- 16.07.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №28 (17 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Агымдагы елның 22нче феврале. Төнге сәгать уннар тирәсе. Бозлы юлдан каршыга очып килүче «Джип» һәм, аңа бәрелүдән куркып, юл читенә кискенрәк каерган «Лада-Калина»… Нәтиҗәдә, Теләче районының Сатыш авылы кешесе Марат Шәйхетдинов идарә иткән «Лада» юл читенә төшеп китә һәм инде үзе генә чыга алмый… Марат машинасын бикли дә, 25 градус салкында авылына юл тота. Нияте – авылдашларының тракторы белән килеп, машинасын тартып чыгару. Төнге сәгать унберләр тирәсендә авылына кайтып җитә һәм Хәким Хаҗиповка ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Ләкин инде берничә көн кабызылмаган трактор салкында кабынмый. Ерак юлны җәяү кайтып туңган, күшеккән иргә өенә кайтып ятып йоклаудан башка чара калмый, машинасын икенче көнне алып кайтырга була.
Ләкин иртәгесен – 23 февральдә, Теләче – Шәмәрдән – Байлар Сабасы юлы буйлап полиция өлкән лейтенанты С. Каюмов, капитан И. Шәяхмәтов узалар һәм юл астында торган «Лада-Калина»ны күрәләр. Номерлары буенча тиз генә хуҗасын да белеп алалар… Алар Сатышка килгәндә, трактор табып машинасын алып кайтырга тиешле Маратыбыз инде 23нче февральне «бәйрәм итеп» өлгергән була. Әйтерсең, ул аракы эчмәсә, 23 февраль дөрес узмаячак һәм иртәгесен 24енә әйләнмәячәк… Кыскасы, ЮХИДИ хезмәткәре өлкән лейтенант Салават Каюмов, Марат Шәйхетдиновка карата, машинасын идарә итүдән читләштерү хакында беркетмә төзи. Ә инде сәгать ярымнан тагын бер беркетмә дөньяга килә – административ хокук бозу. Чөнки Марат Шәйхетдинов юл һәлакәтеннән соң хәмер эчкән дип саный ул. Алкотестер да моны раслый һәм Маратның канында 0,39 миллиграмм спирт барлыгын күрсәтә.
Нәтиҗәдә, Теләче районы Мировой суды хөкемдары А. Гарипов М. Шәйхетдиновны 18 айга машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә. Соңрак Теләче районы суды да ТР Югары Суды да бу карарны дөрес дип таба…
***
Бер караганда барысы да дөрес, Марат Шәйхетдинов юл һәлакәтенә очраган, машинасын ташлап калдырган, аракы эчкән… Нәрсә монда бер бирәнен тыеп тора алмаган сәрхушне якларга?! Күпләр шулай уйлыйдыр. Һәрхәлдә үземнең дә хәмер кулланган кешене яклыйсым килми. Әмма дөньяда закон бар һәм ул һәр хәрефенәчә үтәлергә тиеш. Аны ЮХИДИ инспекторы да, хөкемдар да, прокурор да үзләре теләгән якка борырга тиеш түгелләр. Ә бу очракта ни инспектор, ни хөкемдарлар кайбер фалларга игътибар итмәгән, яки игътибар итүне кирәксенмәгәннәр. Нәтиҗәдә, бер гаепсез кеше ел ярымга җәяүлегә калган.
Әйдәгез, башта «юл һәлакәте» (дорожно-транспортное происшествие – ДТП) төшенчәсенең асылына төшенеп карыйк. РФ хөкүмәтенең 2006нчы елгы № 525 Карары һәм РФ Эчке эшләр министрының 2007нче елгы №767нче боерыгы нигезендә «юл һәлакәте» болай аңлатыла: юл һәлакәте барышында транспорт чарасы катнашында булган вакыйга нәтиҗәсендә кешеләрнең үлеме яки җәрәхәтләр алуы, транспорт чараларының, йөкнең сафтан чыгуы, яисә башка төрле матди зыян салыну.
