- 19.07.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №27 (14 июль)
- Рубрика: Дөнья бу
Бәйрәм демонстрациясе. Мәйдан уртасыннан плакат күтәргән бабайлар атлый. Ә плакатка эре хәрефләр белән: “Рәхмәт иптәш Сталинга, безнең бәхетле балачак өчен!” дигән сүзләр язылган.
– Сез нәрсә, – ди башкалар моны күреп, – тәмам ычкындыгызмы әллә? Сез бала вакытта Сталин бөтенләй тумаган да иде ич әле.
– Соң менә шуның өчен рәхмәт әйтәбез дә бит инде…
Мин дә аңа рәхмәт әйтергә тиеш микән? Белмим. Чөнки Сталин мин туып тәпи йөри башлаганчы үлеп киткән иде инде. Әлбәттә, әле яшь тә тулмаган сабый өчен “халыклар атасының” үлеме әллә ни мөһим вакыйга түгел анысы. Кем әйтмешли, аның үз кайгысы кайгы – авызына вакытында имезлек каптырылган булырга тиеш. Ә имезлек дигәнең – чүпрәк кисәгенә әни чәйнәп төргән арыш икмәге. Шуңа күрә, сабый өчен Сталин бармы бу дөньяда, әллә юкмы барыбер. Ул ята чупылт-чупылт шул чүпрәк имезлеген суырып…
Ә менә минем балачак бәхетле булдымы, әллә бәхетсезме? Ничектер, аны бер сүз белән генә кистереп әйтүе кыен. Миңа биш яшьтә кинәт кенә фаҗигале төстә әти үлеп китте. Әле салынып та бетмәгән өйдә әни итәгенә ябышып, алты бала ятим калдык.
Ләкин шулай да балачакны бәхетсез булды дип әйтергә дә, ничектер, тел әйләнми. Без ятимлек ачысын артык татымасын өчен, әни ниләр генә эшләми иде. Күрше-күләннән калган иске оек балтырларын сүтеп, төннәр буе безгә шулардан оекбашлар бәйләгәне әле дә булса күз алдында…
Сталин турында тәүге тәэсиратларны да мин әнидән ишеттем. Әлбәттә, алар күпмедер дәрәҗәдә әти турындагы истәлекләргә бәйле иде.
Безнең әти, авылдагылар теле белән әйткәндә, “ата коммунист” булган. Революциягә кадәр яшүсмер килеш батрак булып байларда бил бөккән. Аннары гражданнар сугышы. Мылтык тотып акларга каршы көрәшә. Колхозлашу елларында тирә-якта иң көчле активистларның берсе буларак, танылу ала. Шуның өчен аны 1938 елда Татарстан Югары советына беренче сайлауларда халык депутаты итеп сайлыйлар да инде. Бөек Ватан сугышы башлангач, Сталин чакыруы буенча фронтка китә. Мәскәү янындагы канкойгыч бәрелешләрдә каты яраланып, госпитальгә эләгә. Аннан тылга озаталар. Ир-атларсыз калган авылда колхоз рәисе булып эшли. Әни сөйләгәннәр буенча 1953 елда Сталин үлгәндә ул авыл Советы рәисе вазифасын башкара.
