- 14.03.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №9 (10 март)
- Рубрика: Дөнья бу
Мәгълүм булганча, быелның 14 гыйнварында Чаллы шәһәр суды “Чаллы яшьләре” газетасы мөхәррире Дамир Шәйхетдиннең профессиональ эшчәнлегендә җинаяти чалымнар булуны танып, милләтләр арасында каршылык, ыгы-зыгы чыгарырлык гамәлләр бар. Моның өчен ул үз вазифасын файдаланган дип, хөкем карары чыгарган иде. Дамир Шәйхетдин РФ Җинаять кодексының 282 маддәсе (2нче өлешенең “б” пункты) буенча 2 ел сынау белән 1 ел да 6 айга шартлы хөкемгә тартылды.
Хөкем карарына адвокат Ярулла Насыйфуллин язган шикаять буенча җинаять эше 26 февральдә Татарстан Республикасы Югары судында кабат каралды. Тик әлеге суд инстанциясе эшкә бернинди үзгәреш кертмичә, карарны раслады гына.
Гаепләүчеләр позициясе мәгълүмат чараларында киң яктыртылды. Ләкин минем Дамирның үз позициясен әйткәнен ишеткәнем булмады. Шуңа бүген аңа да сүз бирергә булдык. Хөкем ителгән Дамир Шәйхетдин бүген ни белән шөгыльләнә? Ни уйлый? Бүген ул сүз ала. Аның белән шул хакта сөйләшәбез.
– Дамир әфәнде, хөкем карарын Югары суд та үз көчендә калдырды. Инде аның белән килешергә дә, туктап уйланырга һәм хөкем карарын үтәргәдер…
– Законнарны санлаучы, хөрмәт итүче гражданин буларак, хөкем карарын үтәми булдыра алмыйм. Ләкин мин гадел хөкем ителдем дип санамыйм. Җинаять кылуда шик белдерелгәннән алып, хәзергә кадәр гаебемне танымыйм. Чигенергә, ризалашып кул кушырып утырырга җыенмыйм һәм суд карарын Европадагы кеше хокуклары суды каравына тапшырырга җыенам. Миңа яла ягып телеканалларга аңлатма биргән Чаллы прокуратурасы каршындагы тикшерү бүлеге башлыгын судка бирәчәкмен. Шул аңлатмаларны халыкка тараткан берничә телеканалны һәм газеталарны судка бирергә җыенам. Алда нәрсә эшләргә кирәклеген вәзгыять үзе күрсәтер. Суд хөкемен үтәргә мәҗбүр булсам да, аның белән килешмәскә хокукым бар.
– Дамир әфәнде, башка мәгълүмат чарасыннан мәкалә күчереп алып, аны үз газетагызда бастырган өчен, Сезне җинаять судында хөкем иттеләр. Ялгышмасам, бөтен Русия күләмендә бу бердәнбер очрак.
– Кайсы гына юристтан сорасагыз да, бу хөкем карарын ул нонсенс дип атаячак.
Минем өстән җинаять эше танылган татар язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмовага каршы кузгатылган эштән кайбер эпизодларны аерып алып кузгатылды.
2008 елның 20 декабрендә Татар халкының Милли Мәҗлес җыенында журналист буларак катнашып, анда дәүләт һәм парламент башлыклары, Берләшкән милләтләр оешмасы исемнәренә кабул ителгән “Милли Мәҗлеснең Татарстанның дәүләт суверенлыгын тану турындагы мөрәҗәгате”н һәм “Милли Мәҗлеснең киңәйтелгән сессиясе резолюциясе”н интернеттан күчереп алып, үземнең “Чаллы яшьләре” газетасында бастырып чыгаргач, 4 гыйнварда ФСБ һәм милиция өемдә тентү уздырды. Шактый әйберләремне, шул исәптән, компьютерымны, редакция архивының бер өлешен алып киттеләр.
Өстә әйтелгән документларга уздырылган экспертиза миңа каршы кузгатылган җинаять эшенә нигез итеп алына. Без ул экспертизаның гадел, хак булмавын кат-кат искәрттек. Моннан тыш, “Тайное завещание Петра I” (ул да 1993 елда Казанда “Независимость” газетасында чыккан иде) мәкаләсе буенча, 16 ел вакыт узгач, тиз генә “экспертиза” әвәләнелә һәм ул җинаять эшенә беркетелә. Соңыннан мәгълүм булды: экспертиза ясаган кешеләрнең моның өчен махсус шаһәдәтнамәләре дә юк икән…
Әлеге мәкаләләрне күчереп баскан вакытта алар өстеннән бернинди экспертиза һәм, әлбәттә, “экстремистик язма”, дигән суд карары да юк иде. Димәк, мине җавапка тарту – үзе абсурд.
