Яшьли өзелгән гомер…

Яшьли өзелгән гомер…

Изображение удалено.Әтиемнең сеңлесе Маһинур апаны Апас якларына оборона өчен окоп казырга җибәрделәр. 40 градуслы чатнама салкыннар. Туйганчы ашарга – ризык, җылы итеп киенергә кием юк. Зөһрә әбием белән Мөхәммәтгали бабам кулларында дисбеләрен тарта-тарта, авыз эчләреннән гел дога укып, теләк теләгәннәре хәзер дә күз алдында.

– Әй, улкаебыз сау-сәламәт үсеп җитсен, – дип, миңа ым кагалар да, – әтиең Нургали, уртанчы улыбыз сугыштан исән-имин кайтсыннар иде, – дип тезеп китәләр.

Аннан аерым теләкләр Маһинур апа өчен.

– Әй, бу Маһинур кызыбыздан да хәбәр-хәтәр юк. Бу салкында авылыбызның күпме кызларын озатырга туры килде, – дип уфтаналар.

Әбием сагыштан кызы Маһинурның калган сарафанын күкрәгенә кысып утырыр да, иснәп-иснәп тә карар иде.

Менә мартның чатнама салкын иртәсендә ишектә Маһинур апа пәйда булды. Өстендә иске бишмәт, иске көрән шәл, каралып таушалган киндер күлмәк. Кулында зур чуен (ничек күтәреп кайткандыр!). Исәнләшеп-кочышканнан соң, апамның хәле китеп, караватка ауды. Шуннан башка тора да алмады. Әбием аның өс-башын салдырып, мич каршына кибәргә элде. Тиз генә кәҗәбезнең сөтен кайнатып эчерде. Маһинур апа аны көч-хәл белән генә бер-ике йотым капты. Аннан авыру-талчыгуы чиккә җиткәндер: изрәп йоклап та китте.

Икенче көнне ул безгә нинди авырлыклар күрүен ютәлли-ютәлли сөйләде. Ничек итеп аны Казанга алып китүләрен, кышкы зәмһәрир салкында товар поездында баруларын, көненә өч телем сохари, өч шакмак шикәр бирүләрен, хәтта чәй дә тансыкка гына булуын, аннан билдән кар ерып, окоп казуларын елый-елый бәян итте.

Әбием икенче көнне мунча ягып, апаны күтәреп алып барып юындырды. Чиста өс-баш кигезде. Сөтле чәйдән, кайнар икмәктән өзмәде. Әмма инде боларның берсе дә аңа булышмады. Салкын үзәгенә үк үткән шул. Бер атнадан ыңгыраша башлады, аннан бер төндә “Әни”, – дип нык итеп кычкырды да тынып калды. Мәңгелеккә…

Әйе, бөек Җиңү өчен күпме ир-егетләребез, асыл кызларыбыз яшьли дөньядан китеп барды…

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы.

Спорт башка җитә

Күреп, ишетеп һәм укып торабыз: бөтен дәүләтләрнең дә җитәкчеләре үз милләтен, телен саклап калу өчен, бөтен көчләрен биреп, җан атып торалар. Ә безнең җитәкчеләре “Ура” дип кычкырып, спорт дип саташа торгач, үзләренең милли республика башлыклары икәнлекләрен онытты. Алар хәзер милләте, теле турында бөтенләй кайгыртмый. Рус телен беренче урынга куеп, үзләре дә шул “бөек” телдә генә сөйләшә. Спорт ул –бик кирәк һәм файдалы нәрсә. Әмма ул башка милләтләрне юкка чыгару бәрабәренә эшләнмәсен иде. Кызганыч, җитәкчеләребез бөтен көчен, сәләтен шул спортка гына багышлый. Ул 2013 елда Казанда булачак Халыкара Универсиададан соң телебез бөтенләй юкка чыкмасмы соң?

Аннан, элегрәк белән Татарстан арасында төзелгән шартнамә турында бик мактанып, күпертеп газеталарда язалар, радио-телевидениедә сөйлиләр иде. Ә хәзер авызларына су капкандай, тып-тын булдылар. “Бердәм ” дип сөйли торгач, ул нәрсәнең бөтенләй кирәге калмадымы әллә? 1991 елның март аенда үткәрелгән суверенлык турындагы бөтенхалык референдумы нәтиҗәләре башына да шул “Бердәм ” җитте бугай.

Әйе, Татарстанда теленең дәрәҗәсе елдан-ел түбән тәгәри. Аяныч, бик аяныч.

Салих МИҢНЕГӘРӘЕВ.

Минзәлә шәһәре.

 

Комментарии