ИМАМСЫЗ МӨФТИЛЕ ШӘЛЕ

ИМАМСЫЗ МӨФТИЛЕ ШӘЛЕ

Күп вакыт без Шәлене – Татарстанның иң зур авылы, дип күкрәк кагарга яратабыз. Зурлыгына, эшчән халкына тукталырга хакым юк, әмма авылның дини тормышын күзәткәч, мин аяныч вәзгыятькә тарыдым. Равил Гайнетдинне тәрбияләгән авылда бүген дини тормыш 90 елларда дингә кире кайткан вакытларны хәтерләтә. Мәчеттә җомга вакытында миңа бер яшь буын вәкиле дә очрамады. Алай гына да түгел, хәзерге вакытта «Мәрзия» мәчетенең (алар икәү) имамы да юк хәтта. Өстәвенә, авылга руслар, чегәннәр, әрмәннәр төпләнә башлаган. картлары бу Шәленең дәрәҗәсен төшерә, татарларны эчкечелеккә бирештерә, дип белдерә. Шушыны күрә торып җирлеге рәисе берни эшләми, ә тәрбияләгән Русия мөфтиләр шурасы рәисе килеп бер хәлебезне дә белгәне юк, ди авыл халкы. районының авылында булып кайткач, әнә шундый фикерләр ишетеп кайттым.

ИМАМСЫЗ

«Мәрзия» мәчетенә мин җомга вакытына эләктем. Инде азан булганга 15 минут тирәсе иде. Тик ни өчендер бернинди вәгазь тавышы ишетелми. Әмма иң кызганычына мәчет ишеген ачкач юлыктым. Мәчеттә халык: «Әйдә, син сөйлә, син хөтбәне алып бар. Әнә, анда язуы бар, шуны гына укы», – дип, озак кына имамлыкка кемне бастырырга белмәде. Ахыр чиктә бер бабай имамлыкка ризалашты. Кызганыч, мәчеттә бабайлар һәм берничә урта буын кешеләре генә бар иде, ә яшьләрдән берәү дә юк.

юк бездә. Мәчет имамсыз, – дип аңлата башладылар миңа бабайлар, җомга намазыннан соң.

– Сайлап яки билгеләп куелган имам да юкмы? – дим.

– Бар иде, имам булган Гайнетдинов (Равил Гайнетдиновның туганы түгел) армиягә китте.

– Хәзер тагын үз арагыздан сайлап куегыз.

– Бу эшкә алынырга беркемнең кыюлыгы җитми. Төрле сәбәп табалар. Әнә 4 ел укып кайткан бер егетебез имамлыкка басмый, курка. Аны көчләп бастырып булмый бит. Акчасын да җыеп бирер идек, ләкин юк бит аның имамы, – дип сүзгә кушылды Йосыф әфәнде.

«ТАТАРЛЫГЫННАН АЕРЫЛГАН»

Минем сәфәремдә Равил Гайнетдин хакында халыкның ни уйлавы да кызыксындырды. 1994 елда бердәм мөфтиятне таркаткан, аннан ясалма сәбәпләр белән Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен махсус сүттергән Равил хәзрәт хакында халык төптән әллә ни сүз әйтә алмаса да, беркемнең дә яхшы яктан искә алуы булмады. Чыннан да, Русиянең төрле мөфти-хәзрәтләре мөрәҗәгатьләрендә «тамырларыннан аерылган» дигән сүзләр хакка охшаган. Үзен татар дип санаган кеше үз авылын оныта аламы соң?

– Равил хәзрәт ярдәм итәме соң? Еш кайтамы, сезнең янга киләме?

– Юк инде, нишләп килсен. Ачылганда бер килде. Тегеннән

(Мәскәүдән) китә алмый инде ул. Әнисе үлгәннән соң бер кайткан иде, – ди Йосыф әфәнде.

– Аны кем күргән соң? Равилнең монда килгәне юк бит, – ди бер өлкән яшьтәге абзый.