Шул ук вакытта мин Милли Мәҗлес кабул иткән документларны бастырудан баш тарту өчен бернинди сәбәп күрмәдем. Алай гына да түгел, Милли Мәҗлес кабул иткән “Мөрәҗәгать” һәм “Резолюция”не халыкара кануннар билгеләгән стандарт-нормаларга тәңгәл килә дип саныйм. Милли Мәҗлес – законлы оешма. “Мөрәҗәгать” һәм “Резолюция” кабул итүчеләр рәсми документларга: “Татарстан Республикасының дәүләт суверенитеты турындагы декларациясе”нә, республикада шул турыда халык фикерен белешеп уздырылган референдум нәтиҗәләренә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм халыкара законнарга таяналар. Милли Мәҗлес, иҗтимагый-сәяси, экстерриториаль оешма буларак, андый карар кабул итү хокукына ия. Ә мин, журналист буларак, иҗтимагый-сәяси оешмалар эшчәнлеген яктырту эшен гамәлдәге законнарга таянып башкардым.
Инде сүз башына әйләнеп кайтыйм. Минем өчен, граждан буларак, кануни таяныч – Конституция, журналист буларак – “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” закон. Әлбәттә, үз гамәлләремне мин иң элек намусым кушканча башкардым һәм шуның өчен җаваплы да…
Суд гап-гади таләпне үтәмәде дип саныйм. Югыйсә, РФ Конституциясендә әйтелгән: “Иң кыйммәте – кеше, аның хокуклары һәм иреге. Аларны тану, үтәү, кешенең һәм гражданнарның хокукын һәм иреген яклау – дәүләт бурычы”. Суд шулай ук “Массакүләм мәгълүмат чаралары турындагы” законның 47нче маддәсендә әйтелгән журналист хокукларын да исәпкә алмады.
Фикеремчә, суд чыгарган нәтиҗәләр чынбарлыкка туры килми. Мине яклап шаһитлек итүчеләр сүзен исәпкә алмыйча, оештырылган ялган шаһит сүзенә таянып нәтиҗә чыгару белән килешә алмыйм. Тикшерү барышында җинаять-процессуаль законны бозулар да булды дип саныйм. Тик монда барысын да сөйләп бетерерлек түгел, законны әйләнеп узу, аның “өстеннән атлап чыгу”, минем өчен мөһим кайбер нәрсәләргә күз йому да булды. Законга күп каршылыклар булу сәбәпле, суд хөкем карары чыгарганда объектив фикер йөртмәде, ниндидер ялган күрсәтмәләргә һәм шовинистик рухтагы экспертларга таянып, субъектив нәтиҗәгә килгән дип саныйм.
– Бу судны – сәяси суд, дип бәяләүчеләр шактый. Үзегез дә шулай уйлыйсызмы?
– Иң элек җинаяти һәм сәяси судларның аерымлыгын билгеләргә кирәк. Минемчә, кеше җинаять кылганда, кемгә яки нәрсәгә дә булса зыян китереп, үзенә файда китерү ягын карый. Ә сәяси булганда, гаепләнүче иҗтимагый мәнфәгатьне шәхси мәнфәгатеннән югарырак куя. Шушы мантыйктан чыгып фикер йөрткәндә, мин сәяси эзәрлекләндем һәм сәяси судка тартылдым. Милли Мәҗлес кабул иткән документларны чыгарганчы, бер каләмдәшем: “…Үзеңә кара инде, нинди заманда яшәгәнебезне күреп торасың”, – дигән иде. Мин, һәрвакыттагыча, милләт иреге мәсьәләсен шәхси ирегемнән югарырак куйдым һәм ул документлар газетамда басылды… Милли һәм шәхси горурлыгы, намусы булган һәр кеше минем кебек эшләр иде дип уйлыйм.
– Моңа кадәр Сезне шелтәләделәрме, я булмаса кисәтү яки янаулар булганы бар идеме?
– Прокурорның рәсми кисәтүләре элек тә булды, тик мин үземне “экстремист” дип санамагач, аларны судка бирмәгән идем. Бирәсе булган. Ә менә ФСБ белән каты сөйләшү булган иде… Һәм берничә тапкыр.
– Инде тикшерү барышын искә төшерегез. Ул вакытта үзегезгә яки якыннарыгызга карата нинди дә булса басым яки хокук бозулар булдымы?
– Башта мине прокуратураның тикшерү бүлегенә шаһит буларак чакырттылар. Мин шаһит булган чакта, суд карары чыгарып, гаепләү белдерелмәгән килеш, өемдә тентү уздырдылар. Моны үземнең шәхси тормышыма тыкшыну, дип бәялим.