– Безнең өйдә стенада пыялалы рамда Сталинның зур гына портреты эленеп тора иде, – дип, әни сөйли иде. – Мартның ничәләре булгандыр, инде хәтерләмим. Бервакыт шулай эштән тыны бетеп атаң чабып кайтты. Ишектән кереп җитмәс борын бер генә сүз әйтте: “Үлгән”. Шуннан өй түренә эленгән теге портретны кубарып алып чыгып та китте. Ул аны кая куйгандыр, белмим. Мин дә артык сорап маташмадым, үзе дә әйтмәде. Кыскасы, өйдә Сталин турында бүтән сүз кузгалтылмады дисәң дә ярый. Нигәдер, яратмый иде атаң аның турында искә төшерергә. Ләкин Сталинны мактаганын да, яманлаганын да хәтерләмим…
Шунысы кызык: Сталин чоры безгә, сугыштан соң 50нче елларда туган буынга, турыдан-туры кагылмаса да, үзем шәхсән аның тәэсирен, ничектер, кечкенәдән тоеп үстем. Авылның иске клубында сәхнә кырыена эленгән портретлар хәтердә. Сәхнә пәрдәсенең бер ягында Маркс белән Энгельс башы, ә икенчесендә Ленин белән Сталинныкы. Аларны күргән саен, миңа сакал-мыеклы бу бабайлар әллә ничек зур булып тоела иде. Бәлки, бу әлеге башларның билгесез рәссам тарафыннан гаять зур итеп ясалуының тәэсире булгандыр. Белмим.
Әтинең депутат буларак ул чордагы төрле пленум һәм съездлардан күп санлы мандатлары һәм башка чакыру билетлары бар иде. Аларның кызыл тышлыкларындагы Ленин-Сталин сурәтләрен дә яхшы хәтерлим. Әлеге мандатларның кайберләре безнең гаилә архивында бүген дә саклана.
Сталин белән мин икенче тапкыр якыннан 1963 елда Кама Тамагы районының Кече Карамалы авылында таныштым. Апам шул авыл кешесенә кияүгә чыккан иде. Җәйге каникулда алар мине кунакка чакырды. Анда күршедә генә Хәлим дигән малай яши иде. Әтисе мәктәптә укытучы булган. Ләкин берничә ел элек үлеп китә. Өйләре тәмам ташландык хәлгә килә. Хәлим белән көн озын шунда казынырга ярата идек. Төрле пыяла колбалар, география карталары һәм бихисап күп китаплар. Ә миңа кечкенәдән китап җене кагылган. Китап күрсәм, бар дөнья онытыла. Дөрес, миңа аларның эчтәлегеннән дә бигрәк үзләрен актару күбрәк ләззәт бирә иде. Шулай актарына торгач, чоландагы шүрлектә Сталин томнарына тап булдым. Хәтерем ялгышмаса, егермеләп китап иде. Һәркайсының зәңгәрсу кара тышлыгын ачуга, анда Сталинның төсле фоторәсеме килеп чыга. Әлбәттә, әле дүртенчене генә тәмамлаган авыл баласы өчен Сталинның ул китапларга ни язганы мөһим дә түгел. Ләкин менә шул фоторәсемнәрнең ниндидер үзенчәлекле тәэсир итү көчен мин әле дә булса үзем дә тоям шикелле.
Тарих ул – шундый нәрсә, без аны форсат чыккан саен, үзебезгә ничек кирәк, шулай үзгәртәбез. Кайчандыр бөтен ил белән табылган идоллар җиргә салып таптала. Яңа идоллар барлыкка килә.
Сталинны беләм дип әйтә алмыйм. Аның биографиясен күпме генә өйрәнсәм дә, ул минем өчен һаман да табышмак. Аның турында тупланган мәгълүматлар да кайчандыр әни сөйләгән истәлекләр кебек өзек-өзек кенә. Тик шулай да бер нәрсәне шикләнми әйтә алам. Сталин, аңлавымча, бөек шәхес. Узганда гына түгел, әле бүген дә аңа миллионнарның табынуы юктан түгелдер.
Әлбәттә, бүген мин аңа уңай яктан да, тискәре яктан да бәя бирергә җыенмыйм. Бары тик аның тарих өчен кем булуын үземә берникадәр ачыклыйсым гына килә.
