, үзегез дә ышанып китә аласыз. Егетләргә бүген акча түләмәсәгез, мин сәгать саен «Ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртачакмын», – дигән язма җибәрдем.

Ниһаять, кичен босс бригадамдагы биш кешегә җидешәр мең аванс түләде. Төнге өчтә акчаларны прораб Саша Макаровтан кереп алырга туры килде. Мин килгәндә аның ишек төбен сагалаучылардан коридор хасыйл булган иде инде! Кычкырыш-талашлар, сүгенүләр, бәрелешләр, тукмалулар аша мин дә бригадамдагы берничә кешене акчалы иттем.

ЯҢА КООРДИНАТОР

Яңа координатор Татьяна (моңарчы бригадир булып эшләгән иде) килүгә, тормышлар тагын да катлауланды. Әлеге ханым көне-төне эшчеләр яшәгән йортларда «кайнап», күп кешене эштән китәргә мәҗбүр итте. Күңелем аеруча Олег исемле бәндәне кызганып бәргәләнде. Ай ярым эшләп тә, бушка хезмәт итүче бичаракай чарасызлыктан, капкалый башлый. Бу хакта координатор белеп ала. Ярдәмчеләре белән килеп, аны шундук урамга куып чыгаралар. Карачай-Чиркәс республикасыннан килгән Азамат та, әлеге ханым аркасында, эшсез дә, айлык акчасыз да калды. Ике дусты ял көнендә бәйрәм иткәндә, ул да каяндыр кайтып керә. Дусларын якларга тырышкан Азамат та алар белән чыгып «оча».

Акча түләмәгәч, бик күпләр эшкә чыгудан баш тартып, кунакханәдә хезмәт хакларын көтә башлады. «Прогулны» сәбәп итеп, андыйларны да Татьяна урамга куды. Шул рәвешле, Паша Московкинның эше җиңеләйде, акчалары үз кесәсендә калды…

Әлеге вәзгыятьне үз күзләре белән күреп торган хезмәткәрләрнең кайберләре хәйләкәрлек юлына басты. Эшләгән көннәре өчен хезмәт хакларын ничек булса да юллап, алдалап, тизрәк Адлердан таю ягын карадылар. Нинди генә сәбәпләр күрсәтелмәде аларның гаризаларында: балага узганнар, туган якларында калган сабыйлары машина астына эләккән, кызы янгында пешкән, кодасы үлгән, баласы туган, кредит түләр чак җиткән, оныгы дөньяга аваз салган, каенанасы җан тәслим кылган, кызы кияүгә чыга… Шундыйларның кайберләренә чыннан да «бәхет» елмайды. Сабыр төпләре корыганнар дөньясына төкереп, Паша Московкинны каргап, рәнҗеп, күз яшьләренә төерелеп Просвещение урамыннан алга ыргыла торды…

(Ахыры киләсе санда.)

Мәдинә НУРУЛЛА.

  ХУШ КИЛӘСЕҢ, КАРГЫШ-РӘНҖЕШЛӘРГӘ, КАНЛЫ КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ТӨРЕНГӘН ОЛИМПИАДА!, 3.9 out of 5 based on 7 ratings

Комментарии