Ягъни, Теләче районы ЮХИДИ хезмәткәре төзегән ике беркетмә дә дөрес түгел булып чыга! Чөнки, Марат Шәйхетдиновның бозлы юлдан аска төшеп китүеннән ни кешеләргә, ни машиналарга, ни корылмаларга зыян килмәгән. Хәтта аның үз машинасы да ватылмаган – «страховой случай» дигән нәрсә дә юк. Шулай булгач, өлкән лейтенант Салават Каюмовның беренче төзегән беркетмәсен бары тик «наданлык нәтиҗәсе» дип кенә бәяләргәме? Хәер, икенче беркетмә дә бар бит әле. Анысы юл һәлакәтеннән соң спиртлы эчемлек эчкән өчен төзелгән, ә юл һәлакәте үзе булмаган! Монысын ничек аңларга?
Үзен мөселманга санаучы Маратның бер рюмка гына булса да, тамчы гына булса да аракы эчүен «бирәнлек» – нәфесен тыя алмау дип бәяләсәм дә, закон күзлегеннән караганда ул гаепсез. Аны бары тик «машинасын тиешсез урынга куйган өчен» генә җәзага тартып булыр иде. Әле анда да, бу басуда машина куярга ярамаганын билгеләүче юл тамгасы торса гына. Әмма, аңлавымча, ул тамга юк, югыйсә Салават Каюмов ике генә түгел, өч беркетмә төзер иде.
Ул үзе исә барын да дөрес эшләдем дип саный.
– Марат Шәйхетдинов юл һәлакәтенә очраган – аның машинасы ватылган. Соңыннан ул аракы эчкән һәм шуның белән тагын Административ Хокук Кодексының 12.27нче маддәсенең 3нче бүлеген боза. Гомумән, аны машина йөртү таныклыгыннан мин түгел, ә суд мәхрүм итте, – ди ул.
– Суд ЮХИДИ инспекторы төзегән беркетмәләр нигезендә карар чыгара. Монда, беренче чиратта, инспектор гаепле. Ул үзенең хезмәт күрсәткечләрен яхшырту өчен гаепсез кешегә беркетмәләр төзегән дип саныйм. Ә хөкемдарлар судтагы дәлилләремә колак салырга да теләмәделәр. Чөнки шул беркетмәләр нигезендә генә хөкем иттеләр, – ди Маратның яклаучысы юрист Фәрит Насыйбуллин.
– Мине хөкем итеп азапланмадылар бит. Судья Айрат Гариповның кабинетына кереп күрештем дә, кулга әзер карарны тоттырды да. «Моның башка төрле варианты юк, шушы инде», – диде. Кул куеп алып чыгып киттем. Аннан соң гына үземә законнарны белүче яклаучы ялладым, – ди Марат үзе.
Менә шундый «хокук бозу», шундый «хакыйкый беркетмәләр» һәм «гадел суд карары»… Кайсы яктан гына карасаң да, гади кеше мәнфәгатенә бармак аша карау күрәсең…
Әлбәттә, атта да, тәртәдә дә гаеп бар. Әйтик, юл читенә төшеп киткәч ЮХИДИ чакыртса, Марат Шәйхетдиновның да укасы коелмас иде, әмма власть кешесеннән курку аны үзенчә эшләргә этәргән. Хәер, монысы өчен «власть кешесе» дигән нәмәрсәләр үзләре гаепле – хаксыз беркетмә вә суд карарлары белән гади кешенең өнен алып бетерәләр дә, аннан соң үзләренә ышанмаудан, үзләрен яратмаудан зарланалар. Монысына кем гаепле? Гомумән, югарыда язылган очракта кем гаеплерәк – шофермы, инспектормы, хөкемдармы? Гәрчә, шоферны гаепләрдәй фал күрмим…
Искәндәр СИРАҖИ.
Фотода: өлкән лейтенант С. Каюмов, адвокат Ф. Насыйбуллин, «права»сыз калган М. Шәйхетдинов.

Комментарии