Бу нисбәттән, икенче бер атаклы шәхес – Британия премьер-министры Уинстон Черчилль сүзләре искә төшә. Ул үзенең “Икенче Бөтендөнья сугышы” дигән китабында Сталин турында болай дип яза:
“Ул атаклы шәхес иде. Ул чордагы безнең гаять кырыс вакытка да карамастан, үзенә хөрмәт уяттыра алган кеше. Сталин гадәттән тыш энергиягә, эрудиция һәм сыгылмас рухи көчкә ия шәхес. Ул – кискен, усал, рәхимсез. Бу аның эшендә генә түгел, әңгәмәләрендә дә чагылыш таба иде. Хәтта мин, инглиз парламентында тәрбияләнеп чыныккан кеше дә аны инкарь итәрлек сүз таба алмый идем…
Аның әсәрләрендә исполин көче чагыла. Бу көч Сталинда шул дәрәҗәдә кодрәтле ки, әйтерсең дөньяда кешелек тарихында аны уздыра алырлык бер генә җитәкченең дә булганы юк. Ялта конференциясендә ул залга килеп кергәч, без барыбыз да команда биргән кебек аягүрә торып бастык. Гаҗәп хәл: бар кеше дә аны үрә катып каршы алды.
Сталин гаять тирән һәм һәр паникадан азат, логик яктан аек фикер йөртүе белән аерылып тора. Ул теләсә нинди кыен минутларда чыгып булмастай авыр хәлләрдән дә чыгу юлын табуда тиңдәшсез оста мастер. Сталин – үзенең дошманын дошманнары кулы белән юк итүче кеше. Хәтта безне, үзе ачыктан-ачык империалистлар дип атаган шәхесләрне дә, ул империалистларга каршы сугышырга мәҗбүр итә алды. Җитәкче буларак ул сукалы Русияне кабул итте, ә киткәндә атом-төш коралына ия дәүләт төзеп калдырды…”
Игътибар итегез: бу сүзләрне кем дә булса түгел, ә Уистон Черчилль әйтә. Советлар Союзы турында ишетсә, бала йоннарын кабарта торган кеше.
Ә без? Ә без исә, гадәттәгечә, үлгән даһилар белән көрәшәбез. Аларны пыран-заран китереп, хәтта исемнәрен дә тарих битеннән сызып ташларга маташабыз. Бу нәрсә? Көнләшүдәнме, әллә көчсезлектәнме?
Сталинга кара ягу кампаниясе тәхеткә Никита Хрущев менеп утыргач башлана. Ул үзенең “Шәхес культы турында” дигән докладында Сталин сәясәтен тар-мар китерә. Аеруча репрессия чоры көчле тәнкыйть утына эләгә. Дөрес, моңа каршы чыгучылар да булгалый. Мәсәлән, күренекле язучы Михаил Шолохов Сталин турында: “Әйе, шәхес культы булды. Ләкин шәхес тә бар иде бит!” – дип, аны яклап чыгыш ясый.
Бара тора Сталинны сүгү сәясәте шактый йомшый һәм сүнү дәрәҗәсенә җитә. Брежнев чорында, гомумән, аның турында мөмкин кадәр сирәк искә төшерергә тырышалар. Башлыча, аның Бөек Ватан сугышындагы роле генә телгә алына.
Ә шул ук вакытта Сталин лагерьларын фаш итеп язган “Архипелак ГУЛАГ” авторы Александр Солженицынны илдән сөрәләр. Совет Властен җинаятьчел системага тиңләгән бүтән авторларны да эзәрлекләү бара.
Дөресен әйткәндә, ул авторлар язганнарга бүген күпләр шикләнебрәк тә карый. Чөнки анда байтак фактлар артык куертып бирелгән дигән фикерләр бар. Аның каравы, заманында көнбатыш идеологлары ул хезмәтләрне СССРга каршы идеология көрәшендә үз файдаларына рәхәтләнеп кулланды. Һәм, билгеле инде, бу тулаем тарихи гаделлекне юкка чыгару бәрабәренә башкарылды.
Сталинга каршы шау-шуның яңа дулкыны үзгәртеп кору чорында кузгала. Әлбәттә, бу Совет чорын объектив яктырту өчен түгел, ә киресенчә, Совет строен, коммунистик идеалларны чүпкә чыгару өчен уйланылган нәрсә иде. Һәм ул СССРның таралуына китергән сәбәпләрнең берсе булып тора да инде, минемчә.