– Мәскәүдә тарихи татар мәчетен җимерүгә халык ни әйтте? Сез ничек уйлыйсыз? – дим.

– Халык нәрсә дисен инде, начар булган инде. Татар мәчетен җимергән шул. Фундамент начар булган, диләр. Югыйсә, әйбәт сакланган мәчет иде бит әле, – дип тезеп киттеләр авыл картлары.

– Күпләр татарлыктан аерылган, чеченнарга сатылган дип бара.

– Дөрес сүзгә охшаган. Хәтта үзенең авылындагы мәчеттә дә имам юк бит.

«МӨФТИНЕҢ МӘЧЕТКӘ КИЛГӘНЕ ЮК»

Шәледә бүген ике мәчет сафта. Бер мәдрәсә эшли. Әмма халык моны коры биналар дигән чагыштырулар белән тасвирлый. Мин «Мәрзия» мәчетеннән соң, авылның Җәмигъ мәчетенә юл тоттым. Инде халык таралган булса да, мәчет эчендә өч кеше күренде.

Изображение удалено.

– Монда имам Габделхак хәзрәт. Әмма ул инде карт, йөри алмый. Улы Мансур безне укыта. Ул да атнага бер тапкыр Казаннан кайтып, җомгалар үткәрә, Аллаһыга шөкер, – диделәр, «Мәрзия» мәчетендәге хәлләр хакында сөйләгәч.

– Бездә бераз яшьләр йөргәли әле, – дип кушылды Наил әфәнде. – Ләкин алар намазның фарызын гына укый, сөннәтен укымыйлар. Пәйгамбәребез сөннәтне өйдә укырга кушкан, дип әйтәләр. Бердәм булсак, динебез дә көчлерәк тә, динне алып бару да җиңелрәк булыр иде.

– Мәдрәсәдә кемнәр укый, кемнәр укыта? – дим.

– Анда да безнең кебекләр инде. Яшьләр аз килә, – ди Рифат бабай.

– Якташыгыз Равил Гайнетдин ярдәм итәме, халык белән аралашып торамы?

– Юк, аның ярдәм иткәне юк. Менә шушы мәчетне салган вакытта 100 мең сум акча җибәргән дигәннәр иде бугай. Анысы да бәхәсле. Районда бу акчаны хәл итеп, ул акча монда килеп тә җитмәде бугай. Төзегән вакытта да, тулы фундаментка салмадылар. Калган фундаментны күмеп кенә куйдылар да, шуның белән оныттылар, – ди Наил абый.

– Равил Гайнетдин еш кайтамы соң?

– Юк, бөтенләй кайтканы юк. Кайтса да, өенә генә кайтып китә ул. Монда килгәне, халык белән аралашканы юк аның, – дип тезеп киттеләр, берсен-берсе бүлә-бүлә.

– Мәскәүдә татар мәчетен җимерде бит Равил хәзрәт, – дим.

– Әйе, шул. Җимерделәр. Теге гаетләр укыла торган мәчет бит ул. Әйтәләр инде, имеш, фундаменты булмаган. Табалар инде хәйлә! Яңа мәчетне татар бае салдыра түгелме? – ди Мансур бабай.

– Сөләйман Кәримов акчасына салына. Ул дагыстанлы.

– Татар түгелмени ул? Димәк, дагыстан династиясе дәвам итәчәк. Анда 13 төрле халык яши ди бит. Безнең авылда да шул инде хәзер. Чегәне дә, русы да яши. Кем генә юк монда?! – ди бабайлар.