Миңа каршы кузгатылган эш баштан ук авыр барды. Күрсәтмә бирүдән баш тарттым, чөнки гаебем булмаган килеш аклану, җавап тоту мине кимсетә. “Моның өчен статья бар”, – дип куркытып карадылар – бернәрсә сөйләмәдем. Органнар мине Милли Мәҗлескә каршы сөйләтмәкче иде, килеп чыкмады. Һәр адымымны күзәттеләр, телефоннарымны тыңлап тордылар. “Абынганымны” көттеләр. Һәрвакыт: “Мин Милли Мәҗлес депутаты түгел, аның турында нәрсә дә булса әйтергә хакым юк”, – дия идем.
Гаепләү эше авыр барганлыктан, газеталарымны (“Чаллы яшьләре”н һәм “Безнең юл”ны) ябу максаты белән шәһәр прокуроры икесенә дә берьюлы аерым кисәтүләр чыгарды. Эчтәлеге өтере-ноктасына кадәр бер үк иде.
Прокурорның әлеге кисәтүләрен судка аерым-аерым гариза итеп бирдем, һәм икесен дә Чаллыда да, Югары судта да оттым. Чаллы прокуроры Евграфовның законсыз кисәтү ясавын суд таныды.
Узган елның май аенда гаепләү белдерелгәч, ирегем чикләнде, димәк, үземне яклауда да чикләндем: чит илдән халыкара иҗтимагый яклау эзли алмадым. Шөкер, ялгыз калмадым, Чаллы милли җәмәгатьчелеге мине яклап, бердәмлек-теләктәшлек белдергән хатка кул куйды. Шәһәребездә иҗат итүче күп кенә каләмдәшләрем дә шулай эшләде. Фәүзия ханымны һәм мине яклап, Чаллыда, Казанда, Уфада, Кырымда, Киевта, Страсбургта һ.б. төбәкләрдә пикет-демонстрацияләр узды, Халыкара төрки яшьләр берлеге яклау белдерде. Шуның өчен барысына да рәхмәтемне белдерәм!
Ә менә баштан ук мине һәм Фәүзия Бәйрәмованы халыкара дәрәҗәдә яклаганы өчен, көрәштәшем Тәлгать Әхмәдишинны ничек кенә эзәрлекләмәделәр! Ул һәрвакыт шымчылар күзәтүе астында булды. Бакуга төрки яшьләр корылтаена китәр алдыннан, безгә билгесез кешеләр аның машинасы бензобагына пычрак су салдылар, машинаның туктату системасын эштән чыгардылар. Җәмәгать яклаучымнан юл казасы ясап котылмакчы булганнар микән әллә?! Күрәсең, махсус хезмәт Кавказда гына түгел, монда да җирле халык арасында “чистка” уздырырга исәп тота…
– Демократия – рәсми идеология, дип игълан ителгән илдә яшибез түгелме соң без?!
– Демократияне кеше һәм милләт хокукы дәрәҗәсе билгели. Әгәр ул югары булса, минемчә, Милли Мәҗлес Берләшкән милләтләр оешмасына “ялвармас” та иде… Һәм мин дә, татар журналисты, прокурор башбаштаклыгы һәм ФСБ тибенгесендә булмас идем…
– Сез Милли Мәҗлес кабул иткән документларны бастырудан баш тартсагыз хөкем ителмәгән дә булыр идегез. Шушы шәхси азатлык белән фида кылуның бәясе нидән гыйбарәт?
– Бик кирәкле сорау бу. Мәсьәләнең асылы – Татарстан мөстәкыйльлеген, суверенитет билге-атрибутларын даулау һәм яклау. Мисал эзләп ерак бармыйм: бүген Татарстанда бер генә чын татар мәктәбе дә, бер генә татар югары уку йорты да юк. Димәк, “татар суверенлыгы” дигән нәрсә – фикция. Хәер, аны “демократик федерация”дә указ белән генә юкка чыгардылар бит…
Суверенлыкны бетерделәр, озакламый, төбәкләрне эреләтәбез, дигән булып, республикабызны да юкка чыгарырга исәплиләр бугай. Ул вакытта инде “Кемнәр идек, кемнәр булдык”, дип җырларга гына калмагае.
Димәк, татар милли хәрәкәтенең, шул исәптән минем дә, Русиянең империячел сәясәте һәм карагруһ хокук яклау системасы белән бил алышуның мәгънәсе вә бәясе – дәүләтчелекне кайгырту, аның өчен көрәшү, бу дөньяда татар булып яшәү хакы!
– Барына да төп казый Аллаһы Тәгалә. Барчабызга да сабырлык, аек акыл бирсә иде Ул!
Очрашырга вакыт тапканыгыз өчен рәхмәт. Уңышлар!
Әңгәмәдәш Илфат Фәйзрахманов.
Комментарии