- 17.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №6 (16 февраль)
- Рубрика: Дөнья бу
5 ел элек 19 яшьлек кыз мәетенең өлешләрен Казанның 3 районында таптылар. Шул вакыттан бирле, мәрхүмнең әнисе Татьяна Агафонова, аның фикере буенча, кызын кыйнауда, көчләүдә һәм соңыннан буып үтерүдә гаепле ирләрне җинаять җаваплылыгына тарта алмый. “Дәлилләр, шаһитлар күрсәтмәләре булуга карамастан, тикшерү органнары җинаять дип саналырлык сәбәпләр җитмәүне сылтау итеп, җинаять эшен тикшерүне туктатты. Һәм мәрхүмнең әнисе Страсбург судына мөрәҗәгать итте”, – дип хәбәр итә Казан Хокук яклау үзәге.
(Фигурантлар исемнәре үзгәртелгән)2006 елның 16 феврале. Кызы Наталья әнисенә дус кызы Людмилага баруын, һәм шунда төн куначагын әйтә. Ә икенче көнне Татьянаның “Минем кызым кайда?” – дип соравына, тегесе: “Ниндидер егет белән каядыр китте”, – дип ананы аптырашта калдыра. Ә тагын 2 көннән Казанның Авиатөзелеш районындагы бер торак йорт ишегалдында үтеп баручылар котчыккыч табылдыкка юлыга: бер кызның киселгән башын күреп алалар. Тагын 2 тәүлектән соң мәрхүмнең аякларын Совет районындагы бер йорт яныннан табалар. Ә 22 февральдә Натальяның гәүдәсен Идел буе районындагы торак йортта бәрәңге саклана торган тартмадан алалар.
Медицина экспертизасының беренчесе Натальяның буып үтерелүе турында нәтиҗә ясый. Кабат үткәрелгән тикшерү кызның үлү сәбәбен тәгаенләми, әмма беренче нәтиҗәләрне дә инкарь итми. Экспертлар мәрхүм гәүдәсендә үлемгә кадәр күп дигәндә 1 сәгать элек ясалган күп санлы җәрәхәтләр күрә. Димәк, корбанны каты предметлар белән кыйнаганнар.
Берничә айдан соң җинаять эшендә гаепләнүчеләр барлыкка килә. Мәрхүм төн кунарга барган дус кызы Людмила тикшерүчеләргә менә нәрсәләр сөйли:
– 17 февральдә фатирда кунган аның танышы Евгений иртән кызларга, үзләре белән җенси мөнәсәбәткә кермәсәләр, бер кая да җибәрмәячәкләрен әйтә. Наталья баш тарта. Шул чагында ирләрнең икенчесе Станислав исемлесе аның чәченнән эләктереп ала һәм залга этеп кертә, ә Людмила чыгып кача ала.
Бу күрсәтмәләрен кыз Евгений белән күзгә-күз очрашу вакытында да раслый. Тоткарланган Станислав, шул бәхетсез көндә, Евгенийның Наталья белән талашуы вакытында аңа тәмәке төпчеге савыты белән башына сукканын ишетә һәм “ДВД-плеер чыбыгын алып, аны буды”, – ди.
Соңыннан экспертлар да мәрхүмнең муеныннан алынган 3 җепселле электр чыбыклары арасында Евгений белән Станиславның исе эзе булуын ачыклый. Сергей исемле гаепләнүче Станислав белән бергә кызның мәетен башка фатирга күчерүләрен әйтә. “Әмма гәүдәне кем тураганын белмим”, – дип белдерә.
Соңыннан ирләр бу күрсәтмәләреннән баш тарта. Дәлилләргә, шаһитлар күрсәтмәләренә карамастан, тикшерү органнары тикшерү эшен 5 тапкыр ябып, бары тик хокук яклаучылар басымы астында гына кабат торгыза. Ә хокук яклаучыларга мәрхүмнең әнисе мөрәҗәгать итә. Тикшерү комитетының эшне туктату турындагы соңгы карары 2010 елның 23 июлендә була. Гаҗәп хәл: тикшерүчеләр позициясе гаепләнүче Евгений версиясе белән туры килә. Алар фикеренчә, кызның үлеме көч кулланудан түгел. Ә Евгений үзе, кызны 17 февральдә караватта үлгән килеш таптым, ди. “Шул ук вакытта Тикшерү комитеты мәрхүмә Агафонаваның тәнендәге күпсанлы күгәрекләр, яраларның каян килеп чыкканын аңлатмый, юкса аның танышлары кызның үлеменә кадәр травмалар алуы хакында бер тапкыр да әйтми”, – ди мәрхүмнең әнисе вәкиле, Казан хокук яклау үзәге белән хезмәттәшлек итүче юрист Фәридә Киселева.
Хокук яклаучылар Татьяна Агафонова исеменнән кеше хокуклары буенча Европа судына шикаять әзерләде.
– Минем кызымны вәхшиләрчә үтергәннәр, инде бу җинаятьне ачарлык бар дәлилләр дә бар. Тик гаеплеләр инде 5 ел буе тиешле хөкемен алмый. Бар өмет Страсбургк судында, – ди мәрхүмнең әнисе Татьяна Агафонова.
Казан хокук яклау үзәге матбугат төркеме ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Комментарии