Хәтерләсәгез, ул дәвердә Сталин чорына кагылышлы бик күп документлардан дәүләт сере тамгасы алынды. Ләкин шул ук вакытта халыкка барыбер аларның Сталин сәясәтенә кара яга торганнары гына сайлап күрсәтелде.
Инде СССР таркалып, властька либераль көчләр килгәннән соң, Сталинга, гомумән, Русия тарихының бөтен Совет чорына пычрак ату кампаниясе аеруча киң колач алды. Күрәсең, яңа хакимият шул рәвешле халык игътибарын бүтән тарафка юнәлтергә, яңа стройны искесеннән өстен итеп күрсәтергә омтыла. Сталинга каршы сәясәтнең зур өлеше рәсми тарихта да чагылыш таба. Тарих китаплары үзгәртеп языла. Бу юнәлештә рәсми матбугат һәм телеграммалар да кимен куймый. Монда, мәсәлән, Николай Сванидзе, Радзинский һәм башка шуның ише авторларның идеологик тапшыруларын телгә алу да җитә.
Ләкин шулай да бүген Русиядә урнашкан чагыштырмача сүз иреге шартларында Сталин турында рәсми карашлардан аермалырак булганнары да күренгәли башлады. Соңгы вакытта аның СССР тарихындагы уңай роле турында да еш телгә алына. Әлбәттә, каршы яклар да бирешергә теләми. Мәсәлән, Бөек Җиңүнең 65 еллыгы алдыннан Мәскәү урамнарына Сталин портретларын урнаштыру идеясе тирәсендә купкан ыгы-зыгы – шуның чагылышы.
Сталинның илнең аякка басуы һәм индустриаль үсеш алуында, шулай ук фашизмны җиңүдә керткән өлеше турында да объектив яктыртырга омтылу сизелә. Әлбәттә, монда фикерләр каршылыгы гаҗәеп киң. Сталин дәрәҗәсен бетереп атып, аны җимергеч кара көч итеп күрсәтергә тырышудан алып, аны тулысынча аклап, бер гаепсез бөек шәхес итеп санауга кадәр.
Мәсәлән, берәүләр аның колхозлаштыру елларындагы сәясәтен үз халкына карата үткәрелгән геноцид, авылның нигезен тәшкил итүче кулак хуҗалыгын таркату дип атаса, икенчеләр бу таркалган крестьян хуҗалыкларын берләштерү дип атый.
Миллионлаган кеше гомере бәрабәренә илне индустрияләштерү кирәк идеме икән диючеләр дә бар. Ләкин икенче яктан караганда, әгәр ил шул вакытта көч җыеп калмаган булса, без фашизмны җиңә алган булыр идек микән?!
Репрессия темасы аеруча күп бәхәс уята. Демократлар Сталин лагерьларында уннарча миллион шәхеснең гомере өзелде дип, астрономик саннар китерә. Ә менә Хрущев докладында 1921 елдан 1954 елга кадәр СССРда сәяси гаепләнеп, 642980 кеше үлем җәзасына хөкем ителгән дип әйтелә. Кемгә ышанырга?
Гомумән, Русия архивларында Сталин кебек каршылыклы фигураны бүтән табуы кыен. Озак еллар аны Алла дәрәҗәсенә күтәреп йөрттеләр. Ә соңрак ул тиран һәм деспот синонимына әйләнде. Аның бөтен эше пычракка салып тапталды. Сүз дә юк, үзеңнең уңышсызлыкларыңның сәбәбен сиңа кадәр киткәннәргә аудару – җиңел эш. Ләкин көчле сәясәтче, минемчә, хәтта үзенең дошманына да объектив бәя бирә белергә тиеш. Монда Британия премьер-министры Черчилльдән үрнәк алу да комачау итми.
Замир ДӘҮЛӘТОВ
Комментарии