«ТАТАРЧА СӨЙЛӘШМИМ ГЕНӘ ТҮГЕЛ, АҢЛАМЫЙМ ДА»

Мондый сәер сүзләрне Шәледә ишетермен дип һич тә уйламаган идем. Татарстанның иң зур татар авылында кибеткә кергәч, миңа «по-русски» дип, әйткән гозергә җавап кайтты. Кибетче Светлана Шәлегә күченгән беренче урыс гаиләсеннән икән. Монда 16 ел яшәвенә карамастан, ул горурланган сыман: «Татарча белмим генә түгел, аңламыйм да», – дип җавап кайтарды. Аның фикеренчә, соңгы елларда куыш эзләп килгән урыс гаиләләре эчкечелек белән интегә. Әгәр 16 ел яшәп, татар телен аңларга теләмәгән урыс хатыны шулай дип тәкрарлап торса, эчкечелек белән интегүче калган урыслар (бу Светлананың сүзтезмәсе) татарчасын ничек белсен. Чегәннәр һәм әрмәннәр турында әйтәсе дә юк. Иң зур татар авылы исемен йөртүче Шәле чуарланып, татарлыгын югалта бара.

Чегәннәр әле соңгы елларда гына күченгәннәр. Башта бер гаилә килсә, аннан үзенең бакча җирен икенче чегән гаиләсенә саткан. Руслар алтылап гаилә яши, дип әйтә авыл халкы. Шәле авыл җирлеге рәисе Мансур әфәнде Әлмиевны, кызганыч, үз урынында тота алмадым. Аңа карата тәнкыйть сүзләре дә яңгырады халыктан, миңа авыл хакында берничә рәсми мәгълүмат та кирәк иде.

– Район башлыгы: «Үзегез гаепле, кертмәгез», – дип әйтә дә, без нишли алабыз инде. Авыл гомергә таркау булды. Шәйхулла (Питрәч районы башлыгы Шәйхулла Галимуллин) авыл Советына әйтегез, ди. Ә Мансур мин берни белмим, ди. Эшләми ул егет, – дип, аптыраш хәлдә сөйләделәр миңа Җәмигъ мәчеттә. – Хәзер авыл уртасы урыслар белән тулачак. Авылның дәрәҗәсен төшерәләр. Без кырыйда калачакбыз инде. Әүвәлге заманда шартнамәсез бернәрсә эшләмиләр иде, хәзер беркем белми. Әзрәк акча булдымы, шул вәзгыятьне хәл итеп куя.

– Зур авыл бу. Бер-беребезне белеп тә бетермибез, – ди миңа исемен әйтергә теләмәгән бер урта буын вәкиле. – Үлгән кешеләрне дә, янгын чыкканны да белми калабыз. Кемнәр генә юк монда. Әнә әрмәннәр пекарня алды. Чегәннәр килеп урнашты, урыслар күбәйде. Авыл Советы сатты җирләрне, башлык акча эшли. Марҗалар аркасында мужиклар бозыла. Тегеләргә эчәргә кирәк. Татар авылында тормыш башкача булырга тиеш бит инде.

***

Бүген татарның милли институтларыннан булган мәчет-мәдрәсәгә зур өметләр баглап йөргәндә, имамсыз, дини үсеше күзәтелмәгән Шәлене күреп, аптырашта каласың. Бәлки, мин дөрес фикерләмимдер дә. Ләкин җомга вакытындагы вәзгыятьне мин генә түгел, бабайлар да инкарь итә алмый. Ике мәчеттә дә бабайлар: «Безгә имам кирәк», – дип белдерә. Шәхестән күп нәрсә тора шул. Мин ирексездән игътибарны Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдингә юнәлтәсем килә. Бәлки, Сезгә Мәскәүдә татар җәмәгатьчелеген икегә бүлеп, бер мәчет тә салдыра алмаган килеш, тарихи татар мәчетен җимереп һәм күптән түгел генә татар-башкорт мәнфәгатен яклаган мөфтигә каршы донос язып йөргәнче, үз туган авылыңа гади имам булып кайтып, дини тормышны тәртипкә китерергәдер? Равил хәзрәт, сезнең авылыгызда, чыннан да, дини тормыш кызганыч хәлдә. Мөфти авылында һичьюгы мәчет имамсыз булырга тиеш түгелдер инде.

.

-Шәле-.

  ИМАМСЫЗ МӨФТИЛЕ ШӘЛЕ , 4.0 out of 5 based on 13 ratings

Комментарии